16+

Юл йөрү кагыйдәсен артистлар өйрәтә

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофорда кунакта» спектакле барган иде. Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, аның авторы Аманулла пьесаны кабат үзгәртеп язган.

Юл йөрү кагыйдәсен артистлар  өйрәтә

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофорда кунакта» спектакле барган иде. Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, аның авторы Аманулла пьесаны кабат үзгәртеп язган.

Элекке кагыйдәләр буенча ялгыш уйнаган өчен, театрга штраф та түләргә туры килгән. Яңа пьеса язу республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов тәкъдиме белән эшләнгән. Шушы арада яңа «Супер светофор» спектаклен журналистлар да карады.
Светофор Светофорович үзенең серле таягы белән Айдар һәм Аленаны балачакларына кайтара. Билгеле инде, бәләкәй чакта юл йөрү кагыйдәләрен бозарга да туры килә аларга. Аларның маҗаралары курчаклар аша күрсәтелә. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев фикеренчә, курчаклар ярдәмендә аңлату нәниләр өчен кызыклы. Анда өч төркем артистлар уйный. «Бу бер үк вакытта берничә урында уйнау мөмкинлеге бирә», - ди театр директоры Мансур Ярмиев. Светофор ролен ул көнне Фернат Насыйбуллин залдагы нәни тамашачыны күздә тотып, алар белән аралашып уйнады. Спектакль ике телдә бара. Аны нәниләр ничек кабул итәр, әлегә билгесез. Спектакльне күбрәк балалар бакчаларында уйнау күздә тотыла.
Театрның баш режиссеры Ринат Әюпов быелгы сезонда куелачак яңа премьералар белән дә таныштырды. Халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев яшьләр өчен «Ләйлә-Мәҗнүн» пьесасын яңартып язган. Ринат әфәнде заманында Туфан Миңнулиннан Апушның дөньяга мөнәсәбәтен чагылдырган пьеса язуын үтенгән булган. «Әйт әле, күбәләк» дигән әлеге спектакль Апушның Казанга күчүен тасвирлаган хәлләр турында. Шулай ук Р. Зәйдулланың «Казан ятиме» әсәре дә сәхнәләштерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading