16+

Ял итәргә Кырымга барыгыз

Узган елны Россиянең туристлык базарында сизелерлек үзгәрешләр булган. Аеруча эчке һәм керү туризмында үсеш күзәтелә.

Ял итәргә Кырымга барыгыз

Узган елны Россиянең туристлык базарында сизелерлек үзгәрешләр булган. Аеруча эчке һәм керү туризмында үсеш күзәтелә.

Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең саны 18 процентка, чит илдән килүчеләрнең саны 8 процентка арткан. Россия буйлап 50 миллион турист сәяхәт иткән. Чит илдән 20 миллион туристны кабул иткәнбез. Мисыр белән Төркиягә юллар ябылу безнең файдага булды, әмма туристлык өлкәсендә башкарасы эшләр әле бик күп. Инфраструктуралар булдырырга, теге яки бу төбәкне тәкъдим итәргә өйрәнергә һәм шул вәгъдәләрне үти белергә кирәк. Казанда «Россиядә Туризм. Перспективалар һәм мөмкинлекләр 2016» төбәк туристлык форумы кысаларында узган матбугат очрашуында Туризм буенча федераль агентлыкның дәүләт туритслык проектлары һәм туристлык куркынычы идарәсе җитәкчесе Александр Сирченко шулай дип белдерде. Аныңча, Россиянең бигрәк тә Краснодар крае белән Кырым курортларын үстерү мөмкинлекләре зур.

Кырым республикасы Дәүләт Советының шифаханә-курорт комплексы һәм туризмы комитеты рәисе Алексей Черняк Россия халкын Кырымга ял итәргә чакыра.

- Советлар Союзы чорында бездә 10 миллион кеше ял иткән. Элек гел бездә ял итәләр иде. Кырымга чакырсаң, анда барган бар инде диләр. Кырымны бер баруда күреп бетереп булмый, - ди ул.
Узган ел Кырымга, дәвалану өчен генә дә, дөньяның 80 иленнән килгәннәр. Алар арасында Канада, Италия, Франция, Германия халкы бигрәк тә күп.

Моннан бер ай элек кенә интернетта Кырымга юллама бәяләре 30 процентка артачак дигән хәбәр чыккан иде. Журналистлар шул хакта да сорарга онытмады.

- Кырымга бәяләр уртача 10-15 процентка, Сочига 7-8 процентка артачак. Ә менә Анапага бәяләр артмаячак, 5 процентка кимергә дә мөмкин әле, - диде "Интурист" компаниясе генераль директоры урынбасары Сергей Толчин. - Ни өчен дигәндә, 2014 елда Анапада халык күп ял итте, шуннан соң 2015 елга бәяләрне сизелерлек арттырдылар. Әмма ул бәяләрне күреп, халык анда элеккечә күпләп бармады. Бу аларга бер сабак та булды. Таякны артык бөгеп ташларга кирәкми.

Казан кунаклары Казанны да мактап алды. Кырымнан килгән Алексей Черняк, Татарстан үзен күрсәтергә, үзенең туристлык продуктын сатарга өйрәнде, Казанда туристлар өчен кызыклы әйберләр бар, диде.

"Турпомощь" ассоциациясе директоры Александр Осауленко да, Татарстан гел алда бара, дип билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading