16+

Ярату да үтерә

17 гыйнвар көнне Ульяновск шәһәрендә элеккеге кызына һәм аның дусларына һөҗүм иткән егетне тотканнар.

Ярату да үтерә

17 гыйнвар көнне Ульяновск шәһәрендә элеккеге кызына һәм аның дусларына һөҗүм иткән егетне тотканнар.

15 ноябрь кичендә Казанның Авиатөзелеш районы полиция бүлегенең дежур частена Айдаров урамындагы бер йортның ишегалдында җинаять кылынган дигән хәбәр килә. Җинаять урынына килеп җиткән оператив-тикшерү төркеме кадау нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган ике егет белән ике кызга тап була. Яралану нәтиҗәсендә 23 яшьлек егет шунда ук үлгән. Аның 23 яшьлек дус кызы 12 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә җан биргән. 27 яшьлек егет һәм 22 яшьлек кыз 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән.
Җинаятьтә шикләнелүче йөргән кызының ташлавын кичерә алмый һәм аны подъезд төбендә сагалап тора. Кызның янында дуслары булу егетне кыздыра гына. Нәтиҗәдә, ул җинаять кылу юлына баса.
Ульян каласында тотылган 27 яшьлек шикләнелүче үз гаебен таныды. Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитетының Елга аръягы районара тикшерү бүлеге һөҗүм факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading