16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларга – ял, җитәкчеләргә – эш?!

Башкала мэры Илсур Метшин: "Татарстан Президенты, Казан - аерым җаваплылык зонасы, дип, Яңа ел бәйрәмнәре көнәрендә иминлекне тәэмин итәргә боерды.

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларга – ял, җитәкчеләргә – эш?!

Башкала мэры Илсур Метшин: "Татарстан Президенты, Казан - аерым җаваплылык зонасы, дип, Яңа ел бәйрәмнәре көнәрендә иминлекне тәэмин итәргә боерды.

Шунлыктан, ялларда казанлыларга һәм башкала кунакларына-бәйрәм, җитәкчеләргә икеләтә җаваплылык тоеп - эшкә", - диде "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Айдар Абдулхаков, транспорт комитеты рәисе:

- Яңа ел төнендә ягъни 31 декабрьдә җәмәгать транспорты, шул исәптән метро 2.00 сәгатькә кадәр хәрәкәттә булачак. Киләсе елның 1 гыйнварында җәмәгать транспорты 7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Раштуа төнендә - 8 гыйнварда 1.30 сәгатькә автобуслар "Үзәк стадион" тукталышына куелачаклар. Яңа ел каникулы көннәрендә җәмәгать транспорты ял көне графигы нигезендә эшләячәк.

Игорь Куляжев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе:

- Урам юлларын чистартуда 560 берәмлек махсус техника кулланылачак, кар күп яуса, тагын 400 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Чыршы мәйданчыкларында модуль бәдрәфләр 31 декабрьдә һәм киләсе елның 1-2 гыйнварларында төнге 00.2 сәгатькә, ә башка көннәрдә 24.00 сәгатькә кадәр ачык.

Искәндәр Гыйниятуллин, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе:

- Киләсе елның 1-10 гыйнварында коммуналь оешмаларда дежур төркемнәр тәүлек буена эш урыннарында кизү торачак. Ишегалларын җыештырырга көн саен 1577 кеше чыгачак, 117 берәмлек техника файдаланылачак.

Валерий Красильников, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе:

- Яңа ел төнендә җәмәгать тәртибен 500 полиция хезмәткәре саклаячак. Чыршы мәйданчыкларында полиция хезмәткәрләре дежурда булачак. Раштуа төнендә шәһәрдәге 34 гыйбадәтханә дә күзәтчелектә тотылачак.

Фердинант Тимурханов, гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе:

- Яңа ел төнендә һәм бәйрәм көннәрендә ишегалларында салют ату тыела. Салют сәнәгать предприятиеләреннән 500 метр, коммуналь корылмалардан 50 метр читтә атылырга тиеш. Казанда салютлар атырга рөхсәт урыннар: "Казан" халыкара ипподромы каршындагы мәйдан, Каенлык урманы, Киров дамбасы яны, Җиңү паркындагы күл буе.

Кечкенә балаларны өйдә-фатирда ялгызларын гына калдыру ярамый. Сабыйларның янгын чыгарган, болконнан яки тәрәзәдән егылып төшкән, башка фаҗигаләр тудырган очраклар бар.

Илнур Хәлфиев, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе:

- Стационар хастаханәләр, бала тудыру йортлары, травмпунктлар , ашыгыч медицина ярдәме хезмәте гадәти режимда эшләячәк. Олылар дәваханәләре 1,2,4,5,7,8 һәм 10 гыйнварда 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итә. 3 гыйнварда тулы эш көне. Балалар дәваханәләре 2,4,6,8, һәм 9 гыйнварларда 9.00-17.00 сәгатьләрдә эәшли. Табипны өйгә чакыру 4,6 һәм 8 гыйнварларда 15.00, ә 2 һәм 9 гыйнварларда 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Балалар дәваханәләре эшләмәгән 1,3,5,7 һәм 10 гыйнварларда кабул итү ашыгыч медицина ярдәме филиалларында оештырыла. Стоматология кабинетлары барлык көннәрдә дә 9.00-15.00 сәгатьләрдә эшли. Чернышевский урамындагы 10б йортындагы стоматология кабинеты 15.00 сәгатьтән башлап иртәнге 9.00 сәгатькә кадәр.

Мэр Илсур Метшин: "Салют атып герой булып булмый. Ата-аналар сак булсыннар!" - дип, салютларны билгеләнелгән урыннарда гына атырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading