16+

“Армиядән кайтканына 3 ай гына үткән иде”

Кып-кызыл канәфер чәчәкләренә кызларның күз яшьләре тамды, ә йөрәкләрдә шул чәчкәләр кебек ялкын дөрләде, үзәкләр өзгәләнде.

“Армиядән кайтканына 3 ай гына үткән иде”

Кып-кызыл канәфер чәчәкләренә кызларның күз яшьләре тамды, ә йөрәкләрдә шул чәчкәләр кебек ялкын дөрләде, үзәкләр өзгәләнде.

Хәрби хезмәтен тутырып кайткан гына иде бит Илмир. Бервакытта да төшенкелеккә бирелә белмәгән, кешеләрне, гүзәллекне яраткан, юктан гына да шатлана белгән, һәркемгә ярдәм итәргә тырышкан егетнең юклыгына ышану авыр иде. Бу сүзсез газапланудан кабер өстендә тынлык урнашты. Тәкъдир китабына шулай язылгандыр, күрәсең. Авыр җәрәхәт өстенә ачы тоз сипкән бу мәрхәмәтсез язмыш Илмирны ашыктырып, 20 яшендә бакыйлыкка күчәргә мәҗбүр итә.
Ничекләр итеп түзәргә соң?! Башны ташка орып булмый шул, яшәргә кирәк! Илмирның әнисе Гөлгенә апага, әтисе Ильяс абыйга, апасы Язгөлгә, сеңлесе Назгөлгә бик авыр. 

24 октябрь көнне Чирмешән районында производствода 20 яшьлек эшче үлгән. Фаҗига иртән «Кама автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү тресты» оешмасы җитештерү территориясендәге мәйданчыкка бетон җәйгәндә килеп чыга. Егетнең кулы грунт изгеч механизмына эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә. Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. 

"Татарның абзарында атлар булырга тиеш"
...Ильмир 2003 нче елның 17мартында Чирмешән районы Кармыш авылында Ильяс абый белән Гөлгенә апа гаиләсендә икенче бала дөньяга килә.
— 1 яшь тә 6 ай булганда энемне Кармыш авылының “Миләшкәй” балалар бакчасына бирделәр, – дип сөйләде егетнең апасы Язгөл Тумасова. – Бакчага бергә йөрдек, энем Илмир үзе бәләкәй булса да, яклаучым һәм иптәшем булды. Башкалардан тәртипле булуы, сабырлыгы белән гел аерылып тора иде. Бакчадагы барлык апалар да бик яратты үзен, балалар белән дә бик тиз уртак тел тапты. Аннан соң мәктәп еллары... кыш көне бик каты өшесә дә, эзләп алмыйча, өйгә кайтмый иде. Бар яктан да булган бала булып үсте, җырлады, биеде, шигырьләр дә сөйләде. Беркайчан да үзенекен эшлим диеп, үпкәләп йөрмәде.

Кечкенә вакыттан ук атлар белән кызыксына Илмир. Әтисеннән ат яки колын алып бирүне сораса да, гаилә башлыгы икеләнеп кала. Ихатада болай да мал-туар җитәрлек бит. 

– Бишенче сыйныфта, урамга йөрергә чыгып киткән җиреннән, фермада ат көтүен көтүче янына барып, аның атында йөри башлады. Ул вакытта аның өчен бик курыктык без. Ә 12 яшендә авыл сабан туенда ат чабышында катнашып, 3 нче урынны алды. Әй, андагы шатлык... Татарның абзарында атлар булырга тиеш, дип өйдәгеләрне үгетләвен дәвам итте, – дип сөйләвен дәвам итте Язгөл. – 2015 нче елда Назгөл исемле сеңлебез туды. Ильмир бик нык шатланды, сеңлебезне һәрвакыт кайгыртып, яратып торачакмын, диде. Вакытлар үтте, энем авылда эшләп килгән театр түгәрәгенә йөрде, алар театр белән төрле шәһәрләргә, конкурсларга йөрде. Әлеге театр түгәрәген кызыл диплом белән тәмамлады. Математика укытучысы бик мактый иде Ильмирыбызны. БДИны да бик җиңел генә биреп чыкты ул. 2019 елда Түбән Каманың нефтехимия һәм нефть эшкәртү колледжына оператор белгечлегенә укырга керде. Әлеге көллияттә 2ел да 9 ай укыды.

18 яше тулгач, машина йөртү таныклыгы ала Илмир. Әтиләре аңа машина алып бирә.

– Укыган вакытта бер дә тик тормады, әтиләрдән акча алу килешми дип укудан соң йөк ташучы булып эшләде. 2022 нче елның маенда диплом эшен яклап, 28 нче июньдә армия сафларына хезмәт итәргә китте. Аның өчен бик каты кайгырсак та, ул бер дә курку белдермәде, исән-сау хезмәт итеп кайтам дип, һәрвакыт безне тынычландырып торды. 30 июнь көнне Йошкар-Олага ракета гаскәренә билгеләделәр. Камаз тәрәзәсеннән безгә елмаеп кул болгап утырып киткәне әле дә хәтеремдә, ул көнне күрешә алмадык, – ди Язгөл. 
“2 метрлы егетебез басып тора”
Бер айдан соң присягага килерсез, мин сезне көтәм дигән хаты һәм фотолары килеп төшә Илмирның.
– 20 яшь туган көне солдатта булган вакытка туры килде. – ди Язгөл. – Аның янына бары тик якшәмбе көнне барырга ярый, шул сәбәпле, без аны туган көне белән котларга 19 нчы март көнне бардык. И-и-и, куанды инде. Бергә туган көне белән котлашып, алып барган тәмле ризыкларны ашап, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Иң гаҗәбе шул, шашлык алып килүебезне сорады ул, иптәшләре белән шашлык пешереп ашаганнар. Туган көн бик күңелле үтте дип, безгә кич белән фотолар җибәрде. 2023 елның 30 июнендә Илмирыбызны каршы алырга дип иртәнге сәгать 4тә Йошкар-Олага юл тоттык. Без килеп җиткәндә ул инде часть янына чыгып баскан, безне көтә иде. Әй, күрсәгез иде сез аны. Куе яшел төстәге формадан, безнең 2 метрлы егетебез басып тора. Күз явын алырлык матур иде ул, үзе һәрвакыттагыча елмайган, ә кулында рәхмәт хаты. 70 кеше арасыннан ике егеткә генә үрнәк хезмәт иткән өчен бирелгән  ул, шуның берсе минем энем иде. Ул вакыттагы шатлыклы минутлар әле һаман да истә. Җәй айларын бергә үткәрдек. Армиядән кайткан көннең икенче көнендә ук терлекләр янына чыгып китте. Һәр көн иртүк торып терлек карады, кичләрен бергә кич утырдык, дуслары янына чыкты. Казан федераль университетының Алабуга институтына укырга керде, авылыбыздан ерак түгел, яңа гына ачылган асфальт заводына эшкә урнашты. Кичләрен эштән кайткач печән чабарга йөрде, терлек үрчетәм, әлегә авылда торам, әни белән әтигә дә ярдәм итәрмен, дия иде.

Күпме эшлисе эше калды
– Шулай көзгә кердек, терлекләр алды. Ниһаять балачак хыялын тормышка ашырды, ат алды. Алабугага барып беренче сессиясен ябып кайтты. 2023 нче елның 24 нче октябренең салкын яңгырлы көне энебезне безнең арадан мәңгелеккә алып китте. Калганнары инде коточкыч төштәге кебек кенә...
Киләчәккә хыялларыбыз, өметләребез нинди якты иде... Күпме эшләнәсе эше калды. Инде безгә никадәр авыр булса да, кадерле кешебезнең хыялларын, эшләрен тормышка ашырасы бар, - дип сүзен тәмамлады Язгөл.

– Армиядән кайтканына 3 ай гына үткән иде, – диде безгә Гөлгенә апа. – Эше өйдән ерак булмаганга, көн дә кайтып йөрде. 24 октябрьдә иртән эшкә чыгып китте дә, көндезге тугызынчы яртыда инде шунда эшләүче бер хезмәткәр: “Илмир һәлакәткә юлыкты. Аңына килә алмый”, дип шалтыратып хәбәр итте. Күршем белән шул урынга киттек, хастаханәгә барышлый, юлда “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан биргән.  Авыл зиратына 25 октябрьдә җирләдек. Суд эшләре дәвам итә дип беләм. Бу хакта сөйләве бик авыр, шуңа сорашканыбыз да юк. 

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

0

53

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading