16+

«Авылыгызга ук каргыш төшкән»

Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның рәнҗешләре, каргышлары кабул була диләр. Сәләхиевлар моның шулай икәнен үз җилкәләрендә татыды.

«Авылыгызга ук каргыш төшкән»

Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның рәнҗешләре, каргышлары кабул була диләр. Сәләхиевлар моның шулай икәнен үз җилкәләрендә татыды.

Алар бу гамәлләрен махсус начарлык белән, үч итеп эшләмәделәр, кем белгән ул каһәр суккан атның нәкъ менә чатан Гарифулланыкы булуын?! Хәер, белгән булсалар да уйлаганнарыннан кире кайтмаслар, тәвәккәлләгән булырлар иде, мөгаен. Чоры шундый иде бит, кем ничек булдыра алды – шулай урлады. Шәһәр уртасында затлы киемнәреңне салдырып алып китү ихтималы гаять зур булган еллар иде ул. Авылда да халык йоклап ятмады – эшләде, ат урынына җигелде – акчасын ала алмады. Чарасызлыктан адәм кешенекенә кул сузар булды...

Карап торган бердәнбер аты юкка чыгып, аны күрше авылдан Сәләхиевлар урлап суйганнарын белгәч, бөтен җаны-тәне белән рәнҗеде Гарифулла. Бу хәл-вакыйгага каршы үзенең берни кыла алмавына үртәлде, чарасызлыктан гаҗиз булды. Карт айгыр аның туганыдай якын малкае иде, ирләр еламый дисәләр дә, күз яшьләре белән елады ир. Чатан аягын сузып салып, җирне тырный-тырный елады. Шул күз яшьләре тотты да инде өч бертуган Сәләхиевләрне... 
Кайгы җиле иң беренче булып өлкән Сәләхиев ишеген шакыды...

Ялт иткән аяз көн. Авылда печән өсте. Карт-коры, яшь сабыйлардан кала бөтен авыл халкы – болында печәндә. Шундый кызу, ялгышып кына бер болыт әсәре дә күренмәгән җәйге бер көндә авылда өлкән Сәләхиевләр хуҗалыгында янгын чыкты. Эх дигәнче бөтен каралты-курасы – шык итеп торган өе, ак мунчасы, лапасы-сарайлары янып көлгә әйләнде. Сыңар чиләк су сибеп сүндерергә маташучы бер кеше әсәре дә булмады ичмаса. Район үзәгеннән килгән янгын сүндерүчеләр исә хуҗалык корылмалары янып беткәндә генә килеп җиттеләр. 

Ихатаның кап уртасында ач авызын ямьсез ыржайтып морҗалары гына торып калды йортның. Дүрт кешедән торган гаилә туган-тумачаларында өйдәш булып яшәргә мәҗбүр булды. Авыл халкы булышлыгы, күрше-тирә, кардәш-туганнар ярдәме белән бер ел дигәндә яңа йорт җиткезеп керделәр. Ул да булмады, берничә елдан авыл яныннан гына узган инеш суы күтәрелеп, өйләренә, базларына су керде. Күп кенә өй җиһазлары, баздагы яшелчәләр куланышка яраксызга чыкты. Йорт-кура бер хәл, озак та үтмәстән, өр-яңа йорт уртасында гаилә башлыгы үз-үзенә кул салды.

Кече Сәләхиевләр гаиләсе аерылышып пыран-заран килде. Юктан гына килеп чыккан сәбәп өч баланың ярым ятим үсүенә сәбәп булып куйды. “Ире гүләйт иткән икән”, – диделәр бер ишләре, “Хатыны салыштыра икән, шуңа өйдә тапмаган җылыны читтән эзләгән ире”, – диде икенчеләре, “Тәрәзәләренә аккошлы челтәрләр элгәннәр, аерылышуга, оя таркалуга китерә ич ул”, – дип юрады өченчеләр. Әмма хакыйкать бер иде – гаилә кабат кушылмаска таркалды. Хатыны өч баласын алып шәһәргә күченде, ире башта бер, аннан икенче, өченче хатын алып кайтып карады – гаилә тормышы барып чыкмады. Ахырда, эчкечелеккә сабышып харап булды.

Уртанчы Сәләхиевләрне дә кайгы җиле читләтеп үтмәде. Җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән башта гаилә башлыгын, берничә айдан соң аның хатынын паралич сугып аяктан екты. Кече уллары һәм киленнәре кулына калган Сәләхиевнең башта тормыш чәчәге бакыйлыкка күчте. Үзе исә урын өстендә бик озак иза чикте әле. Балалары төрле көчле врачларга, хәтта әбиләргә, күрәзәчеләргә, кәрт ачучыларга кадәр алып бардылар.

“Нәселегезгә генә түгел, нәсел җебегез таралган авылыгызга ук каргыш төшкән! Язмыш тарафыннан кимсетелгән Аллаһ бәндәсенең күз яше тоткан!” – дип кабатлады багучылар бер авыздан.

Кеше каргышымы, рәнҗетелгәннәр рәнҗешме – язмышка язганнарны күрми китүләр юк. Сынауларның аяусызларына тап булган кешеләр, нәселләр бар арабызда. Дәвамчылар, дәвам каргыш-рәнҗешләрдән арынсын, лаеклы гамәлләр кылып гомер итсен, берүк...

Ландыш Тимерова.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading