16+

Яшьләр «Нәүрүз» үткәрәчәк

Соңгы арада «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистларының дәрте һәм инициативасы ташып тора. Узган февраль аенда ни генә эшләмәде алар. Ул махсус түштамгалар ясатып Татарстан гербы көнен билгеләп үтү дисеңме, Халыкара туган тел көне тирәсендә пикетлар үткәрү, Нурлатка барып, «Тәмәке, хәмер һәм наркотикларга каршы» дип аталган программа белән районның мәктәп укучылары...

Яшьләр «Нәүрүз» үткәрәчәк

Соңгы арада «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистларының дәрте һәм инициативасы ташып тора. Узган февраль аенда ни генә эшләмәде алар. Ул махсус түштамгалар ясатып Татарстан гербы көнен билгеләп үтү дисеңме, Халыкара туган тел көне тирәсендә пикетлар үткәрү, Нурлатка барып, «Тәмәке, хәмер һәм наркотикларга каршы» дип аталган программа белән районның мәктәп укучылары...

Соңгы арада «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистларының дәрте һәм инициативасы ташып тора. Узган февраль аенда ни генә эшләмәде алар. Ул махсус түштамгалар ясатып Татарстан гербы көнен билгеләп үтү дисеңме, Халыкара туган тел көне тирәсендә пикетлар үткәрү, Нурлатка барып, «Тәмәке, хәмер һәм наркотикларга каршы» дип аталган программа белән районның мәктәп укучылары алдында концерт оештырулар... Татар иҗтимагый үзәге бинасында сишәмбе һәм җомга кичләрендә даими уздырылып килгән «Фикер» кичәләре, татар киносы күрсәтү проектлары, интернеттагы «Азатлык телевидениесе» чыгышлары турында әйткән дә юк.
Ә бу көннәрдә яшьләр Казан халкын үз көчләре белән Нәүрүз бәйрәме үткәреп тә сөендерергә җыена. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллинның әйтүенчә, чара хакимият белән килештерелгән, рәсми чыгышлар да булыр дип көтелә. 21 март көнне Камал театры каршында кичке 5тә башланачак Нәүрүз бәйрәменә килүчеләрне Кабан арты мәчете мәхәлләсе кайнар чәй һәм пылау белән сыйлар, сәхнәдә төрле милли төркемнәр һәм җырчылар чыгыш ясар, бәйрәмгә килүчеләрне катнаштырып, татар-халык уеннары уйнатылыр дип көтелә.
«Бу көнне Татарстан референдумына 20 ел тула, яшь буын үз тарихын һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Без 2012 елны милләте һәм дине өчен көрәшеп батырларча һәлак булган каһарманыбыз Батырша хәзрәт истәлегенә багышладык. Алга таба әлеге шәхеснең портреты төшерелгән, аның турында кыскача мәгълүмат бирелгән зур һәм кечкенә календарьлар һәм түштамгалар ясатып, халыкка ирештерергә җыенабыз. Бу эшкә акча юнәтеп өлгерсәк, әлеге кечкенә генә истәлекле бүләкләр бәйрәм чарасында да таратылыр», - ди Наил.
«Азатлык» яшьләре төрки бәйрәмебезгә Казан халкын җәлеп итеп, милләтебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләргә һәм яшьләрне үзара берләштерергә ниятли. Бәйрәмгә «Шәрык» йорты яшьләре дә үз өлешен кертергә җыена. Ә «Азатлык» активистлары хәзерге вакытта чакыру билетлары тарату эше белән мәшгуль икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading