Машина туктаганчы ук ишек ачып өлгергән җитезгә: «Утырыгыз», - дидем. Кереп утыру белән баш киемен салып куйды яшь хатын. Күзләрем чәчләренә төшкәч: «Йа Раббым! Нинди хәсрәтләр агартты икән бу чәчләрне!» - дип уйлап куйдым.
- Минем тормыш ак һәм кара полосадан тора. Чәчләремне исә әни хәсрәте агартты, - дип сүз...
Машина туктаганчы ук ишек ачып өлгергән җитезгә: «Утырыгыз», - дидем. Кереп утыру белән баш киемен салып куйды яшь хатын. Күзләрем чәчләренә төшкәч: «Йа Раббым! Нинди хәсрәтләр агартты икән бу чәчләрне!» - дип уйлап куйдым.
- Минем тормыш ак һәм кара полосадан тора. Чәчләремне исә әни хәсрәте агартты, - дип сүз башлады Алсу. - Җүләрләр йортыннан әнинең хәлен белешеп кайтып киләм. Мине ялгыз үстерде ул. Әти кеше әни карынында бала яралганын белү белән эзен суыткан. Хәзер гаиләсе, 3 баласы бар аның. Яратмагандыр ул әнине, мәхәббәтне бала белән генә бәйләп булмый шул. Ә әни гомере буе әтине көтеп, сагынып, юксынып яшәде. Авылда тордык... Акча кадерен белеп, юкны бар итәргә тырышты әни. Мәктәпне тәмамлагач: «Укысаң, кеше булырсың», - дип, мине белем алырга өндәде. Документларны тапшырырга барганда, укырга керергә дип авыздан өзеп җыйган акчабызны югалттык. Әллә таксист «оста» булды, әллә... Мин, әнинең борчуларын җиңеләйтү өчен, укырга үз көчем белән керәсе иттем. Барып чыкмады. Әнине бу хәлләр аяктан екты. Мәчетләргә, им-томчыларга, табибларга йөреп тә арыдым инде.
- Кияүгә чыкмадыгыз инде?
- Чыгып кердем... Авыру әниемне каравым иремне туйдырды бугай, аерылдык. Йокы бүлмәсендә әнием, авыртуын басар өчен, укол сорый, залда... көйсез бала кебек ирем әзер ризыкны тәлинкәгә бүлеп биргәнемне көтә... Сабыр итәм дип әни хәлендә калуым бар, киттем мин ул «бала»дан.
- Балаларыгыз бармы?
- Бар. Улым үсеп килә. Мин аны хатын-кызны хөрмәт итәргә, аңа таяныч булырга кирәк дип өйрәтәм.
- Тормышымның ак өлеше - әниемнең хәле яхшы вакыт һәм улым. Ялгызлыктан туеп бер егет белән танышкан идем. Беренче һәм соңгы очрашуыбыз кафеда булды. Мул итеп ризык алдык та озаклап сөйләшеп утырдык. Ике сәгатьтән егетем бәдрәфкә дип китте дә... кире килмәде. Бер айлык хезмәт хакымны түләп табын яныннан кузгалганда, тормышым гел карала, чәчем агара, дип уйладым. Берәүгә дә ышанычым калмады...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар