РосЯМА проекты статистикасы мәгълүматлары буенча, Россиядә юллардагы чокырларны ямауга һәр елны 2 ай 29 көн 22 сәгать вакыт сарыф ителә. Һәр биш юл-транспорт һәлакәтенең берсе начар юллар аркасында килеп чыкканын исәпкә алганда, бу вакытны тагын да арттырырга яки юлларны баштан ук яхшылап ясарга кирәклеге көн кебек ачык.
Машина йөртүчеләрнең бик сирәге генә юл төзүчеләрне җавапка тарта, мондый адымга барган очракта да җиңеп чыгучылар бик сирәк. Юллардагы чокырлар аркасында машинага зыян килгән очракта ОСАГО түләнми, КАСКО да һәрбер чокырны страховка түләү очрагы дип карамый.
Шулай ук чистартылмаган юллардагы юл-транспорт һәлакәтләре өчен дә юл хезмәтләре җаваплылыкны үз өсләреннән төшермәкчеләр. Карелия губернаторы А.Худилайнен, машиналарны кышкы шартларга яраклаштырып «киендерү»не закон нигезендә беркетергә, дигән тәкъдим ясады. Аның әйтүенчә, кышның беренче тәүлегендә Петрозаводскида 140 ЮТҺ теркәлгән. Шуларның 90 проценты - машина хуҗаларының кышкы резинага күчмәве нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Мисал өчен, Финляндиядә билгеләнгән бер числога хәтле машиналар җәйге резиналарны кышкыга алыштырырга тиеш, Россиянең дә төньяк төбәкләре өчен шундый закон кабул ителергә тиеш, дип белдергән губернатор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар