16+

“Бер-берегезгә якын килергә тилмерсәгез, гомерегез буена бәхетсез булсагыз ярар иде!” 

Авылыбыз читендәге ялан кыр уртасында бик зур өч агач үсеп утыра. Тирә-якта бүтән бер генә корылма да, кечкенә генә куак әсәре дә юклыктан, бу өч агач аеруча да игътибарны җәлеп итә.

“Бер-берегезгә якын килергә тилмерсәгез, гомерегез буена бәхетсез булсагыз ярар иде!” 

Авылыбыз читендәге ялан кыр уртасында бик зур өч агач үсеп утыра. Тирә-якта бүтән бер генә корылма да, кечкенә генә куак әсәре дә юклыктан, бу өч агач аеруча да игътибарны җәлеп итә.

Беренчесе – имән агачы, галәмәт юан кәүсәле, горур булып ботакларын тирә-якка җәелдергән. Аннан берничә адым гына ераклыкта каен агачы – озын, төз гәүдәле үзе. Ә өченче агач алардан берничә дистә метр читтә. Монысы гап-гади бер усак. 

Борынгы риваятькә, өлкәннәрнең сөйләвенә ышансак, бу агачларның өчесе дә гади агач кына түгел, ә каргыш сәбәпле агачка әйләнгән кешеләр икән бит.
Моннан бик күп еллар элек, авылыбызның бер егете, биш чакрым ераклыктагы күрше авыл кызын яратып йөри башлый. Кыз да егеткә баш-аягы белән гашыйк була. Яшьләрнең ялкынлы сөю утында януларын белеп алган ике якның ата-анасы гына аларның мәхәббәтләренә теш-тырнаклары белән каршы төшә. Соң шулай булмый ни, аларның гаиләләре инде бик күп еллар буена аралашмыйча, бер-берләрен зур дошман итеп күрәләр. Сәбәбе дә бар: кызның бабасы белән егетнең бабасы күп еллар элек сүзгә килгәннәр.

Яшьләр, әлбәттә, ерак бабаларының дошманлашып яшәүләрен кабул итәргә теләми. Аларны да аңлап була, әллә кайчангы, бик еракларда калган вакыйгаларга сөю утында янучы ике җанның ни катнашы бар?

Үгетләп тә, куркытып та егет белән кызны бер-берсеннән аера алмагач ике гаилә дә балаларына әлеге вакыйга турында сөйләргә вакыт җиткәнен аңлыйлар.

...Моннан бик күп дистә еллар элек, кыз ягы нәселендә бик матур бер бала туа. Матурлыгы шул дәрәҗәдә була, аны күргән кешеләр таң калып, әллә күктән фәрештә төште микән дип тә сөйләнгәлиләр. Бу кыз үсә төшкәч үзенең чибәрлеге белән генә гаҗәпләндереп калмый, эшкә булган уңганлыгы белән дә мактала. Ә иң кызыгы: “фәрештә кыз” булган җирдә адәм теле белән аңлатып була алмаслык могҗизалар башлана. Бер вакыт, ерак туганнары авырып үлем көтеп ятканда аның хәлен белергә килә кыз. Инде җаны чыга дип бүтән карчыклар йәсин чыгып маташканда, кыз авыру хатынның башыннан сыйпап куя. Һәм кеше ышанмаслык хәл: авыруның сулышы тигезләнә, тын алуы җиңеләя, күзләрен ача. Берничә атнадан, үлә дигән хатын аягына басып йөри башлагач, авыл халкы бу могҗизаны күреп телсез кала. Китә гайбәт, китә чыш-пыш сүз тарату.

Шул көннән соң “фәрештә кыз”ның кулын, яисә күлмәк очын гына булса да тотып карарга теләп хыялланучылар аны эзәрлекли башлый. Өйләреннән дә кеше өзелми. Балам, башым авыртып тора иде, бер генә кулын белән сыйпап карамассыңмы? Кызым, бөтен кулымны сөял басты, зиңһар, сыпырып төшер шуларны! Мондый үтенечләрнең чиге булмый. Беренче вакытта кыз бу вакыйгаларга көлемсерәп кенә караса да, соңрак могҗизалар кыла алуына үзе дә ышана башлый. Ышанмаслык та түгел, чөнки ул кагылган авыру чыннан да тазара, кулдагы сөялләр дә бер төн эчендә юкка чыга. Үзе дә уйламаганда шулай таныла кыз. 

18 яше тулгач “фәрештә кыз”ны үз авылларында яшәүче, тәртипле гаиләдән булган егеткә тормышка чыгарга димлиләр. Ата-анасы сүзеннән чыгуны зур гөнаһка тиңләгән кыз, әлбәттә, туганнары сүзенә каршы килми. Ләкин уйламаганда бер күңелсез хәл килеп чыга. “Фәрештә кыз”ны үзенеке итәргә уйлап, эченнән генә аны яратып, көеп йөрүче күрше авыл егете кызны чишмәгә суга килгән җиреннән урлап алып китә. Кызның ата-анасы, якыннары гына түгел, бөтен авыл халкы пыр тузына бу хәлгә һәм кызның югалуын белеп, дөресрәге, кайда икәнен ишетеп, бер төркем ирләр, балта, сәнәкләр тотып теге авылга киләләр. Мондый хәл буласын көтмәгән егет ягы куркуга төшә. Егетнең ата-анасы кызныкыларга ялвара: “Зинһар, алып китмәгез кызны. Үзегезне дә, безне дә хурлыкка калдырмагыз”, – дип үтенә алар. Ләкин каты бәгырьле булулары белән дан тоткан әлеге авыл кешеләре “фәрештә”ләрен йолкып алып төшеп китәләр. Озакламый беренче ярәшкән егетенә кияүгә дә бирәләр кызны.

Аңлавыгызча, мәхәббәттән янучы егет белән кызның әби-бабасы турында бара сүз. Шулай итеп, кызның әбисен егетнең бабасы урлаган булып чыга бит инде. Менә шул вакыттан ук ике авылда яшәүче ике гаилә ямьсезләнешеп, бер-берсен күрә алмый яши торганга әйләнәләр. Ә хәзер, ике як дошманлыкны да уйламыйча, балалары очрашып, дуслашканны ишетеп өлкәннәр кабат хафалана башлый.
Элеккедән килгән риваятьтән шул билгеле: әби-бабай тарихын белгәннән соң да яшьләр очрашуларын туктатмаганнар. Нәкъ Ромео һәм Джульетта вакыйгасы диярсең! Алар да: без бергә булгач гаиләләребез татуланыр, барысы да ялгышуларын аңларлар әле, дип өметләнгәннәр.

Вакыйга буласы көнне кызның әнисе иртәдән үк баласының һәр адымын тикшереп, күзәтеп йөргән. Кызының чиста күлмәген төреп бер читкә куюын да, түфлиләрен юып, сөртеп алуын да әни кеше очрашуга барырга әзерләнүдә күргән. Төнлә, бөтен кеше йокыга талгач, әкерен генә урыныннан торып чыгып киткән баласы артыннан әнисе дә ияргән. Ул төн бик җилле, суык һәм караңгы булганга күрә, гашыйк кыз әнисенең үз артыннан ияреп килүен күрмәгән, сизмәгән, билгеле. Ярты юлны үтеп, басу уртасына җиткәч ул йөргән егетен күреп алган. Яраткан кешесен күреп куанган егет: исәнме дип кызның кулларына кагылуга ук сискәнеп аның артына, караңгылыкка караган һәм кемдер булуын сизеп, күрәсең, кызның кулыннан җитәкләп алган да кызу-кызу авыл ягына өстерәргә керешкән. Шул арада артларыннан кызның әнисе килүен күреп егет тә, кыз да куркуга калганнар. “Түз әз генә, – дигән егет, – басуны йөгереп үтик тә, аннан безнең өйгә дә күп калмый. Әниең безгә керергә куркыр, син дә котылырсың”.

Юк, өйгә кадәр йөгереп җитешми алар. Кызның әнисенең кычкырган, янаган тавышлары әче җил белән бөтен кырга сибелә: “Бер-берегезгә якын килергә тилмерсәгез, гомерегез буена бәхетсез булсагыз ярар иде!” 
Яшьләрне каргыш сүзләре аяктан ега. Мизгел эчендә егет имән, ә ике адым арттагы кыз каен агачына әверелә. Күз алдында ниләр булуын күргән ана куркуыннан берни белештермичә: “Мин дә...” — дип пышылдый һәм усакка әйләнә.

Ялан кыр уртасында бүген дә үсеп утыручы өч агач менә шундый каргышлы мәхәббәттән барлыкка килгән дигән ышану яши авылда. Әнә бит, имән белән каен да ничек итеп бер-берләренә кагылырга белмәгәндәй ботак-кулларын алга сузганнар. Каргыштагы кебек, якын килергә тилмерә алар. Усак-ана гына, ни кылуына оялган кебек башын аска игән дә, җилдә тирбәлә. Шулай шул. Юкка гына: тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк димәсләр иде!

Энҗе Якупова. 
Фото: https://unsplash.com/

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading