16+

"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."

Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...

"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."

Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...

“Мин – авыл кызы. Әти-әнием авылда дәрәҗәле, гыйлемле, урта хәлле кешеләр. Әти-әни йортыннан чыгып киткәч тә мөстәкыйль тормышка күчтем: югары уку йортына кердем, югары стипендия алып укыдым, заказга курс, диплом эшләре язып үз кирәк-яракларыма җитәрлек акча эшли идем, укыган вакытта ук әти-әнидән акча алганым булмады. Эшләгәннәремне җыеп барып, соңгы курста чагында шәһәр үзәгендә бер бүлмә алдым. Зур ук булмаса да, үз почмагыңны булдыру – шәһәрдә төпләнеп калу өчен авыл баласының бер зур адымы инде ул. Укуны тәмамлагач эшкә урнаштым, берничә урында берьюлы эшләп, төннәрен заказга курс эшләре, контроль эшләр, дипломнар язуны дәвам иттем. Машина да алдым. Кыскасы – шәхси тормыш, ял, үз-үземә биреләсе вакыт тулаемы белән эшкә көйләнгән иде. Иң элек матди ягымны ныгытырга, кешегә бәйле булмаска кирәк, дип яшәдем. Артымнан йөргән егетләр, озатырга теләүчеләр бик күп иде, ләкин мин әле тормышым башланмаган, киләчәк кайдадыр еракта, мин матур һәм якты киләчәгем өчен тырышам дип фикер йөртә идем. Егетләр – пфу... иртә әле, әнә алар, олавы белән йөри, теләгән вакытымда тотармын да берәрсенә кияүгә чыгармын, әлегә вакыты җитмәгән... Авылда яшәгән әти-әнием генә, яшем барганлыкны, кияүгә чыгарга кирәклекне даими искәртеп торалар. Һич тә булмаса, бер бала булса да тап, үзебез тәрбияләрбез, дигән фикерләре дә яңгырады.

Шулай итеп, үз көчем белән шәһәр үзәгендә фатирлы булдым, бик матур итеп ремонт ясаттым, менә дигән эштә эшлим, хезмәттәшләрем һәм таныш-белешләрем мине хөрмәт итә. Барысы да – ал да гөл! Үзең көч куеп ирешелгән нәрсәләр аеруча кадерле, кыйммәтле, якын була шул, кем әйтмешли, әти тапкан – мал түгел, үзеңнеке – жәл түгел, дип яшәрлек. Барысыда нәкъ мин теләгәнчә бара.

Бер мизгел, бер бәхетсезлек очрагы, бер ваемсыз җанның ялгышы бөтенесен 180 градуска борып куйды! Минем тормышым кыл ике өлешкә бүленде – һәлакәткә кадәр һәм аннан соң.

Фаҗиганең сәбәпчесе –18 яшьлек хатын. Очраклы гына, чит өлкәдән килгән булган безнең шәһәргә. Светофорның кызыл төсенә игътибар бирмичә, алга ыжгырып безгә – юлны аркылы чыгучы бер төркем җәяүлеләр өстенә килеп керә... Ул хатынны бик озак күралмыйча йөрдем, үзенә дә бәхетсезлек, хәвеф килсә ярар иде, дип теләдем, каргышлы сүзләрем, рәнҗү-үпкәләрем – барысы да булды. Бераз хәлләнә төшкәч тә, аны социаль челтәрләрдән эзләп таптым. Аның, берни булмагандай, шул ук машинада, куркынычсызлык каешын да эләктермәгән килеш, кулларын рульдән җибәреп, кычкыра-кычкыра җырлап барган видеосын күреп, тагын да ныграк нәфрәтләндем. Хокук саклау органнарында эшләүче таныш-белешләрем дә: “Айсылу, аңа, бик күп булса, ярты елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү яный, кечкенә баласын үзе генә үстерүче ялгыз хатынга аннан да зуррак җәза каралмаган”, – дип, мине тагын да хафага салды. Ә ул ханым судның беренче утырышына хәтта килмәде дә...

Һәлакәттән соң мин берничә көн аңсыз хәлдә ятканмын. Аңыма килгәч тә, табиблар минем аякка басуыма зур шик белдергән. Өлкән яшьтәге әниемнең мине тәрбияләвен, астымдагы йомышларымны чистартуларын күреп, тоеп яту – минем өчен иң мәсхәрәлесе, иң авыры булды.

Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем. Бүген аңа карата бернинди үпкә, рәнҗү сакламыйм, начарлык та теләмим. Мин түккән күз яшьләре баласына – кечкенә кызына төшмәсен, дим...

Мондый сынау – минем рухи үсеш юлымның бер этабыдыр, күрәсең. Аны Аллаһы Тәгаләдән кисәтү буларак кабул итәм хәзер. “Айсылу, акылыңа кил, болай яшәргә ярамый, гомер бер генә бирелә!” – дип әйтүедер, дим. Хәзер үземне рухи яктан күпкә бәхетлерәк, көчлерәк итеп хис итәм. Һәр мизгелнең кадерен, ямен һәм тәмен тоярга тырышам.

Ә артымнан йөрүче егетләргә килгәндә, юкка чыктылар алар шушы хәлдән соң”.

Ландыш Тимерова

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ.

    Мөһим

    loading