Юлда йөргәндә ниләр генә булмый да, кемнәрне генә очратмыйсың , нинди генә хәлләр турында ихлас сүзләр ишетмисең. Менә шундый гаҗәеп очрашу турында минем хикәям дә.
Бервакыт шулай Мәскәү аша Нижневартовскига өйгә кайтып барам. Рейсыма кадәр сигез сәгатьләп вакыт бар иде әле. Шул вакыт арасын ничек тә булса кыскартырга теләп, сатып алган журналымны да актардым, тирә-юнемдәге пасажирларны күзәтеп дөньяда булган бар нәрсәләр турында уйландым. Болар барысы да туйдыргач, гәүдәмне язып, көтү залы буенча йөреп килергә булдым.
Барам шулай акрын гына һәм билгесез кешеләр диңгезеннән үземнең элеккеге танышым Сергей Заикинны танып алдым. Без аның белән моннан 35 еллар элек бер төзелеш трестында эшләгән идек. Билгеле, ул хәзер бик нык үзгәргән: картаеп киткән, чәчләре чаларган, арыган йөзендә җыерчыклар да күп. Ә иң мөһиме –күз карашы да үзгәргән. Уйчан, ничектер, үз эченә бикләнгән төсле сагышлы, моңсуга әйләнгән.
Көтелмәгән бу очрашуга бик сөендем һәм елмаеп аның каршысына килеп иңбашына сугып:
– Сережа, исәнме! – дидем. – Син бит 87нче елда ук Төньяктан Краснодаргамы күченгән идең.
– Ә Шамил, син икәнсең, сәлам, – бер дә гаҗәпләнми генә, бик тыныч елмаеп җавап бирде ул. – Тик син бераз ялгышкансың, Краснодарга түгел, туган җирем Кырымга...
– Ә монда нинди язмыш җилләре ташлады?
– Калугага туганнарыма килгән идем.
– Аңлашылды. Без синең белән күптәннән аралашмадык, очрашмадык. Ул елларны ничек яшәдең? – дип мин барысын да белергә теләп сораулар яудыра башладым.
– Ничек дип, төрлечә булды. Яшь чакта шактый җүләр саттым. Үзең дә хәтерлисең, Горбачевның “коры кануны” чыккач, аракы белән сату иттем. Унга алам, егерме бишкә сата идем. Хәрәм акча елга булып акты, тавык та чүпләп бетерерлек түгел иде. Кырымга кайткач, машина алып җибәрдем дә рәхәтләнеп җилдердем. 92нче елда акчаның бәясе төшкәч тә артык кайгырып тормадым Төркиядән товарлар алып кайтып саттым. Аннары уен автоматлары чыккач, аларда акчага уйнарга хирысландым. Ышанмассың да, бик күп оттырдым. Ләкин кабат уйнап, күп кенә ота да идем. Шайтан үзе ярдәм итте бугай миңа. Тормышым соры томандагы шикелле әйләнде: берни дә күрмим дә, белмим дә, бары тик акча һәм уен гына кызыксындыра мине, – ул сөйләүдән туктап, уйга чумды. Бераздан фикерләрен җыеп карашын идәнгә күчереп, дәвам итте.
– Аннары минем белән күңелсез хәл булды. Бернинди сәбәпсез кисәк кенә бик тиз ябыга башладым. Өч ай эчендә 80нән утыз килоны ташалап, шыр сөяккә калдым. Болай авырткан җирем дә юк кебек. Шулай да эч поша бит – табибларга анализлар бирергә чаптым. Берни дә тапмыйлар, барысы да әйбәт, тәртиптә диләр. Менә шул чакта мин беренче тапкыр тормыш мәгънәсе турында уйландым.
Минем үтереп бик нык яшисем килә башлады. Ничек икәнен син күз алдыңа да китерә алмыйсың. Ул чакта мин әни белән яшим, өйдә әле әбидән үк калган иконалар эленеп тора иде. Шулар каршына тезләндем дә, белгән догаларны укып: “Аллаһым ярдәм итче, зинһар, бар тормышымны үзгәртәм: уеннар да уйнамам, тәмәке дә тартмам, аракы да эчмәм, хәтта сүгенмәм дә, тик ярдәм генә итә күр!” – дип ялвардым, – Сережа кабат туктап калды. Чалбар кесәсеннән кулъяулыгы алып, күзендәге яшьләрен сөртте, аннары дәвам итте. – Мин дога кылып, ялварып та бетермәгән, тезләнүемнән дә тормаган идем, ишектә - кыңгырау таввышы, кемдер шалтырата. Барып ачсам – анда безнең участок табибы басып тора. Исәнләште дә миңа тизрәк хәбәрен җиткерде. “Симферопольдән безнең поликлиникага махсус белгечләр яңа диагностик аппарат алып килде. Алар белән сөйләштем, сине тикшерергә риза булдылар”, – диде. Тикшеренүне үттем һәм... миндә яман шеш таптылар. Башлангыч стадиясендә. Аннары операция ясадылыр. Аллага шөкер, терелдем! Могҗиза түгелмени бу?! Аллаһка биргән вәгъдәмне үтәдем. Эчүне дә, тартуны да, комарлы уеннарны да, сүгенүне дә ташладым. Тормышым акрынлап җайга салынды: өйләндем, улыбыз бар. Кечкенә әле ул, бишенче сыйныфта гына укый.
...Әңгәмәдәшемне бүлдерми, бик игътибар белән һәрбер сүзен истә калдырырга тырышып тыңладым. Ул сөйләгәннәр фантастик туры килү генәме, әллә инде чын могҗизамы икәнен төшенергә теләдем. Менә ул сөйләп бетерде һәм без икебез дә күпмедер дәшми тордык. Карашымны аның йөзеннән читкә бордым, әлеге хатирәне искә алу аны бик нык дулкынландырганын аңлап.
Белмим, бу тынлык күпмегә сузылды икән, һәрберебез үз уйларына бик тирән чумган иде. Тынлыкны Симферопольга очачак самолет рейсын игълан итү бозды. Сергеей беренче булып бу озаккка сузылган паузаны өзеп, миңа таба борылып:
– Ярар, Шамил, исән бул, сине күрүемә бик шатмын! – дип саубуллашырга кулын сузды. Кулын каты итеп кыстым да күзләренә карадым. Һәм анда үзенә ышанычы зур булган кешенең тыныч карашын күрдем.
– Сау бул, Серега, Аллаһ кушса, тагын очрашырбыз, – дидем мин дә. Ул сумкасын алды да регистрация өстәленә таба китте. Аның артыннан ашыга кабаланучы халык диңгезенә кереп югалганчы карап калдым.
Шамил Кидрасов,
Нижневартовск шәһәре.
Фото: https://pixabay.tumblr.com/
Комментарийлар