16+

Аягына баса алмаса да, Фәрит абый гаиләсенә рухи яктан терәк

Бәла көтмәгәндә килә. Балык Бистәсе районы Яншык авылында яшәүче Фәрит абый Минһаҗев җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән аяксыз кала.

Аягына баса алмаса да, Фәрит абый гаиләсенә рухи яктан терәк

Бәла көтмәгәндә килә. Балык Бистәсе районы Яншык авылында яшәүче Фәрит абый Минһаҗев җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән аяксыз кала.

1988 елның гыйнварын бүген дә хәтерли әле ул. Юл һәлакәте: күпер, юлсызлык, трактор, курку, аяк җәрәхәләнү, күп кан югалту... Ярый әле аның “коткарыгыз” дигән тавышын ишетеп, авылдашлары вакытында килеп ярдәм итә. Фәрит абыйны тиз арада хастаханәгә илтәләр. Аның сул як аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Кинәт бер аяксыз калгач, Фәрит абый борчыла. Ләкин хатыны Наилә апа, ике баласы аңа һәрчак терәк була.

Инвалид калдым дип елап утырудан файда юк, үзен кулга алып Фәрит абый эшкә керешә. Протезын кия дә, иптәшләреннән бер дә кимен куймый, берничә җирдә хезмәт итә. Яңадан тракторына утыра, эретеп ябыштыручы, электрик булып та эшли. Хәтта, шул бер аягы белән ут баганасы башына да менә.
– 2016 елда иремә инсульт булды. Ул урын өстендә калды. Куллары, аяклары хәрәкәтләнми. Аның сөйләшә алганына сөенәм. 38 ел бергә тигез гомер кичердек, алга таба да бергә яшәргә насыйп булсын иде. Фәрит миңа зур иптәш, шөкер, социаль яклау бүлегеннән кирәк нәрсәләрне китереп торалар, инвалидлар арбасын да бирделәр. Аллаһы тигезлектән аермасын, – ди Наилә апа.

Аягына баса алмаса да, Фәрит абый гаиләсенә рухи яктан терәк булуына шөкер итә. Минһаҗевлар гаиләсенә сабырлык, исәнлек телибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading