16+

«Беренче ирем миңа: “Төшерт! Миңа әле бала кирәкми!”, диде»

“Аллаһы Тәгалә, күтәрә алмаслык кайгы бирмәм, дигән бит. Һәркем үзенчә сынала. Тәкъдиремә үпкәм юк, 12 яшемдә әтиебез үлде. Тормышымдагы иң бәхетле мизгелләр дә аның белән бәйле иде...”

«Беренче ирем миңа: “Төшерт! Миңа әле бала кирәкми!”, диде»

“Аллаһы Тәгалә, күтәрә алмаслык кайгы бирмәм, дигән бит. Һәркем үзенчә сынала. Тәкъдиремә үпкәм юк, 12 яшемдә әтиебез үлде. Тормышымдагы иң бәхетле мизгелләр дә аның белән бәйле иде...”

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туып-үскән Йолдыз Җәләевага карап сокланып куям. Күпме җәбер-золым күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган әлеге яшь хатынның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк булып тора.

Хатирәләр җылысы

– 1991 елның апрелендә Энҗе һәм Фидаил Галиахмәтовлар гаиләсендә, беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Миңа исемне бик озак эзләгәннәр, әни мине күтәреп йөргәндә: “Кызым, йолдызым!” – дип көйләгән. Менә шулай исем табып та куйганнар.

12 яшемдә әтисез калдым. Уртанчыбызга 10 яшь, кечебезгә 5 яшь иде. Мәрхүм әтием мине: “Улым”, – дип йөрткән. Чөнки кечкенәдән аның янында бөтерелдем, аның яратуын тоеп үстем. Трактор ремонтлаган вакытта да шөрепкә чаклы эзләп бирә идем. Әтиемнең үлемен бик авыр кичердем. Ул көн әле дә күз алдымда тора. Инде быел аны җир куенына иңдерүебезгә сентябрьдә 20 ел була, – дип хатирәләргә бирелә Йолдыз.

Шуннан соң өч кызын ияртеп әниләре Энҗе туган авылы – Арча районы Кәчегә күченеп китә. Биредә кызларга яңа мохиткә ияләшергә туры килә.

– Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арчаның 120нче һөнәри белем бирү училищесына, тегүчелеккә укырга кердем, – дип сөйли Йолдыз. –Остазыбыз Зөлхия Фазлыева өч ел эчендә 10 бөртек кызга үз тормышыбызда иң кирәкле һөнәр өйрәтте. Зөлхия апа белән арамны бер дә өзмәдем. Аллага шөкер кайсы вакытта килеп керсәм дә: “Килдеңме, балам, рәхмәт яугыры!” – диеп, гел көләч йөзе белән каршы ала. Нинди сорау белән шалтыратсам да, киңәшен бирүчем икенче әнием булып, минем өчен чын күнелдән сөенеп, үз кызына карагандай караучы бердәнбер якын кешем. Укыган чакта ук ул безгә кияүгә чыгарга бирнәлекләр әзерләтте. Халат, йокы күлмәге, алъяпкыч, яулык, өстәл япкычы, алга куя торган салфеткалар һәм башкалар. Боларның барысын да тектерде һәм алып куярга кушты. “Кияүгә барганда әзер булып торсын”, – диде. Әй, ошап китте бит ул алъяпкыч тегү. Бик күп тектем мин аларны, бөтен туганнарыма бүләк итәр өчен. Әнинең туганнарының барысына да тегеп чыктым мин аларны.

“Төшерт! Миңа әле бала кирәкми!”

Йолдыз тормыш юлын түкми-чәчми алга таба бәян итә:

– Группадаш кызым белән Әтнә Сабантуеннан кайтып барыш. Безгә 16 яшь, икенче курс студентлары. Сабантуй алдыннан дус кызның әбисенә кунакка кайткан идек. Икенче көнне әниләре белән киттек Әтнә Сабантуена. Бер тапкыр әйләнеп йөреп килдек тә, Арчага кайтырга юл тоттык. Ял көне Арча Сабантуе булырга тиеш, ә без анда группабыз белән чыгыш ясаячакбыз. Киттек бер заман җәяүләп Сабантуй урыныннан олы юлга таба. Олы Мәңгәргә килеп җиткәнне сизми дә калдык. Юлда бер машинага утырдык, менә шунда булачак ирем дә булган. Ул вакытта смслар яза торган чаклар. Интернетның ни икәнен дә белми идек. Көне-төне шалтыратулар, атнага бер очрашулар. Менә шундый иде беренче ир белән танышуым. Өч ел йөрдек. Никах белән яши башладык. Ул чакта миңа 19 яшь иде. Яшьлегем, җүләрлегем белән беренче ир дигән затның кул уйнатуына түзгәнмендер. Ә ул гел типкәләргә, суккаларга сәбәп кенә табып тора иде. Балага узуыма карамастан, гел кыйнады. “Төшерт! Миңа әле бала кирәкми!” – диде ул миңа. Берсендә күзенә ак-кара күренмичә кыйнарга тотынды, егып типкәләде. Шул вакытта сыннарым катты. Эчемне тотып бөкләндем, авыртуыма сыным катып калды. Кухня ягында булды бу хәл. Шунда каенана дигән кеше дә, ур%

«Каткан ипи өчен кыйналдым»

– Безнең талашып-сугышып яшәүдән каенана да туеп китте бугай, – дип дәвам итә Йолдыз. – Безгә яшәү өчен йорт белешә башлады. Үз өйләреннән ерак түгел бер барактан бүлмә тапты. Ул вакытта аның өчен аена 500 сум түли идек. Чөнки аңа газ, су, канализация кертелмәгән. Кухня диеп аталган кечкенә ягында мич чыгарылган. Җыештырып, обойлар ябыштырып, бер кат тәртипкә китереп күчендек. Мебельләрне әнием алып килеп урнаштырган иде. Аерым торсак, бүтән алай геройланмас, диеп күңелемә җылылык йөгергән иде. Анда күчкәч шул ир кисәге эшеннән кайтышлый эт баласы алып кайтты. Болай да ачлы-туклы яшәгән вакыт. Бервакыт шул мескен эт баласы ачлыктан бавыннан ычкынып урамга чыгып киткән. Өйдә ни ашарга белми аптыраган вакыт. Шулай актарынып йөри торгач, каткан ипи кисәкләренә тап булдым. И-и сөендем шуңа, билләһи, сугыш елы диярсез. Электр плитәсе өстендә табаны куеп исле сыек май салдым. Теге каткан ипи кисәкләрен шунда кыздырырга булдым. Әнигә беркайчан да шалтыратып зарланмадым. Булганына шөкер итеп яшәргә тырыштым. Сеңелләрем аша, айга бер булса да, әни пакетлап вак-төяк ризыклар җибәрә иде анысы, аларны экономияләп тотарга тырыштым. Хатын-кыз башым белән каенанага төшеп ашарга оялдым. Әле җитмәсә, борыным төбенә чаклы җиткән корсакны күтәреп йөрергә авырайган вакытлар, эссе җәй бит. Әй, тәмле исләре чыкты шул өч сынык ипинең. Кара чәй ясап, тәмен тоеп кына ашадым. Шулай тамак та тукланды кебек. Берзаман ишек шакылдыйлар. Чыксам иремнең сеңлесе. Ә икенче көнне иремнән шаккатмалы сүзләр ишеттем. Ишекне ачуга ук: “Бирәнең булган, бирән син! – диеп акыра-акыра кыйнарга тотынды. – Кичә тәмле әйберләр пешереп, берүзең ашадыңмы? Әни белән сеңлекәшне дә чакырмагансың, бирән”.

Кичә нәрсә ашадым икән диеп елыйм үзем. Ир кисәге ярсый-ярсый кыйный. Инде арыгач кереп ятты телевизор карарга. Мине кыйнаган вакытта башыма бәреп ваткан савыт-сабаларны себереп түккәндә елый-елый нәрсә пешергәнемне исемә төшердем. “Син мине, өч кисәк каткан ипине кыздырып ашагыным өчен, кыйнаганыңны беләсең киләме?” – дидем. Менә шулай шул, кеше сүзе – кеше үтерә дигән элекке кешеләр. Сеңлесе миннән берни сорамыйча, үз белдеклеләнеп фикер йөртүе һәм әнисе белән бергә шуны күпертеп абыйсына сөйләп, мине ничек рәнҗеткәннәрен аңладылармы икән.

“Нигә беренче тапкыр суккач та китмәдең?”, – диючеләр дә күп булды. Чөнки ул вакытта, башка төрле уйлый идем шул. Әгәр аерылсам кеше ни уйлар? Корсаклы килеш кая кайтыйм? Сыенырга әтием дә юк, әни башка кеше белән яши, дигән мең төрле сорау бөтерелде башымда. Аннары беренче ирем икенче көнне килеп гафу үтенә иде. Без хатын-кыз тиз ышанабыз. Ярар, түзим, бәлки, бала тугач тынычланыр, диеп уйлап, яшәргә тырыштым. Әмма ялгышканмын, бөкрене дөрестән дә кабер генә турайта икән. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты. Аллага шөкер, сау-сәламәт.

“Беренче мәхәббәтем белән кушылдым”

Йолдыз түзә-түзә дә аерылып китә. Бераздан соң кияүгә чыга. Хәзерге ире – беренче балачак мәхәббәте.

– Миңа 13-14, ирем Искәндәргә 14-15 яшьләр тирәсе диеп истә калган. Мин мәрхүмә Альбина апаемда кунакта. Төзелеш эшләре башлаганнар иде. Бирәзәнең эшчән егетләре җыелган. Шулар арасында бик матур, зур күзле, кап-кара чәчле егет миңа күзләрен төбәгәнен күреп алдым. Кайтып китәр вакыт та җитте. Безнең китәсен белеп, икенче көнне шул матур күзле егет яныма килеп, адресымны, тулы исем фамилиямне язып алды. Ул вакытта телефоннар юк иде. Шуңа күрә хат язырмын диеп вәгъдә бирде. Әйе егет кеше сүзендә торды. Минем өемә беренче хат килеп төште. Конверт тышын карадым, Җәләев дигән матур фамилия иде. Соңрак ул мине иремнән аерылгач үзе эзләп тапты. Кызымны да үзенеке кебек яратты. Минем Искәндәр әтием бар, башка әти кирәкми, ди кызым үзенең чын әтисе турында белгәч тә. Хәзер уртак улыбызга тугыз яшь. Наласада яшибез. Арчада фатир сатып алдык. Фатир әзер булгач, Арчага күчәргә уйлыйбыз.

«Җүләргә караган кебек карадылар»

24 яшендә үз эшен ача Йолдыз. Хәзер аның челтәр, пәрдәләр тегү буенча ике салоны бар.

– Шөкер, кеше өзелгәне юк. Заказ буенча эшлибез. Салонымда әзер аш бүлмәсе челтәрләре бар, – ди әлеге мөлаем хатын. – Алар бер-берсенә охшамаган һәм төрле размерларда, бер генә экземплярда. Берегез ала икән, икенчегез нәкъ шундыйны тектерә алмаячак. Йә аның материалы шундый ук булмаячак, йә төсе. Хәзер шул бердәнбер экземплярда булган челтәрләрем бер ел эчендә котланган әбиләремнең тәрәзәләрендә эленеп тора. Мине искә алып, аларны сөендереп торалар. Эх, белсәгез, аңласагыз иде минем күңел хәләтемне. Ягымлы әбиләребезгә шул кечкенә генә бүләкләремне тапшырганда, никадәрле рәхәтлек алам бит мин, аны әйтеп тә, аңлатып та, язып та бетерә алмыйм. Шуңа минем бу адымымны күпләр аңламый да инде. Ул бит минем күңел хәләтем. Әбиләргә шулай йөрүемне күпләр миңа җүләргә караган кебек карады. Бу хәлнең әле бер дә күргәннәре булмагач, әбиләрем дә аптырашта калды. Хәзерге вакытта кем сиңа бушка челтәр элсен инде. Бүген бит бөтен нәрсә акчага корылган. Ә сез беләсезме, күңел хәләтен акчага сатып алып булмый. Аны үзең булдырсаң гына. Мин сезнең барыгызга да, Аллаһ Тәгалә ул хисне тоярга насыйп итсен дигән теләп калам. Алдагы көннәремдә, миңа шушы хисне тоярга ярдәм итүгезне сорыйм. Әби-бабайларыгызның, әти-әниләрегезнең туган көннәрен миңа алдан хәбәр итсәгез, мин бик шат булыр идем, – ди Йолдыз.


Язмага реакция белдерегез

31

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Молодец хатын

    • аватар Без имени

      3

      0

      Кочле хатын -кыз,бэхетле ,тигез гомерлэр телим сезгэ балакаем.

      Мөһим

      loading