16+

"Аерылышырлык бер сәбәп тә юк иде бит. Башта шаярадыр дип уйладым..."

Ирем белән дискотекада таныштык. Ул – беренче мәхәббәтем һәм беренче йоклаган ир кешем. Өч ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Туйны зурдан кубып үткәрдек. Акчаны кызганмадык, чөнки балачактан текә туй турында хыялландым.

"Аерылышырлык бер сәбәп тә юк иде бит. Башта шаярадыр дип уйладым..."

Ирем белән дискотекада таныштык. Ул – беренче мәхәббәтем һәм беренче йоклаган ир кешем. Өч ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Туйны зурдан кубып үткәрдек. Акчаны кызганмадык, чөнки балачактан текә туй турында хыялландым.

Бала табарга ашыкмадык, ирем теләмәде. “Иртә әле, үзебез өчен яшик”, – диде. Өч елдан соң гына кызыбыз туды. Тик балабызның йөрәге тумыштан авырту иде. Табиблар операция ясатырга кушкач, ясаттык. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы узды. Кызыбыз терелде, башка балалар кебек үк көлде, шаярды, уйнады. Иң зур бәхет шушыдыр ул, чөнки бала чирләсә, күзгә берни күренми.

Кызыбызга биш яшь булганда, икенче кызыбыз туды. Әмма матур гына яшәп ятканда, иремә әллә нәрсә булды. Ул үзгәрде. Эше командировкалар белән бәйле иде. Өйдән киткән һәм өйгә кайткан ир – икесе ике төрле иде. Балалар белән ачылып сөйләшсә, миңа “ардым” дип әйтә иде. Ә бер кайтуында “аерылышабыз” диде. Егылып китә яздым. Аерылышырлык бер сәбәп тә юк иде бит. Башта шаярадыр дип уйладым, аннары аңлатуын үтендем. Ул “яратмыйм сине” диде.  

Без капчыкта ятмый, диләр. Иремнең сөяркәсе барлыгын белдем. Ул миннән яшьрәк һәм алар дүрт ел бергә икән. Тагын бер нәрсә ачыкланды: без шәһәрнең икенче башыннан фатир алган идек. Анда квартирантларны керттек. Кемнәр яшәгәнен белмәдем дә, күргәнем дә булмады. Ул мәсьәләләр белән һәрвакыт ирем шөгыльләнде. Баксаң, квартирант дигәннәре иремнең сөяркәсе булган икән.

Күптән түгел без аерылыштык. Иремне бик сагынам, чөнки ул – кызларымның әтисе. Мин аны яратам. Әгәр кайтам дисә, гафу итә алыр идем дип уйлыйм. Ләкин ул кире кайтырга теләми. Еламаган көнем юк. Алга таба ничек яшәргә?

Суфия М.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading