16+

“Әнинең эчмәгән көне минем өчен бәйрәм кебек була иде”

Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә авылга кайтып төшкәч, бөтен халык шаккатта.

“Әнинең эчмәгән көне минем өчен бәйрәм кебек була иде”

Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә авылга кайтып төшкәч, бөтен халык шаккатта.

Ун ел элек аның турында: “Исән түгел икән”, – дигән хәбәр таралган була. Шуңа күрә кайтуына беркем дә сөенми, хәтта кызы Фирдия дә колач җәеп каршы алмый үзен. Ана кеше начар гадәтләреннән һаман арынмаган икән. Аңа авырулар гына өстәлгән.

“Аның аркасында, күргәннәремне сөйләсәм, кеше ышанмас иде”, – ди Фирдия. Үзенең бәхетсез балачагын искә алганда, аның күзләре яшькә төренә.

 – Кечкенә чагымда әниле балаларга карап елый торган идем. Дүрт яшемдә әни мине әти белән әби янында калдырып, шәһәргә киткән. Мин әти белән әби янында авылда яшәдем. Ике елдан мине кайтып алды алуын, тик анда рәхәттә яшәргә насыйп булмады. Әни ирләрен алыштырып кына торды. Алар белән бергә хәмер эчүләрен, тартуларын күргән саен мендәргә капланып елый торган идем. Аның эчмәгән көне минем өчен бәйрәм кебек була иде. Әнинең өч туганы да үзе белән аралашмады. Мине дә күргәннәре булмады. 6нчы сыйныфтан соң әни мине кабат авылга кайтарып куйды, – дип сөйли Фирдия.

Анда да бәхет елмаймый аңа. Башка балалар әниләре пешергән тәмле-тәмле ризыклар ашый, матур итеп киенә. Күршеләре Фирдиягә үз балаларыннан калган киемнәрен бирсә, кибеттән яңа кием алгандай куана кыз.

Бервакыт аяк киеме кыса башлагач, Фирдия әбисеннән яңаны алуын үтенә. Аңа каршы: “Кыз баланың аяклары кечкенә булырга тиеш, кысса да түзәрсең”, – дигән җавап ишетә ул.

Шул көе тагын шактый йөрергә туры килә аңа. Әтисеннән дә акча сорый алмый. Ул хезмәт хакын әнисенә кайтарып бирә. Йөри торгач, түзми Фирдия. Бервакыт әбисенең җыеп куйган зур төргәктәге акчасын сорамыйча гына ала да, күрше авыл кибетеннән туфли сатып ала. Анысы да иркен булып чыкмый. Көзгә кадәр түзәргә туры килә аңа.

Әбисенең саранлыгын әйтеп кенә аңлатырлык булмый. Аның кибеттән алган конфет-печеньелары шкаф шүрлегеннән төшми.

Башлангыч сыйныфларда укыганда ук өй җыештыру, кер юу кебек эшләр Фирдия җилкәсенә төшә. Иптәшләре белән урамда уйнарга да вакыты булмый аның.
Бервакыт кыз сыйныфташлары белән урманга экскурсиягә барырга җыена. Укытучы балаларга үзләре белән азык-төлек алырга кушкач, ул да бер йомырка пешереп, ике кисәк ипи белән кечкенә банкага бераз гына варенье да алып, сумкасына салып куя.

Урманда уйный-уйный тамаклары ача башлаганнан соң, барысы да ризыкларын чыгара башлый. Фирдия дә әйберләрен алырга дип, сумкасына үрелә. Караса, анда берни дә юк. Ул салган ризыкларны әбисе алып калган икән. Шунда кыз үкси-үкси елый башлый. Аның ни өчен елаганын белгәннән соң, укытучы белән сыйныфташлары юата-юата үзләреннән өлеш чыгаралар.

Шул көнне урманнан кайтканда: “Башка балалар кебек кайчан гына тамагым туйганчы ашармын икән”, – дип хыялланып кайта Фирдия.
8нче сыйныфтан соң, ул дус кызлары белән райондагы һөнәр училищесына укырга китеп бара. Шунда укыганда бер егет белән очрашып йөри башлый. 16 яшендә үк аның белән гаилә корып җибәрәләр. Кызның яше җитмәсә дә, егетнең әти-әнисе улларының өйләнүенә каршы килми. Бер-бер артлы кызлары белән уллары туа.

Үзенең балачакта күргәннәре хакында бүген ире Раилгә, балаларына сөйләгәндә, аларның да күзләре яшькә төренә. Фирдиянең әйбәт тормышта яшәвен ишетеп, әнисе ягыннан туганнары да кайтып йөри башлый. Аралашу өчен якыннарыңның яхшы тормышта яшәве генә кирәк икән.

Фирдия әбисен, әтисен, каенанасы белән каенатасын тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Кайчандыр үзен калдырып киткән әнисен дә кичергән. Бүген аңа ярдәм итеп яши.

Люция Хәбибуллина.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

16

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading