16+

Ярамаган җирдә су коенма!

Казанда 1 июньнән коену сезоны ачыла. Локомотив, Түбән Елга аръягы, Изумрудное, Глубокое, Комсомол комлыклары рәсми рәвештә эшләячәк.

Ярамаган җирдә су коенма!

Казанда 1 июньнән коену сезоны ачыла. Локомотив, Түбән Елга аръягы, Изумрудное, Глубокое, Комсомол комлыклары рәсми рәвештә эшләячәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, хәзер әлеге комлыкларда әзерлек эшләре башкарыла. Яр буйлары һәм су төпләре чистартыла, ярдәмчел корылмалар һәм кече архитектура һәйкәлләре урнаштырыла, ком китерелә.
Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов әйткәнчә, комлыкларда коткару хезмәте отрядлары күзәтчелек кылачак, оештыру эшләре финанс ягыннан хәл ителгән. Казанда һәм аның тирәсендә 150 сулык бар. Ләкин әзерләнелмәгән елгаларда һәм күлләрдә су коенырга рөхсәт ителми. Спиртлы эчемлек кулланып суга керергә гомумән ярамый. Узган ел башкалада 28 кеше суга батып үлде, шуларның 20се - коену сезонында.
Шәһәр яны лагерьларында ял сезоны шулай ук 1 июньнән башлана. Балаларның иминлеген саклау катгый бурыч итеп куелды. Аларга яшәү иминлеге дәресләре үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading