16+

“Әниегезне саклагыз, аны калдыра күрмәгез”, дип кат-кат әйтте...”

2023 елның 6 февралендә Угледар астында булган вакыйганы әле дә сер каплый. Әлеге көн “Алга” батальоны тарихына иң авыр, хәлиткеч көннәрнең берсе булып кереп калачак.

“Әниегезне саклагыз, аны калдыра күрмәгез”, дип кат-кат әйтте...”

2023 елның 6 февралендә Угледар астында булган вакыйганы әле дә сер каплый. Әлеге көн “Алга” батальоны тарихына иң авыр, хәлиткеч көннәрнең берсе булып кереп калачак.

Егоровка авылы артындагы Угледар янындагы позицияләрне штурмлау барышында «Алга» исемле Татарстан батальоны капкынга эләгә.
Хәрбиләрнең туганнары нинди дә булса хәбәр белергә тырышып төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Җавап бер – улыгыз яки ирегез хәбәрсез югалды. Шул дәвердән бирле телефонны кулдан төшермичә көтү, һәр шалтыратуга да дер килеп куркып китү. Ничек тә алып кайтасы, туган җире, туган ягындагы туфракка иңдерәсе иде шәһит киткән егетләребезне. 

“Капкын”
2023 елның гыйнвар ахырында “Алга”батальонын Угледардан якынча 100 чакрым ераклыкта урнашкан Донецк Халык Республикасының Первомайский җирлегенә күчерәләр. 4 февральдә штабтан 3нче ротаны урман полосаларын штурмлауга җибәрәчәкләр дигән мәгълүмат килеп ирешә.

Угледар – стратегик яктан әһәмиятле шәһәр, чөнки анда зур тимер юл узелы уза. Моннан тыш, шәһәр калкулыкта урнашкан, анда биек йортлар бар. Димәк, бу безнең гаскәрләр логистикасы (техниканың урнашып йөрүе –  ред.иск.) өчен дә бик яхшы нокта.

72 нче бригада составына кергән "Алга" батальонына исә Россия гаскәрләре кулга төшергән Егоровкадан турыдан 5 чакрым һәм ул вакытта каршы як биләгән Павловка җирлегеннән берничә чакрым ераклыктагы урман полосасын азат итү бурычы куела.

Барлык кырларга да мина куелганлыктан, маршрут буенча бер метрга да кырыйга чыкмыйча тар грунт юллар аша барырга кирәк була. Штурм ноктасына таба туры юлның ике ягында да урман посадкалары урнашкан. Каршы як та тик кенә ятмаган, бу урыннарда окоплар, «төлке оялары», ягъни махсус яшеренү урыннары һәм кассета боеприпасларыннан саклану урыны, чокырлар һәм җир астындагы тоннельләр белән чуарланган зур ныгытма төзегәннәр.
Хәрбиләребезнең штурмга 5 февраль, якшәмбе көнне керергә тиеш була. Шул чакта ук хәрбиләр әзерләнә, кирәкле хәрби корал, азык-төлек запасы алына. Ләкин иртән җитәкчелек кире отбой бирә.

Ә 6 февраль көнне иртәнге дүрттә, юлга кузгалырга дигән әмер килеп ирешә. «Алга» батальонының өченче ротасы әлеге операциягә керә. Бу вакытта икенче рота икенче бурычны үти, ә беренче рота, ярдәм кирәк була калса дип, резервта тора. 

Егетләребез озак вакыт ягулык салу станциясендә туктала, танк һәм машиналарны әзерли. Алга китеп булса да шуны әйтим. Нәкъ менә хәрбиләребезнең кайсы юнәлешкә таба китүен җирле халык каршы якка хәбәр итеп өлгерә булса кирәк...

Урман полосасына килеп җитәрәк беренче танк минага эләгеп шартлый. Шуннан өстән ут ява башлый. Ачыкланганча, каршы якның берничә ротасы безнең колонна тезелгән урман полосалары районында көтеп торган.

Башта беренче машина сафтан чыга, аннары фугас белән соңгы машиналарның берсе бәреп төшерелә. Колонна икегә аерыла.
Миналар, “кошлар” (дроннар), пулеметлардан һәм автоматлардан тоташ ут ачыла. Нәкь куркыныч фильмнардагы сыман, әмма бу чынбарлык, ни кызганыч, күпкә куркынычрак булып чыга. Безнең егетләргә баш күтәрергә ирек бирмиләр, каршы якның көчләре бермә-бер күбрәк булганга, “алга”лылар арасында югалтулар арта. Әмма һәрберсе гаять зур каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтеп, соңгы сулышына кадәр көрәшә. Авыр яраланганнарны эвакуацияләү өчен хәтта утны үзенә чакыручы, үз гомере бәрабәренә ничәмә-ничә хәрбине саклап калган күпме асыл егет биредә башын сала.

Бернигә карамастан, ротаның чигенүе оешкан төстә уздырыла. Хәрбиләрнең бер өлеше яраланган иптәшләренең чигенүен каплау өчен алган позицияләрдә кала. Яу кырыннан чыга алганнарны тиздән позицияләре ерак булмаган диңгез пехотачыларының БМПсы җыеп алып китә.

Яралыларны җирле медицина ротасына кичке 11 сәгатькә кадәр чыгаралар. Сугыш кырында калганнар мәңгегә күзләрен йома...

“Әниегезне саклагыз, аны калдыра күрмәгез”
Иленең иминлеген саклау – Ватан алдындагы изге бурычы, дип саный Балтач районы Нормабаш авылында туып-үскән Рәдис Вафин. Әнә шушы хәлиткеч бәрелешдә “Алга” батальонының 3нче ротасы составында яу кырында башын салган ул. Озак таба алмыйлар хәрбинең җәсәден. Чөнки тоташ минадан торган кырга, җитмәсә каршы як шактый карышкан стратегик җирлеккә керү өчен мөмкинлек булмый. Инде менә озак вакыт үткәннән соң гына биредә ятып калган егетләрнең җәсәдләрен табып чыгара алганнар. Ә моңарчы аларның һәрберсе – хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

– Әтием 2023 елында октябрь аенда контракт төзеп үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, – дип, әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты Фирүзә Фәйзрахманова. –  Әтием кебек кешеләр юктыр бу дөньяда, ул сабыр, тырыш, эшчән, үз сүзендә тора торган.  Ни өчен үз сүзле, чөнки “Яу кырына барам дигәч – барам”, диде ул. Әтиемнең сүзләренә ышанмадык та, көне килеп җиткәч тә без беребез дә аңлап бетерми калдык. Әти нинди уйлар белән киткәндер инде, эчендә ниләр янгандыр. Чит җиргә киткәч кенә аңладык нинди җиргә барып эләккәнен. Әтиебезне бик яратабыз, сагынабыз.

Фирүзә сөйләгән вакытта берара тынып торды – иң якын кешең турындагы фикерләрне туплау өчен, бугазга килеп тыгылган күз яше төенен ничек тә йотып җибәрергә кирәк шул. 
– Ул да безнең өчен, әнием өчен, оныклары өчен үлеп тора иде. Әтиебез яу кырында булганда да: “Әниегезне саклагыз, аны калдыра күрмәгез”, дип кат-кат әйтә иде, сизенгәндер инде җаным. Әтием үлгән дигән хәбәрне ишеткәч бик авыр, бик кыен булды, ышанмадык. Безгә әлеге начар хәбәр турында шунда яу кырында аның белән бергә булган егетләр хәбәр итте. Ул 6 февральдә штурмга кергәндә, сизенгәндәй, монысыннан чыга алырмынмы икән дип, әнигә дә сөйләгән. Бик озак көттек аны, 1 ел да 10 ай булды. Хәрби комиссар да әтиегезнең ДНКсы туры килде дип шалтыраткач та ышанмый йөрдек. Аның җәсәде 3 көн кайтты, шул 3 көн айлар көткән кебек булды. Инде хәзер Аллаһка шөкер дибез, табылды, җир өстендә калмады, туган җиребезгә алып кайтып җирләдек, – дип сүзен тәмамлады хәрбинең кызы Фирүзә. 

«Күктә күрешкәннәрдер»
32 ел ир канаты астында, аның ышыгында сыенып яшәп кала Әлфия апа Вафина. 
– Мин тумышым белән Арча районы Иске Кенәр авылыннан, – дип сөйләп китте Әлфия апа татар хатыннарына хас сабырлык, итагатьлек, гаять тыныч тавыш белән. – Рәдис белән Казанда индустриаль-педагогик техникумда укыган чакта таныштык, Татарстан башкаласы безне таныштырды, кавыштырды. Елмаеп кына торган чибәр егет иде ул. Миңа – 18, аңа – 22. Укып бетергәнче бергә булдык. Ә 1991 елынң 19 октябрендә Нормабаш авылында туй үткәрдек, баштарак төп йортта каенана, каената, иремнең абыйсы, аның гаиләсе, энесе, сеңлесе белән яши башладык.

Иреннән уңа Әлфия апа. Алар тирә-якта иң пар килгән ярлар, матур яшәүче гаилә дип санала.
– 1999 елда үз йортыбызны салып башка чыктык. Рәдис асфальт-бетон заводында эшләде, ә мин үз исемемә крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштердем. 6 бала таптым. Иреңнән уңмасаң, итәк тулы бала тапмассыңдыр инде ул. Ә бит хуҗалыктагы эшләрдән тыш, өйдәге хатын-кыз эшләреннән дә тайчанып тормады ирем. Иң олыбыз Рәфис 1992 елгы, Фирүзәбез 1997 елгы, Рафик 1999 елда туды, Әдилә 2002 елгы, Рамазан 2004 елда дөньяга килде. Кечебез 2008 елда туган Айсылу хәзер унберенче сыйныфта укый, – дип таныштырып китте гаиләсе белән Әлфия апа.

Махсус хәрби операция башлангач Рәдис абый бөтен яңалыкларны карап бара. “Болай булмый, илгә, Ватаныбызга ярдәм кирәк” дип контракт төзим дип, Балтач район комиссариатына юнәлә. Ә биредә аңа “Алга” батальоны төзелә, әйдә тәвәккәллә, диләр. 
– Куркыныч бит, тоташ ут яңгыры астында нишләрсең, дип Рәдис белән күпләр сөйләшеп карады. Балалар да “әти, яшең бара бит” дип әйтеп карады. 2022 елның 17 октябрендә китте ул. Ә анда кылган батырлыклары өчен ефрейтор дәрәҗәсенә чаклы күтәрелде. Әллә ничә тапкыр штурмга керделәр. Җай чыккач, үзем шалтыратам дия иде. 2023 елның 6 февральдә иртәнге 5тә шалтыратты. Соңгы сөйләшү булды бу безнең, – ди Әлфия апа. 

Вафиннарга “Рома” бик каты яраланды, күп кан югалтудан яу кырында үлеп калды дип шалтырата ротадан исән калганнар. Көтеп торганнар, засадага эләккәннәр, дип тә әйтәләр.
– Бик озак эзләдек. Бу дөньяда иң авыры шул бит – көтү. Декабрь башында  хәрби комиссариаттан шалтыраттылар. Үзләре үк алып кайтып бирделәр. Рәдисне Нормабашта җирләдек. Улыбыз янында. 2007 елда тугач ук үлгән иде. Инде менә бер-берсе янында яталар, күктә күрешкәннәрдер. 7 декабрьдә җирләдек, 10 декабрь көнне өчесен үткәрдек, – диде моңсу гына Әлфия апа.

Сүрия апа  абыйсы белән горурлануын әйтте, аны соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләде.
– “Мин барам!” – диде ул. Аның холкын белсәгез икән, үз иле өчен җан атучан булды ул, шуңа әйтеп-әйтеп карагач та, үзенекеннән кире кайтмагач. сүз әйтә алмадык.  Без 4 бала үстек, 3 кыз бер малай идек. Ә аның хәзер әнә 3 оныгы үсеп килә. Бик бай ул. Өч баласы гаиләле. Балтач районында контракт төзүчеләрдән иң беренче иде ул. Туган иле, Ватаны өчен җан атучы кеше иде абыем. Мин хәтта аңа: “Абый, бу дөньяны син генә үзгәртә алмыйсың”, дип тә әйтеп карадым. Ә ул: “Һәрберебез дә качып калса, ни була?!” диде. Яу кырында булган вакытта хәбәрдә булырга тырыштык, ә инде хәбәрсез югалгач – озак вакыт көтү, билгесезлек. Һәр көнне өмет белән телефонны алу, хәтта билгесез номер шалтыратса да, дерт итеп сискәнеп китәм дә, ә күңелдә өмет чаткысы пәйда була, – ди Сүрия апа. 

2023 елның язында Рәдис Вафиннарның туганнарына “Генерал  Могилев исемендәге” орден тапшырыла.
– “Алга” батальоны турында бик күп видеолар төшерелде. Абыебызның соңгы сулышы, соңгы һөҗүмнәре турында белә алдык. Акрынлап әлеге хәлиткеч көрәштә башын салган егетләрнең җәсәдләрен алып кайта башладылар. Соңгы сөйләшүебездә дә: “Менә бу штурмга керәм дә кайтам, егетләрне калдыра алмыйм”, дигән иде. Чөнки алар бер йодрык сыман, бер бөтен булып яшәделәр. Хәбәрсез югалгач, бик нык кайгырдык. Көттек, бәлкем, әсирлектә булгандыр, исәндер, дип көттек. Шундый хәбәр килгәч, күңелдә нидер өзелгән кебек булды. Әбиебез дә Бөек Ватан сугышында ятып калган бабайны гомере буе кайтыр дип көткән. Әлфия киленебез дә кайчак йөрәге әрнегәннән тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, кайда соң син, мин сине гомерем буе көтәчәкмен, дип әйтеп куя иде. Инде менә хәзер каберенә барып аның белән сөйләшеп кайтырга гына калды, – дип сөйләде Сүрия апа. 
Рәдис Вафинның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Ил улының урыны оҗмах түрләрендә булсын! Рухы шат булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading