16+

«Авыр» малай монологы

Мәктәпкә дә күптән йөрмим инде, Туры килгән чакта эчәм, тартам...

Мәктәпкә дә күптән йөрмим инде, Туры килгән чакта эчәм, тартам...

Син мондый дип белми идем, тормыш,
Уйламаган  идем мондый диеп.
Ә бүген мин урман арасында
Аучы яралаган ялгыз киек.

Әти-әни күптән кул селтәде,
Илем «авыр» дигән тамга такты.
Кемгә барып хәлләремне сөйлим
Күңелемә бик тә авыр чакта?!

Дусларым да үзем шикеллеләр,
Шуңа аларны да аңламыйлар.
Аңлау кая, безнең ишеләрне
Кешегә дә хәтта санамыйлар.

Мәктәпкә дә күптән йөрмим инде,
Туры килгән чакта эчәм, тартам.
Ә күңелем һаман көтеп яши
Ярдәм килмәсме дип  берәр яктан.

Тирә-якта тик битараф күзләр,
Чынлап әйтәм, бетте минем түзем.
Кем дә булса ярдәм итсен иде,
Әйбәт булу юлын белмим үзем...

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading