16+

Юл төзү эшендә тәҗрибә чакрымнар аша килә

«ШК» журналисты асфальт җәйде Юлларның сыйфатыннан канәгать булмаучылар җитәрлек. Әмма, ашаган белми, тураган белә, диләр. Бер километр асфальт җәю өчен күпме көч киткәнен юл төзүчеләр үзләре генә чамалый. «Шәһри Казан» журналистлары да бу эштә үзләрен сынап карады. Шулай итеп, Казан-Малмыж юлында Коркачык станциясеннән ерак түгел участокта юл ремонтлау белән шөгыльләнгән...

Юл төзү эшендә тәҗрибә чакрымнар аша килә

«ШК» журналисты асфальт җәйде Юлларның сыйфатыннан канәгать булмаучылар җитәрлек. Әмма, ашаган белми, тураган белә, диләр. Бер километр асфальт җәю өчен күпме көч киткәнен юл төзүчеләр үзләре генә чамалый. «Шәһри Казан» журналистлары да бу эштә үзләрен сынап карады. Шулай итеп, Казан-Малмыж юлында Коркачык станциясеннән ерак түгел участокта юл ремонтлау белән шөгыльләнгән...

«ШК» журналисты асфальт җәйде

Юлларның сыйфатыннан канәгать булмаучылар җитәрлек. Әмма, ашаган белми, тураган белә, диләр. Бер километр асфальт җәю өчен күпме көч киткәнен юл төзүчеләр үзләре генә чамалый. «Шәһри Казан» журналистлары да бу эштә үзләрен сынап карады. Шулай итеп, Казан-Малмыж юлында Коркачык станциясеннән ерак түгел участокта юл ремонтлау белән шөгыльләнгән «Татавтодор» җәмгыятенең эшчеләренә кушылдык.

Юл салу машиналарын туктатырга ярамый

Эшне башлаганчы, һәрберебезгә инструктаж уздырдылар. Иң төп кагыйдә - игътибарлы булу. Ремонт вакытында бер як полоса буенча гына хәрәкәт итәләр. Юл күрсәтеп торучы махсус хезмәткәрләр башта бер яктан килгән машиналарны уздыралар, аннары икенчеләренә юл бирәләр. Кыскасы, хәрәкәтнең тынганы юк. Шуңа да саклык аеруча таләп ителә. Һәркемнең өстендә махсус җилетлар. Безгә дә бирделәр аларны. Яктылыкны кайтара торган элементлар кушып тегелгән, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итү өчен махсус янып торган ачык яшел, әфлисун төсендәге җилетлар, беренче чиратта, эшченең куркынычсызлыгы өчен кирәк. Биредә эшләүчеләрне моннан тыш кояштан саклый торган кепкалар, асфальт кызуына чыдам яссы табанлы аяк киемнәре, сезонында кышкы кием белән дә тәэмин итәләр.



«Татавтодор» җәмгыятенең шәһәр яны филиалында баш инженерның төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Рәхмәтуллин көндәлек эш планы белән таныштыра. Филиал Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Биектау районнарына хезмәт күрсәтә. Безнең максат - төзүчеләргә Биектау районына кергән участокта 10 километр юлга иске асфальт катламын кырдырып, аның урынына яңасын җәяргә ярдәм итү. Эш җиңел түгел. Юлны ремонтлауга 20дән артык эшче, ун техника җәлеп ителгән. Сигез метр киңлектәге 10 километр юлга 15000 тонна асфальт кирәк булачак. Аны исә заводтан китерәләр.

«Татавтодор»ның асфальт җитештерә торган 13 заводы исәпләнә. Шәһәр яны филиалында мастер булып эшләүче Илнур Сираҗетдинов асфальт җәю технологиясен аңлата. КДМ машиналары берничә функцияне башкара. Алар асфальт җәя торган техниканы су белән тәэмин итә, эш башлаганчы, юл өслеген, махсус щетка ярдәмендә, тузаннан, башка вак-төякләрдән чистарта.

Аннары автогудронатор машиналары юл өстенә җирлек сала. Моннан соң, юл салу машинасы асфальт түши. Әлеге техника белән идарә итүче Рифкать абыйны күзәтәм. Машина руле урынында монда кечкенә генә төймә сыман нәрсә. Бер кулында рация. Аның ярдәмендә ул юл сала торган машина алдында бункерга асфальт бушатып барган йөк машинасы шоферы белән элемтәгә керә, йә асфальт катнашмасын төшерергә, йә туктап торырга куша. Бункерда асфальт беркайчан да бетеп торырга тиеш түгел. Шуңа да 30 тонна сыйдырышлы машиналар бертуктамый заводтан чимал ташый. Юл сала торган машина бик акрын хәрәкәт итә. Бер минутта бары өч метр ара уза. Җәелгән асфальтның калынлыгын, тыгызлыгын оператор егетләр Алмаз белән Илнар күзәтеп бара. Алар пычакка охшаган махсус борау ярдәмендә асфальтка кадап карыйлар. Асфальтны тыгызлый торган махсус каток машиналары, авырлыкларына карап, бер эздән берничә мәртәбә уза. Каток, юл салу машиналарына эш вакытында бер тапкыр да туктарга ярамый. Шуңа да тамак ялгаганда да шоферлар хезмәттәшләре белән кулалмаш эшли. Каток машинасындагы юлны тыгызлый торган барабан сыман җайланма кайнар асфальтка ябышырга тиеш түгел, шуның өчен техниканы гел су белән тәэмин итеп торалар. Машиналардан алдарак акбур тоткан кешеләр күзгә ташланды. Болары юнәлеш бирүче вазифасын башкаручылар икән. Баксаң, юл өслеге тип-тигез булмый. Өй түбәсе кебек өсте күтәрелеп, ян-ягы авышып торырга тиеш икән. Дөрес, гади халык моны сизми дә. Ә юл төзүчеләр сантиметрлап билгели. Юнәлеш бирүчеләр, тигезсез юлның уртасын төгәл табып, акбур белән шул күтәрелеп торырга тиешле урынны сызып бара. Асфальтның мондый формада булуы яңгыр вакытында су җыелып тормасын өчен кирәк икән. Алардан да алдарак фрезлаучы машиналар бара. Асфальтның иске катламын кырдыра торган техника шулай атала.



- Бу эштә иң мөһиме - тигезлекне саклау. Калку, чокырлы урыннар бар. Ахырдан юл өсте тигез булсын өчен, асфальтның кайсыдыр урынын - тирәнрәк, кайбер җирен өстән генә кырырга кирәк, - дип аңлата мастер Женя Минкин.

- Иске асфальт та юкка чыкмый, аны юл кырыйларын ныгыту өчен файдаланалар. Бу эшләрдән соң, асфальтның соңгы катлам өслеген җәяләр. Гадәттә ул 4-5 сантиметр калынлыкта салына. Дөрес, транспорт йөрешенә карап, машиналар аз хәрәкәт иткән авылларда юкарак катламнар да озакка җитә, ә федераль юлларда асфальт катламы 12 сантиметрга җитәргә мөмкин. Асфальт минераль порошок, вак таш һәм битумнан тора. А, В, Б һәм юл төзүчеләр телендә ЩМА дип кергән вак-таш кушылган мастикалы асфальт-бетон төрләренә бүленә. «Татавтодор» беренчеләрдән булып куллана башлаган ЩМА-5 дип йөртелә торганы авылларда, машина аз йөргән юлларда уңышлы файдаланыла икән. Аны 2 сантиметр калынлыкта җәйсәң дә, сыйфатын югалтмый. Арзангарак та чыга. «Уралдан кайтартыла торган вак таш урынына үзебездә җитештерелә торган ОГПС төзелеш материалы да кулланып карадык. ОГПСны ныгыту өчен, катнашмага цемент куштык. Әлеге технология уңай нәтиҗәләр бирде. Безнең өчен арзан бәядән дә сыйфатлы юллар салу мөһим», - ди «Татавтодор» җәмгыятенең төзелеш буенча техник директоры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Тавыш йота торган асфальт

«Татавтодор» белгечләре асфальт салу буенча тулы бер фәнни эш язарлык мәгълүмат бирә ала. Алар гел эзләнүдә, тәҗрибә арты тәҗрибә уздыралар. Әле менә Германиядән кайтартылган сыйфатлы битум кушылган асфальт җәеп караганнар. Әлеге табигый битум дөньяда бары бер генә урында - Тринидад утравында гына бар икән.
Асфальтта 120 градустан артык эсселек. Ялгыш тиеп китсәң, пешүең дә бар. Хәер, моны эшчеләрнең барысы да белә, эш урынында бәхетсезлек очраклары, шөкер, булганы юк. Бары асфальттагы температура 30-40 градуска җиткәч кенә машиналарга йөрергә рөхсәт ителә. Ахырдан юлларның сыйфатын килеп тикшерәләр, башта «Татавтодор» җәмгыятенең үз лабораториясе белгечләре анализ ала, аннары заказ бирүче, соңыннан башка органнар тикшерә. Ә иң төп бәяне, әлбәттә, машина йөртүчеләр, халык бирә. Юл төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, кул кысып китүчеләр җитәрлек.

«Әбиләр чуагы»на эшчеләр сөенеп бетә алмый. Һава торышының явым-төшемсез торуы - алар өчен иң яхшысы. «Һәрберебезнең телефонында һава торышы турында мәгълүмат бирә торган берничә кушымта бар», - дип көлә мастер Илнур. Шулай булмый ни? Яңгыр коеп яуса, ахыргача төгәлләнмәгән юл төзелешенә зыян килүе бар. Әйтик, катламнарны ныграк ялгау өчен кулланыла торган клей сыман эмульсия яңгырдан соң үзенчәлекләрен югалта. Юл салынып бетмәсә, су нигезгә үтеп кереп, асфальтны эчтән җимерүе бар. Шуңа да синоптиклар явым-төшем вәгъдә итә икән, юл төзүчеләр эшне тизләтергә тырыша. Юлның төп дошманы да - температураның кинәт күтәрелеп төшүе, дип аңлата хезмәткәрләр. Авыр йөк машиналары, шиплы машиналар, транспорт хәрәкәтенең күплеге - болар барысы да юлның тиз таушалуына китерә. Шуңа да, автомобильләр батып азапланмасын өчен, кышын юлларны бозлавыклардан, кардан чистартып торалар. Үзләре төзегән юлларга «Татавтодор» җәмгыяте хезмәткәрләре кимендә дүрт ел гарантия бирә.

Ул да түгел, әбәт вакыты да җитте. «Татавтодор» оешмасында хезмәткәрләрне, кайда булуларына карамастан, урынга килеп ашату каралган. Без дә фотографыбыз Илдар Мөхәммәтҗанов белән саф һавада утырып тамак ялгадык. Беренчегә - аш, икенчегә ит белән дөге, салат, чәй, камыр ризыгы китергәннәр иде. Бик эссе вакытларда морс, компотлар да бирәләр икән. Тирә-ягымны күзәтәм. 20дән артык ир-ат арасында мин бердәнбер хатын-кыз икәнмен ләбаса. Авыр физик хезмәт булганга, юл төзелешендә хатын-кызлар күптән эшләми икән инде. Хәер, кул эше кулланылмый диярлек. Асфальт ташый торган мини тракторлар да бар. Бары тар тыкрыкларга гына көрәк белән чимал китерергә туры килә, анысы да сирәк.



- Безнең эшнең үзенчәлекләрен белү өчен, астан күтәрелергә кирәк, - ди мастер Илнур Сираҗетдинов. Ул үзе дә хезмәт юлын гади эшче булып башлаган, барысын да үз җилкәсендә татыган.
Хушлашканда, хезмәткәрләрнең: «Йә, бездә эштә каласызмы?» - дигән соравына: «Сезнең кадәр эш тәҗрибәсе юк бит бездә», - дип көлешәбез. «Ә бу эштә тәҗрибә еллар белән түгел, чакрымнар белән килә», - дип, уенын-чынын бергә кушып өсти Ранис Фәйзуллин. Ничек кенә булмасын, Коркачык тирәсеннән узганда, бу юлларны салуда без дә катнаштык дип, һичшиксез горурланачакбыз.


Юл төзүче һөнәренең өстенлекләре

(«Татавтодор» эшчесе мисалында)

  1. Чиста хезмәт хакы, киләчәктә гадел пенсия.
  2. Зыянлы эш өчен өстәмә акча түләнә.
  3. Социаль пакет каралган.
  4. Социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге.
  5. Спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар: мини футбол уйнау, чаңгыда йөрү.
  6. Елына бер тапкыр тулы медицина тикшерүе узу.
  7. Шифаханәләргә юллама алу.
  8. Махсус кием, ботинкалар белән тәэмин ителү.
  9. Бушлай ашату.
  10. Эшкә вахта йөртә.
  11. Хезмәткәрләргә эш буенча аралашу өчен махсус сим-карталар бирелә, элемтә өчен түләнә.
  12. Чит илләрдә тәҗрибә туплау мөмкинлеге.
  13. Белемне арттыру максатында, оешма исәбеннән югары уку йортына керү.
  14. Яхшы хезмәт хакы.
  15. Заманча техникада эшләү мөмкинлеге.
  16. 28 көн отпуск, моннан тыш өстәмә ял көннәре дә бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading