16+

Җәйне Төркия белән Россия бүлешәчәк

Яллар чоры җитәргә дә күп калмады. Быел кая барырга була? Кайдагы ял арзанрак? Шул сорауларга җавап эзләдек.  Илнең үз төбәкләрендә ял итүчеләр саны елдан-ел арта бара.

Җәйне Төркия белән Россия бүлешәчәк

Яллар чоры җитәргә дә күп калмады. Быел кая барырга була? Кайдагы ял арзанрак? Шул сорауларга җавап эзләдек.  Илнең үз төбәкләрендә ял итүчеләр саны елдан-ел арта бара.

Кытайга юл ачылды
Берничә атна элек кенә пандемия аркасында өч ел ябылып торган Кытай кабат виза бирә башлады. Вьетнам ягыннан да сөенечле хәбәрләр килеп иреште. Анда хәзер визасыз гына 45 көн торып була. Элек нибары 15 көн иде. Вьетнам популярлыгы белән Кытайдан калышмый. Узган ел анда 3,66 миллион кеше ял иткән. Әмма шунысы да бар: Вьетнамга туры рейслар юк. 

Европага барасыгыз килсә, рәхим итегез. Тик анда ял итү кыйммәтрәк һәм мәшәкатьлерәк булачак. Виза алу өчен документларны карау вакыты озайтылган, ә визаның үзен кыска чорга бирәләр. Виза өчен түләү бәясе дә күтәрелгән. Шуларга өстәп, туры рейслар булмау. 

Ял итү урыннары алар белән генә чикләнми. Төркия, Таиланд, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә көтә безне. Әмма тур бәяләре шактый тешләшә. 

Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе рәисе Рамил Мифтахов әйтүенчә, Төркиягә быел бәяләр 50 проценттан да күбрәккә арткан.
– Моңа самолет бәясенең дә, отельдә яшәүнең дә кыйммәтләнүе керә. Икесенә дә бәяләр уртача 50 процентка күтәрелде. Шунлыктан юлламаны алдан алып куючыларның саны кимеде. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда, турны броньлау 60-70 процентка кимеде. Ел башыннан бирле шундый тенденция саклана, – ди ул. 

Туризм буенча эксперт, «Слетать.Ру» броньлау үзәге партнеры һәм Татарстанда «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы кунакчыллык илчесе Ләйлә Умарова да Төркиягә бәяләр күпкә кыйммәтләнде дип саный.
– Элек Төркиягә урта класслылар да бара иде, хәзер мондый ял югары класслылар өчен генә дип әйтергә була. Анда ял итү хәзер бөтен кеше өчен дә түгел, – ди ул.
Бүген туристлык агентлыклары тәкъдим иткән турларга караганда, Төркия курортларына май аенда ике кешелек тур (алты төнгә) уртача 135 мең сум, июньгә инде бәяләр тагын да югарырак – 160 мең, июльдә – 180 мең сумга төшә. Мисырга да турлар якынча шул бәя. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә июнь аенда җиде төнгә бер кешегә иң арзан тур –54 500 сум. 

Җәйгә броньланган турларның статистикасына нигезләнеп, белгечләр җәйне Төркия белән Россия бүлешәчәк дип фаразлый. Россия эчендәге ялга килсәк, беренче бишлектә Сочи, Анапа һәм Геленджик, Кавказ Минераль сулары, Төньяк Кавказ (шул исәптән Дагыстан) һәм Калининград. Бу рейтингка Мәскәү белән Санкт-Петербург та керәчәк. Аларга халык турларны алдан алып куймый, шуның белән генә исемлектә әлегә күренмиләр.
Сүз уңаеннан, быел республика 8 миллион туристны кабул итәргә җыена. 

Өйдә дә яхшы
Моны инде күпләр пандемия чорында ук белеп алды. Узган ел ил эчендә 63 миллион кеше сәяхәт иткән.
Туристлык индустриясе вәкилләре быел туристлар саны 30 процентка артыр дип фаразлый. Март аенда алынган юлламаларга караганда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, диңгездә ял итәргә теләүчеләрнең саны 25-30 процентка арткан. Рамил Мифтахов та раслый бу фактны.

– Чит илгә бәяләр кыйммәтләнгәч, Россиядәге ялны карыйлар. Кавказ курортларына, Сочига турларны броньлаучыларның саны артып бара, – ди ул. 
Бәяләр дә күтәрелгән – Россия буйлап сәяхәтләр уртача 10-15 процентка “сикергән”. 

Кавказ Минераль сулары шифаханәләренә, уртача алганда, иң арзанлы ике кешелек номерда бер көн яшәү 3 000-5 000 сум тора. Уртача сегментта – 5 000-10 000 сум. Ә кыйммәтле номерлар – 18 мең сумга кадәр.
Абхазиядә ял июньдә ике кешегә (биш төн, иртәнге аш кергән) – 65 мең, июльдә – 71 мең, августта – 74 мең. 
Сочига июнь аенда сигез төнгә (иртәнге аш белән) ике кешегә 77 мең сумнан башлап. 

Ләйлә Умарова да халык арасында иң популяр юнәлеш дип Краснодар крае курортларын атый. 
– Беренче чиратта Сочи, Адлер. Аэропорт булгач, иң җайлы юнәлеш ул. Үз юллары белән баручылар күбесенчә Анапа, Геленджикны сайлый. Поездда хәрәкәт итүчеләр Туапсе, Новороссийскига туктый, – ди ул. 
Белгеч Дагыстанны да аерып атады. Бу юнәлештә автор һәм экскурсия турлары популяр, ди. 
– Абхазияне дә яраталар. Әмма бәя һәм сыйфат ягыннан туры килгән кунакханәләрдә инде урын калмады дияргә була. Нәрсә калган, шуны гына сайлыйсы була, – ди Ләйлә. 
Экскурсия турлары арасында Санкт-Петербург, Мәскәү, “Россиянең алтын боҗрасы” туристлык маршрутын билгеләп үтте. Экскурсия маршруты белән Самара, Түбән Новгород, Ульяновскига йөрүчеләр дә күп ди.
– Тагын бер кызыклы юнәлеш – Байкал күлләре. Казаннан Иркутскига самолетлар оча башлагач, анда бару тагын да җайлашты. Кышкы сезонда бару отышлырак, атаклы Байкал бозын күреп кайтасыз, – ди әңгәмәдәшем. 

Бюджетлы юнәлеш дип Кавказ Минераль суларын атады. Шуннан Эльбрус тавына да, курорт шәһәрләре Железноводск, Пятигорск, Ессентуки, Кисловодскига да, Карачаево-Черкессиягә дә барырга була. Аннан кала бюджетлы юнәлешләр – Санкт-Петербург, Мәскәү һәм автобус турлары. Соңгылары да хәзер бик популяр, ди Ләйлә.

Кешбэксыз да алалар 
Узган елларда туристлык кешбэгы программасы уңышлы эшләп килгән иде. Аның нигезендә турист алган юлламасы яки кунакханәдә яшәгәне өчен тотылган чыгымнарның 20 процентын (иң күбе 20 мең сум) кире кайтара алды һәм бик күпләр бу программадан файдаланырга өлгерде. Балалар лагерьлары өчен түләнгән акча да шул рәвешле кире кешбэк булып кайтты. Быел исә бу программаны дәвам итмәскә булганнар.

Аңлатуларынча, кешбэк программасы коронавирус пандемиясе вакытында туристлык тармагына ярдәм буларак каралган булган. Аннары эчке туризм да соңгы елларда күзгә күренерлек үсте. Янәсе, кызыксындыру чарасы булмаса да, үзебездә ял итүчеләр күп. Балалар лагерьларына юлламаларны кешбэксыз да актив алалар, диләр Россия икътисади үсеш министрлыгында.


Кайда ял итәргә җыенулары турында газета укучыларыбызның да фикере белән кызыксындык. 
Чит илдә – 19,48 процент.
Кара диңгездә – 16,88 процент.
Авылга кайтам – 23,38 процент.
Бакчада – 27,27 процент.
Ял итмим – 12,99 процент.


Сәяхәттә йөрергә яратучы Алинә Сәетова ял иткәндә акчаны янга калдыру серләре белән уртаклашты. 
– Арзанракка чыгар дип, күпләр биш-җиде көнлек турлар гына сатып ала. Тур эченә самолетта очу бәясе дә керүен искә алганда, яшәү өчен киткән өстәмә көннәрегез үзен аклый дигән сүз.
– Сәяхәткә бару өчен туристлык сезоны югары булмаган вакытны сайлагыз. Әйтик, май һәм көз айларында. Сәяхәткә баручыларның саны кимеп, бәяләр дә бераз төшкән була.
– Юлламаны алдан алып кую отышлы. 
– Музей һәм экскурсияләргә керү өчен махсус турист яки музей картасын алыгыз. Һәр музейга аерым билет алганчы, арзанракка төшәчәк. 
– Бүләккә сувенирлар алу турында алдан уйлагыз. Аны туристлар йөрмәгән урыннардан алыгыз. Кайтыр вакыт җиткәч кенә аэропорттан эзләргә кирәкми. Анда сувенирлар аеруча кыйммәт.
– Туристлык сезоны вакытында отель-кунакханләргә караганда, фатир арендалау отышлырак. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading