16+

”Балтач егетен, “Батыр»ны югалттык”, дип язган. Яу кырында Илдар күкрәге белән егетләрен каплаган икән...»

Татарча көрәш данлыклы батырын югалтты. Татарстан чемпионы, Балтач егете Илдар Зариповның махсус хәрби операциядә һәлак булуы – райондашлары гына түгел, көрәш өлкәсендәге тарафдарлары өчен дә олы кайгы ул.

”Балтач егетен, “Батыр»ны югалттык”, дип язган. Яу кырында Илдар күкрәге белән егетләрен каплаган икән...»

Татарча көрәш данлыклы батырын югалтты. Татарстан чемпионы, Балтач егете Илдар Зариповның махсус хәрби операциядә һәлак булуы – райондашлары гына түгел, көрәш өлкәсендәге тарафдарлары өчен дә олы кайгы ул.

Менә дигән оста көрәшче, пәһлеван, хөкемдар, чемпион, гап-гади авыл егете – Илдар Зарипов күңелләрдә әнә шулай сакланыр. Хәрбигә үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале бирелгән.
Көрәшчеләр нәселеннән
– Илдарга 4 яшь ярым вакытта әтисе Исмәгыйль вакытсыз үлеп китте, – дип уртаклашты безнең белән хәрбинең туган апасы Мөэминә апа Шәвәлиева. – Ике сабый - Илдар белән Илдус ата назын күрмичә үсте. Әниләре Сания көне-төне эштә булды, малайлар әбиләре тәрбиясендә булдылар. Дүртәү бик дус яшәде алар. Илдар кечкенәдән үк батыр йөрәкле, курку белмәс, үҗәт, үзенекенә ирешә торган булды. Әтиләре дә булмагач, аларны җил-яңгырдан без, әтиләренең апалары, җизнәләре сакларга тырыштык. Мин гаиләм белән Түбән Камада, ике апабыз Казанда яши. Һәр ял саен авылга кайтып булышып тордык. Бәрәңге утырту, аны алу дисеңме, печән өстеме, бөтенебез бергә бердәм булып эшлибез, җәен аларга кунакка балаларыбыз кайта. Бик ярдәмчел булды Илдарыбыз, әнисенең зур терәге, кечедән үк ир-ат эшен эшләп, белеп үсте. 

Әтиләре яшьлегендә  Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин кул астында көрәшә, чыныгу ала. Район күләмендәге ярышларда җиңү яулаган була. Кечкенә Илдарның да, күрәсең, көрәшче булу теләге күңеленә кереп калгандыр. 5-6 яшендә үк тирә-як күрше малайлары белән Нормабаш авылының хәтфә чирәмнәрендә аунап үсә, көрәшеп уйныйлар. 

– Энебез мәктәптә яхшы укыды, аннан соң безнең юнәлеш белән Казан юридик институтына укырга керде. Авыл баласы бит ул. Бернинди  булышлыкларсыз, нинди җитди имтиханнарны да уңышлы тапшырды. Аның артыннан икенче елны ук энесе Илдус та шул уку йортына укырга керде. Берсе бер апада, икенчесе икенче апада яшәде. Егетләребезнең бөтен уй-фикерләре көрәш тирәсендә чуалды. Казанда укыган чагында төрле көрәш чараларында катнашып, призлы урыннары яулавы хәтеремдә. 

Юридик институтны тәмамлагач, Илдар берара туган ягы Балтачка кайтып, район милиция бүлегендә эшләп ала. Шуннан соң армия сафларына  алына. Владивосток өлкәсендә хәрби диңгез пехотасында  хезмәт итә. Аннан кайткач, аны Балтач спорт комплекс бүлегендә көрәш буенча җитәкче итеп билгелиләр. Үткәрелгән ярышларда көрәшеп кенә калмыйча, үзе дә хөкемдарлык итә. 

– Энесе белән икесе яулап алган бүләкләре белән авылдагы өйнең бер ягы тулган, күбесенчә Илдарныкы, – дип горурланып искә ала Мөэминә апа. –  Төрле төбәк Сабан туйларында катнашты ул. Һәр ярышта җиңү яулаганнан соң, шалтыратып безгә хәбәр итә иде.  Бер ярыштан калмады. Тагын шуны да искә аласым килә, авылда торганда, әбисен бик карады ул. Ул вакытта әни 90 тирәсендә иде инде, икәүләшеп ураза тоттылар. Әнине сәхәргә уятып, ашларны җылытып куя иде. Әбисенең яраткан оныгы, гел Илдар балам дип кенә торды. Әбисе вафатыннан соң бик кайгырды Илдар. Күрше авыл кызы белән бик яратышып өйләнешкәннәр иде, тик юллары аерылды. Әнә хәзер үсмер кызлары Дилә үсеп килә. Төс-биткә дә Илдарга охшаган, бик үткен, җитез бала, телгә-моңга да оста. Бәхете генә була күрсен. 

Илдар Казанда берничә еллар дәверендә республикакүләм ярышларда хөкемдар булып хезмәт итә. Түбән Кама шәһәрендә милли көрәшне күтәрү өчен, “Шинник” спорт комплексында эшләргә тәкъдим ителә. 
– Ике дә уйламыйча, Илдар шунда тренер булып эшкә керде, җәен сабан туенда көрәш буенча баш хөкемдар да булды. “Киң күкрәкле, тимер бәдәнле” дигән шигырь юллары бар бит, шул юллар Илдарыбыз турында инде. Келәмдәге көндәшләренә бер елмаеп кына карый да, һавага очыртып, оста итеп, чистага китереп сала! “Шинник”та эшләгән вакытта балалардан төркем җыйды, үзенең күнекмәләре белән уртаклашасы килде аның. Бала җанлы иде, балалар да үзен бик яратты, – ди горурланып Мөэминә апа. 

Тик шул арада илдә мобилизация игьлан ителеп, хәрби хезмәткә яраклы егетләрне дә чакыра башлыйлар. Беләгендә көче, егәре ташып торган, хәрби белемле булган ирнең күңелендә дә бер уй барлыкка килә. “Китәргә, егетләр белән бергә булырга”. Якыннарына бу хакта сак кына әйтә, алар үгетли. Шул арада 2023 елның февраль аенда Нормабашка ялга кайтып китә. “Теләге булган, елан ите ашаган, диләр бит, Илдар хәрби комиссариатка барып  контракт төзегән.
– 27 апрель көнне энебезне Севастополь шәһәренә махсус хәрби операцияга озаттык. Кичерешләребезне, якыннары яу кырына озатканнар гына аңлый, – дип искә ала Мөэминә апа. – Бер ай тирәсе Севастопольда өйрәнүләрдә булды. Аннан соң роталарын Херсон өлкәсендәге Приображенка дигән авылга җибәрделәр. Иң каты бәрелешләр барган анда, энем сөйләвенчә, өсләрендә дроннар очып кына йөргән. Ике атна ут эчендә, аннан соң атна-ун көн “яшел” зонада азрак ял итеп алалар, шул вакытта эләмтәгә чыгалар. Ә сугышка керүе турында алдан ук кисәтеп куя, янәсе, мине югалтмагыз. Шалтыраткан саен әнисе, энесе, туганнар, авылдашлар, көрәшчеләр турында сораша иде. Кәефе дә күтәренке булды. Аларны бик каты бәрелешләр барган Работинога күчерделәр. Запорожье өлкәсендәге җирлек ул. Хәтта хәбәрләрдә дә фронтның иң аяусыз сугыш бара торган участокларының берсе дип атаганнар иде. Работино өчен сугышлар ай ярымга якын барган. Шул җирлектә боларның позицияләрен дрон разведчик ачыклаган, күрәсең. Солдатларны төнлә бомбага тотканнар, Илдар тагын бер егет белән башка җирдә кизүдә булган. Блиндажлары шартлаган. Энем бирегә аларны коткарырга ашыга, ике яралыны култыклап, ә өченчесен аягы белән сөйрәп чыгарган. Шунда бөтен документлары, киемнәре ут эчендә калган. Илдар сөйләвенчә, егетләребез анда соңгы сулышына кадәр каршы торган, әмма чигенергә мәҗбүр булганнар. Безнең позицияләргә даими рәвештә кассеталы миналар белән һөҗүм иткәннәр. Илдарның ротасы бер бәрелештә камалышта да калган. Төнлә генә ниндидер маневрлар ясап, Илдарның осталыгы аркасында әлеге камалыштан шуышып чыга алганнар. Әлеге яуда күрсәткән батырлыгы өчен командованиесе Илдарны Суворов медале белән бүләкләгән һәм взвод командиры итеп билгеләгәннәр. 

“Ышанасы да килми...”
2023 елның 30 ноябрендә яу кырында тапшырыла аңа әлеге бүләк. 
– Шуннан соң офицерлыкка билгелиләр, лейтенант званиесе бирәләр, – дип истәлекләрен дәвам итә Мөэминә апа. –   Декабрь аенда энем көтеп алынган ялга кайткан иде. Туган ягы өчен янып торды, Нормабаш авылы атамасы язылган әллә кайдан күренеп торуын теләде. Шул атаманы әзерләү өчен акча бирде. Йөзендә һәрвакыттагыча елмаю, җитди караш иде, махсус хәрби операция зонасыннан ул бик нык җитди булып кайтты. Аңа хәрби кием бик килешеп тора иде. Илдар сөйләвенчә, нәкъ шул махсус хәрби операциядә ул үзен тапкан. 3 гыйнварда без аны кире озаттык. Гүя, аның күңелендә ниндидер сагыш хисе пәйда булган. Күзләрендә моңсулык чагыла иде аның, кулымны кысып тотты да, кочагыннан чыгармады, киткәндә дә күз яшен күрсәтергә тырышмады. Яу кырында аңа “Батыр” кушаматы биргәннәр. 28 февральдә Биектау ягыннан 3 тартма гуманитар ярдәм килгән, аның белән бер ротада булган егет әлеге районнан булган икән. 28 февраль көнне 18.38дә языштык та, элемтә өзелде. 29 февраль көнне Биектау егете ялга кайтырга чыккан. Сизенгән кебек, Илдар аның аша әйберләрен биреп җибәргән: медален, “Сугыш хәрәкәтләре ветераны” таныклыгын һәм талисман буларак үзе белән алып киткән ике көрәш футболкасын. Телефонымны алып карыйм, соңгы тапкыр энем интернетта 13.34 сәгатьтә булган. Башка элемтәгә чыкмады, йөрәгем жу итеп китте. Эч поша, борчылам, ул башка телефоннан булса да элемтәгә гел чыга иде. Ә бу вакытта кызым Гүзәлгә хәбәр килгән булган, алар миңа ничек әйтергә белмәгәннәр.  Соңрак ачыкланганча, сугышчан заданиедә 3 кеше булган алар, берсе Мари егете. Шул хәрби башкаларга: ”Балтач егетен, “Батыр"ны югалттык”, дип язган. Яу кырында Илдар күкрәге белән егетләрен каплаган икән. Икенче иптәше дә үлгән. Өченчесе, мари егете яраланган. Аның хәбәре юк, госпитальдәдер. Энем үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч тә, ышанмадым. Ышанмыйча, берничә кешегә шалтыратып тагын белештем. Инде бар да раслады, әмма күңел барыбер ышанмый, бәлки ялгышканнардыр дип өметләндем.  Газиз энебезне 17 март көнне соңгы юлга озаттык, кайгыбызны уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Илдарны мәңгелек йортына озату буенча оештырылган матәм-митингта катнашкан Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга, көрәш федерациясенә, Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган көрәшчеләргә, Илдарны якын итеп килгән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

“Илдар турында китаплар язарга була”
Илдарның энесе Илдус Зарипов хәзерге вакытта әнисе янында, улының үлемен бик авыр кичерә Сания апа. 
–  Абыем 1985 елгы, 15 декабрьдә туган көне. Мин 1987 елгы. Әтиебез үлгәндә абыйга 4 яшь ярым, миңа 3 яшь иде. Әни колхоз умарталыгында эшләп лаеклы ялга чыкты. Мин дә абый артыннан көрәшкә тартылып киттем, спорт остасы булмасам да, әле дә көрәшеп йөрим. Сабантуйларда бил алышам. Туганнар киңәше белән хокук саклау органнарына укырга керде абый. 2004 елда мин дә шул ук факультетка укырга кердем. Абый бик гадел, ярдәмчел кеше иде. Көрәшчеләр арасында абруе да зур булды, – диде ул. – Күрше-күләнгә, олысы-кечесенә гел ярдәмләшеп торды. Кайда йөрмәсен, нинди кешеләр арасында гына булмасын, үзенә бик тиз арада иптәшләр таба. Мобилизацияләнгәннәр арасында да үзенә яңа дуслар тапкан, бер кечкенә гаилә кебек яшәргә өйрәнгәннәр. Бик юксынабыз аны. Урыны җәннәттә булсын. 

“Балтач районы батыр егетен югалтты ”
Илдар чын баһадир-пәһлеван иде. Авылдашы Сәлимә апа Гыйлметдинова батыр егет турында шулай дип искә алды.
–  Өйләребез табигатьнең иң матур почмагында - урман каршына урнашкан, тирә-юньдә чирәмлек. Илдар белән Илдусны улларым көрәшергә өйрәтте. Малайлар ике тал арасына турник ясап куйдылар, Илдар белән Илдусның буйлары кечкенә, күтәрелә алмый, улларым турникка күтәрелергә өйрәтте, алар өчен остаз булды. Илдарга Аллаһы Тәгалә дә буй-сынын, сәләтен биргән. Аның үлемен ишетү бик авыр булды. Бик зур югалту безнең өчен, күңел сыкрана.  Авылыбыз, районыбыз батыр егетен югалтты, келәмдә генә түгел, яу кырында да үзен батырларча тоткан бит ул. Утта янмый, суда батмый торган, корычтай көчле егетебез, туган якларына исән-имин кайтыр дип өметләнгән идек, – диде Сәлимә апа.

“Ышанасы да килми...”
Хокук саклау органнарында хезмәт куючы Казан егете Марат Гусманов  та кайгыда. Икесе дә Казан юридик институтына укырга кергәндә танышканнар, уку дәверендә дуслашып китеп, гел бергә булганнар. Еллар үтеп, юллар ерагайса да аралашып, бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр.
– Якыннарының, көрәшчеләрнең кайгысын уртаклашам. Илдар чын йөрәктән көрәш өчен җан атып йөрүче кеше  иде. Соңгы күрешүебездә кунакка килергә дип сөйләшеп аерылышкан идек, дөнья куабыз, эш дип чабабыз – күрешеп булмады. Аның үлеменә ышанасы да килми, шундый баһадир егет бит ул, әмма нишләтәсең, язмыштан узмыш юк. Гомере шулай кыска булган. Батырларча яу кырында һәлак булган... – диде ул безгә дусты турында.

Язмага реакция белдерегез

2

0

18

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading