Галәм техникасы телен белүчеләр арасында безнең татар уллары да бар. Бүгенге әңгәмәбез шуларның берсе - 60 елга якын гомерен авиация һәм галәмгә багышлаган инженер-сынаучы Рәсим Җәүдәт улы Бикалов белән.
- Рәсим әфәнде, 1961 елның 12 апрелендә бөтен дөньяга яңгыраган «Кеше - галәмдә!» дигән хәбәрне сез кайда ишеттегез?
- Апрельнең бу истәлекле көнендә мин КАИның самолетлар төзү факультетының 4нче курсында лекция тыңлый идем. Очу аппаратларының очыш динамикасы дигән яңа белгечлек буенча. Ул чакта берничә елдан атаклы Королев конструкторлык бюросында (хәзер Сергей Королев исемендәге «Энергия» Ракета космос корпорациясе) Мәскәү өлкәсе, Королев шәһәрендә эшләрмен дип башыма да килмәде.
- Менә сезнең кулыгызда инженер дипломы. Хезмәт юлыгызны кайда башладыгыз?
- Яшь белгеч булып Мәскәү өлкәсе, Дубна шәһәрендә конструктор Березнякның бюросында эшли башладым. Ул БИ-1 самолетларының конструкторы иде. Ракеталар аэродинамикасы бүлегендә исәпләүләр үткәрдем. Ләкин күңелем сынау эшләренә тартылды. 1967 елны мине Королев конструкторлык бюросына сынау комплексына алдылар. Атаклы конструктор үзе исән түгел иде инде. Ләкин ул башлаган эшне күп кенә хезмәттәшләре лаеклы дәвам итте. Бу чорда галәмне чын-чынлап штурмлау башланган иде.
- Сезнең тормыш тоташ маҗарадан, сәяхәтләрдән тора инде алайса.
- Әйе, СССР космонавтикасы тарихы - ул минем дә хезмәт юлымның тарихы. Ай программасы буенча ракета-космос сынауларында катнаштым. «Союз», «Прогресс» беренче орбиталь транспорт кораблары, беренче орбиталь станция «Салют»ның исәпләүләрендә булдым. Баштарак гел Кырымга командировкага бара идек. Анда Евпатория янында 1нче ЦУП (очышлар буенча идарә итү үзәге) бар иде. Байконурда, Ерак Көнчыгышта космик корабларның очышларын күзәтергә туры килде. «Космонавт Владимир Комаров»та - җиде, «Космонавт Юрий Гагарин»да - дүрт һәм «Академик Сергей Королев» теплоходларында ике тапкыр диңгез-океан экспедицияләрендә катнашырга туры килде.
Атлантик океанда, Урта диңгездә очышлар программасы эшендә катнашып, космик кораблар очышын күзәтеп тордык. Әйе, галәмгә җирдән керфек тә какмый карап торалар. Шул чакта 12 илдә булып, Европа, Азия, Төньяк һәм Көньяк Американың 20ләп шәһәрендә булдым. Куба һәм Антиль утрауларының онытылмас тропик табигатен күреп тә сокландым. Хәзер сугыш бара торган Сүриянең Латакиенда булдым. Аннары «Мир» орбиталь станция һәм Халыкара космик станцияләрнең очышын тәэмин итүдә эшләдем, бүген дә шунда эшлим. Җентекләп сөйли алмыйм. Анысы - дәүләт сере. Быелның 27 июлендә космос хезмәт итүемә, шул системада эшли башлавыма 50 ел була.
- Галәм, кунакчыл хуҗа шикелле, ишекләрен киң ачып, кешеләрне көтеп тормый шул. Фаҗигаләр хакында да ишетергә туры килә.
- Әйе, уңышлы очышлар күп булган кебек, фаҗига белән тәмамланганнары да булгалады космонавтика тарихында. Бик кызганыч, әлбәттә. Алардан без сабак алабыз. Ләкин зур югалтулар бәрабәренә.
- Галәм серләрен ачуга безнең татарлар да күп өлеш керткән, хәтта беренче космонавтлар отрядында да татарлар булган.
- Әйе, безнең халык - тырыш, максатчан. Без бит сугыш чоры балалары. Иртә җитлеккән, аерым бер каты токым. Сынаулар алдында сынмадык, сыгылмадык. Тырышып укыдык. Менә мин үзем - Төрекмәнстанның Чарджоу шәһәрендә туган татар малае. Әтием - Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылының атаклы мулла нәселеннән. Бабам Касыйм Бикколов татар әдәбиятындә беренче тарихи роман язган әдип буларак билгеле. Китаплары чит илдә, хәтта Япониядә дә басылган. Узган ел «Шәхесләребез» сериясендә нәселебезнең ике асыл улы турында китап та нәшер ителде. Аны дөньяга чыгаруда ярдәм күрсәткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге китап бүген дә безнең халыкның гыйлемгә тартылуын, дус-ярдәмчел булуын күрсәтә торган мисал. Космос өлкәсендә милләттәшләрем шактый. Королевның хезмәттәше - атаклы белгеч Рифат Аппазов, инженер-сынаучы, очу белән идарә итүче Әкрәм Конеев һәм башкалар. Әлеге исемлекне, бәлки, бүген парта артында утыручы нәни милләттәшләрем дәвам итәр. Галәмгә юл Җирдән башлана ич.
- СССР космик держава дип күкрәк кага иде, хәзер Россия болай дип горурлана аламы?
- Үзгәртеп кору елларында илебезнең машина төзү һәм космос сәнәгате шактый кыенлыклар кичерде. Чөнки космос - бик күп чыгымнар сорый торган өлкә. Бигрәк тә галәмгә космонавтлар җибәрү алагаем зур суммага төшә. Ләкин яңа заманда галәмне тикшерүнең әһәмиятен аңлый башлап, бу кирәкле эшкә акчаны кызганмаска өйрәнеп килгәнгә, әкренләп яңа шартларга җайлашабыз, авырлыклар чигенә. Безнең эшне дәвам итәргә белемле яшьләр дә килә. Шунысы да сөендерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар