Мөгаен, минем хәлдә калганнар урынына күбрәк ирләрне кертергә мөмкиндер.
Кызлар бит мәктәпне тәмамлауга ук кияүгә чыгарга, тормыш юлдашы белән бергә атларга һәм кыйммәтле бүләкләр алырга хыяллана. Ә мин балачактан бирле, һәрвакыт әнигә кияүгә чыкмаячагымны әйтә килдем, янәсе, гаилә тормышы минем өчен түгел. Өстәвенә, әти-әниемнең тормыш итүләре минем өчен тискәре мисал булды. Юк, без апам белән исерек әти тарафыннан җәнҗаллар куптару һәм йодрык уйнатулар күреп үсмәдек. Әмма әни әтинең җен ачуын чыгару өчен бар көчен куя иде, минемчә. Ә әтием тормышындагы бөтен юанычын миндә таба иде. Мин гел аның янында булдым, гаражда машина юсынмы ул, кышын тимер аякта, чанада шуулар, җәен балыкка йөрүләр. Әни әтигә карата шактый кырыс холыклы булды. Ә мин чын ир-ат белән янәшә үскәнгә, һәрчак әтиемә ошаган кешене очратырмын дип хыялландым. Чытлыкланып, сикергәләп йөргән егетләрдән ерак тордым.
Вакыт үтте, бөтен яшьтәшләрем гаиләле булып бетте... Ә мин идеаль ир-атны эзләп 40 яшькә кадәр җиттем. Юк, әлбәттә, егетләрем, свиданиегә йөрүләр дә булды, хәтта берсе белән яшәп тә карадык. Ләкин аның һәр адымыннан кимчелек таптым да, мөнәсәбәтне өздем.
– Җитәр инде, идеаль ир эзләп йөрүләреңне туктат. Оныкларымны сөймичә үлеп китәм бит,- дия иде әни ачуланып. Моңа җавап итеп: "Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, - дип кул селтәп, аның сүзләрен кабатлап, чираттагы кавалерны эзли башлый идем.
Тормыштан канәгать булмадым дип әйтә алмыйм. Ирләр миңа патшабикәгә караган кебек карады. Чөнки бары тик сыйфатлы киемнәр киеп, иң кәттә рестораннарга йөргән, ике югары белемем булган кеше мин. Әмма аралашу даирәсе дә киң түгел. Һәркем дә алиһәгә тиң хатын-кыз янында үзен тиң итеп күрә алмый. Күпме генә эзләсәм дә әти кебек ир-атлар тормыш юлымда очрамады. Төшенкелеккә бирелүчеләрдән түгел үзем, мине дусларым ярата, искиткеч юмор хисенә ия булгангадыр. Миңа миннән көчлерәк ир яки "подкаблучник" кирәк иде.
Яңа ел алдыннан кисәк кенә чирләп киттем. Ә яңа ел төнендә, сәгать угы 12гә сукканда мин инде йокыга талдым. Ишектәге кыңгырау тавышыннан куркып уянып киттем. Ишектәге «күз»дән карасам чын Кыш бабай басып тора. Кулында шәмпан шәрабе. Кем булыр?
– Гүзәл, ач, - ди бу. Исемемне дә белә, әмма ачмаска булдым. Ялгышлык белән шакыйдыр дип уйлап бүлмәмә кире керә башладым. Әмма ишектәге шаку тавышы тынмады. Мин янә кем син дип килеп эндәштем. Кыш бабаем теге яктан: "Сочидан сәлам сиңа", дип шәмпан шәрабен ача башлады. Шул вакытта гына искә төште. Сочида ял иткән вакытта, биш ел элек булгандыр, бер ир белән танышкан идем. Ике атна ял итү дәверендә без аның белән көн дә очрашып, сәгатьләр буе аралаша идек. Җирле мәктәпләрнең берсендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта иде ул. Телефоннарны, хәтта адресларны да алмаштык. Тик менә курорттагы мәхәббәт тарихы турында мин күптәннән оныткан идем. Ерак араны якын итеп килгән кешене куып чыгарып булмый, шуңа кайнар чәй эчеп чыгар дип фатирга чакырдым. Ничә ел үтсә дә, баксаң, ул мине онытмаган икән.
Шулчак әнинең: - Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, - дигән сүзләрен исемә төшердем. Менә бит минем героем ничә еллар үтсә дә онытмыйча, эзләп тапкан. Чын хисләр түгелме?
Ике айдан соң без өйләнештек. Хәзер безнең ике игезәк балабыз үсеп килә. Кияүгә чыгарга беркайчан да соң түгел, яшегез кырыктан узган булса да.
Гүзәл дип белерсез.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
золушка турында экият
0
0
0
0
золушка турында экиятне куп укыдык инде...
0
0