16+

Әйдәгез, чит илгә («ШК» журналисты сәяхәт итәргә өйрәтә)

Лиана Казахстан тауларында Җәй көне күңел каядыр ашкына, бар эшне һәм дөнья мәшәкатьләрен онытып, каядыр еракка, чит илләргә барасы килә башлый. Моннан биш ел элек беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә океан артына чыгып киткәннән бирле, яңа илләрне барып күрү теләге көннән-көн артты. Интернеттан теге яки бу ил турында файдалы мәгълүмат эзләү,...

Әйдәгез, чит илгә («ШК» журналисты сәяхәт итәргә өйрәтә)

Лиана Казахстан тауларында Җәй көне күңел каядыр ашкына, бар эшне һәм дөнья мәшәкатьләрен онытып, каядыр еракка, чит илләргә барасы килә башлый. Моннан биш ел элек беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә океан артына чыгып киткәннән бирле, яңа илләрне барып күрү теләге көннән-көн артты. Интернеттан теге яки бу ил турында файдалы мәгълүмат эзләү,...

Лиана Казахстан тауларында

Җәй көне күңел каядыр ашкына, бар эшне һәм дөнья мәшәкатьләрен онытып, каядыр еракка, чит илләргә барасы килә башлый.
Моннан биш ел элек беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә океан артына чыгып киткәннән бирле, яңа илләрне барып күрү теләге көннән-көн артты. Интернеттан теге яки бу ил турында файдалы мәгълүмат эзләү, арзан билетлар күзләү, визага докуменлар җыю - болар минем иң яраткан шөгылемә әверелде.
Туристлык агентлары аша түгел, ә мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итәргә яратучылар авиабилетларны интернеттан яки авиакомпания, бер дә булмаса билет офисларыннан сатып алалар. Мин үзем Төрек авиалинияләренә өстенлек бирәм. Бу авиакомпания белән Истанбулга, шулай ук Истанбул аша транзит белән дөньяның төрле почмакларына очып була. Транзит рейсларына килгәндә, шуны әйтергә кирәк: транзит ул - авиакомпания төпләнгән шәһәрдә башка самолетка күчеп утырып икенче бер җиргә очу. Мәсәлән, төрек авиалинияләре белән берәр зур шәһәргә барырга исәплисез икән, сезгә Казаннан Истанбулга, аннары Истанбулдан икенче шәһәргә очарга кирәк булачак. Үзебезнең Аэрофлот авиакомпаниясе дә дөньяның төрле почмакларына Мәскәү аша транзит рейсларын гамәлгә ашыра. Шулай итеп, бер баруда бер билет бәясенә ике яисә берничә шәһәрдә дә булу мөмкинлеге туа. Арзанлы билет табып, күп кенә сәяхәтчеләр Мәскәүдән яисә бүтән шәһәрләрдән очалар. Мәскәү зур шәһәр булу сәбәпле, аннан китү еш кына отышлырак булырга мөмкин.
Интернетта авиабилет сатучы дистәләгән сайт бар. Ялларыгыз ниндидер вакыт аралыгына бәйле түгел икән, билет бәясе иң арзан булган көннәрне сайлап ала аласыз. Шуны да әйтергә кирәк: авиабилетларның бәясе төрле. Бер‑ике көн арасында бәя аермасы 7‑8 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Минем кебек интернеттан кредит картасы ярдәмендә онлайн билет сатып алырга шикләнүчеләр билет сатучы офисларга яисә авиакомпаниянең офисына (шәһәрегездә булса) бара ала.
Чит илләргә виза ясату өчен кирәкле документларны җыеп виза үзәгенә тапшырырга кирәк. Ә инде чит илдә кайда тукталырга, дигән сорауга җавап табу өчен мин booking.com сайтын тәкъдим итәр идем. Мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итүчеләр монда җаны теләгән бәягә урын таба алалар. Торган өчен бөтенләй акча түгәргә теләмәүчеләр танылган couchsurfing.org сайтына кереп, дөньяның төрле илләреннән ял итәргә килүчеләрне үзләрендә кунак итәргә әзер булган киң күңелле һәм фикерле кешеләр белән аралаша ала. Әгәр дә шул рәвешле бара калсагыз, күпмедер вакыттан соң үзегез дә кунак кабул итәргә әзер булыгыз.

Блоггер Лиана Кәримова: «Бернидән курыкмагыз»
Мөстәкыйль рәвештә сәяхәткә чыгарга уйлагансыз икән, интернет челтәрендә мәгълүмат тупларга бүгеннән утырыгыз. Мин үзем эзләнә торгач, кызыклы сайтка эләктем. Аны булдыручы һәм алып баручы позитив энергияле, сәяхәтләрне үлеп яратучы, үзенең тәҗрибәсе белән һәрчак бүлешергә әзер булган Лиана Кәримова белән әңгәмә кордык.
- Лиана, интернетта сәяхәтләр турында үз блогыңны булдыру идеясе кайчан барлыкка килде?
- Мине моңа тирә-юнемдәге кешеләр күбрәк сәяхәт итсен, дөньяны яңа яктан ачсыннар иде, елына бер тапкыр Төркиягә диңгез буена бару белән генә чикләнмәсеннәр иде, дигән теләк этәрде. Шул сәбәпле бер ел элек үз блогымны булдырдым. Анда үземнең сәяхәтләрем турында яздым, файдалы киңәшләр бирдем, мастер-класслар үткәрдем, күп кенә кешегә сәяхәт маршруты да төзергә ярдәм иттем. Быел кыш сәяхәт блогым TripsTips сайтына әверелде. Хәзер шул сайтны баетабыз, авторлар эзлибез, сайтның дизайны өстендә эшлибез.
- Әле бер тапкыр да мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итеп карамаучылар сезгә еш мөрәҗәгать итәме?
- Еш, аеруча хәзер, ял чорында. Кемгәдер сайтымдагы файдалы язмаларга сылтама бирәм (мәсәлән, Казанда мөстәкыйль рәвештә кайда һәм ничек виза ясатырга), кемгәдер сәяхәт маршруты төзергә яки арзанлы билетлар сайларга ярдәм итәм.
- Үзегезнең сәяхәт тәҗрибәгез турында сөйләгез әле.
- Сәяхәт өлкәсендәге тәҗрибәм зур димәс идем, әмма кайбер илләрдә берничә тапкыр булырга туры килде. Мәсәлән, мин Европаны бик яратам. Монда тарихи мирас белән танышуны һәм табигатьтә ял итүне берләштереп була. Соңгы елны берничә тапкыр сәяхәт иттем. Былтыр җәй Казахстанга бардым, аннан Норвегиягә, Яңа елны Австриядә, Раштуаны Алманиядә каршыладым. Күптән түгел Голландиядән яхтингтан кайттым, быел җәй Испаниягә дә сугылып чыктык. Картаны ачкан саен, әле күпме күрәсе җирләр бар икән, дип уйлап куям.
- Сезнеңчә, мөстәкыйль сәяхәтчеләргә инглиз телен белү мәҗбүриме, әллә инде тәвәккәллек кенә сораламы?
- Әлбәттә, тел белү мөһим, чөнки мөстәкыйль сәяхәттә җирле халык белән аралашырга туры килә. Ләкин югары дәрәҗәдә тел белү соралмый. Төп белемең булса, шул җитә. Быел Испания буйлап йөргәндә, эксперимент оештырдым. Белемем сай булса да, испан телендә сөйләшергә тырыштым. Уй-фикерләремне тулысынча сөйләп бирә алмасам да, булган белемем аңлашу өчен җитәрлек булды.
- Укучыларыбызның киләчәк мөстәкыйль яллары арзан һәм кызыклы булсын өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Иң мөһиме - сәяхәт итәргә курыкмагыз. Ялыгызны үзегез оештырыгыз. Арзан булсын өчен, сәяхәтегезне алдан ук планлаштырыгыз. Менә хәзер Яңа елны каршы алырга җыенган илегезгә билет алыгыз, отельләрдә түгел, җирле халыкның фатирларына урнашыгыз, визага документларыгызны үзегез тапшырыгыз. Әлбәттә, туристлык агентлыгына мөрәҗәгать итсәгез, алар үз эшләрен яхшы башкарыр, тик сезгә аның өчен икеләтә-өчләтә артыграк түләргә туры киләчәк.
P.S Лиананың чираттагы мастер-классы 29 июль көнне 19.00 сәгатьтә Бауман урамы, 24 нче йортта урнашкан Бабл-Мания кафесында узачак. TripsTips.info сайтында теркәлү сорала.


Норвегия табигате күренеше

Казанда Шенген визасы ясатырга теләүчеләр колагына
Казанлылар бәхетенә шәһәрдә Таҗи Гыйззәт урамы, 4 нче йортта Берләшкән виза үзәге эшли. Монда Испания, Дания, Мальта, Нидерланды, Болгария, Греция, Чехия, Австрия, Швеция, Норвегия, Швейцария, Литва, Финляндия, Германия, Франциягә виза рәсмиләштереп була. Шулай ук Островский урамы, 87 нче йортта Италия виза үзәге эшләп килә. Документларны тапшыру өчен алдан билгеле бер вакытка язылу сорала.

Виза өчен кирәкле документлар:
• Чит ил паспорты, кулланудан чыгу вакытына кадәр кимендә өч ай булырга тиеш. Элеккеге шенген визаларының копиясе (булган очракта)
• Таләпләргә туры китереп төшерелгән төсле фотография
• 30 мең евродан да ким булмаган суммага иминият кәгазе
• Россия паспорты, аның копиясе
• Яшәү урынын исбатлау кәгазе (отельнең броне яки чакыру)
• Самолетка яисә поездка ике якка да билетлар
• Әгәр дә бер илдән кереп, икенчесеннән чыгарга ниятлисез икән, маршрутыгызның төгәл планы
• Эшегездән айлык хезмәт хакы күрсәтелгән белешмә
• Банктан хисабыгыз турында белешмә.

Балалы сәяхәтчеләр өчен:
• Баланың туу турында таныклыгы
• Ата-ананың язма нотариаль рөхсәте (бала үзе генә яисә әтисе яки әнисе белән сәяхәт иткән очракта)
• Ата-ананың гамәлдәге шенген визасы булган очракта шуның копиясе.

Белеп тор!
Сәяхәт вакытында иң кирәкле әйберләр исемлеге
1. Документар (чил ил һәм Россия паспорты, отель броне, билетлар һ.б.);
2. Иминият кәгазе;
3. Россия вәкиллегенең адресы, туристик полиция телефон номерлары һ.б. шундый мәгълүмат;
4. Агуланудан, баш, ашказаны авыртудан, аллергиядән дарулар;
5. Акча/валюта/ кредит картасы;
6. Юлга ашау-эчү запасы;
7. Кояштан саклаучы крем, күзлек;
8. Карта;
9. Телефон.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading