16+

Яңа елга машина

Яңа ел алдыннан производствода имгәнгән 16 кеше өчен куанычлы вакыйга булды - аларга һәрберсе 225 мең сум торган «ВАЗ-2104» автомобильләре тапшырылды.

Яңа елга машина

Яңа ел алдыннан производствода имгәнгән 16 кеше өчен куанычлы вакыйга булды - аларга һәрберсе 225 мең сум торган «ВАЗ-2104» автомобильләре тапшырылды.

Инвалидларга автомобиль ачкычларын РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин тапшырды. Июль аенда 20 инвалид шушындый ук автомобильләргә хуҗа булган иде инде.
Махсус автотранспорт инвалидка 7 елга бирелә һәм шушы вакыт узгач, ул аны яңасына алыштыра ала. 106 кешегә автомобиль икенче тапкыр бирелде инде. Соңгы елларда инвалидларга иске машинаны да үзеңдә калдыру мөмкинлеге тудырылды.
Махсус автотранспорт - инвалидларны социаль тернәкләндерүнең бер төре. «Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы 125 нче Федераль закон кысаларында 2001 елдан башлап 440 кеше бушлай автомобильле булды инде. Фондта автомобиль алу өчен чират юк, ул производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә инвалид булып калган кешеләргә бушлай, медицина-социаль экспертизасы баш бюросы тарафыннан эшләнгән тернәкләндерү программасы нигезендә бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading