16+

Бәхил булыгыз...

– Бәхил булыгыз... – Юк, әни, син тереләчәксең... Дания белән Сания әниләрен тынычландырмакчы булды. Гаршия беркемне дә ишетерлек хәлдә түгел иде.

Бәхил булыгыз...

– Бәхил булыгыз... – Юк, әни, син тереләчәксең... Дания белән Сания әниләрен тынычландырмакчы булды. Гаршия беркемне дә ишетерлек хәлдә түгел иде.

– Үтенечем бар, Нинаны чакырыгыз. Аның бәхиллеген алмыйча теге дөньяга китә алмыйм.Балалар киңәш иттеләр дә район үзәгенә энеләре Галимне җибәрергә булдылар. Әниләренең хәле авырайганнан авырая барды. Күзе йомык, тавышы зәгыйфь. Шыгырдап ачылган ишек тавышына гына сискәнеп китә. Нинаны көтә, бугай...
 Нина озак көттермәде, килә-килешкә үк Гаршия яткан карават янына чүгәләде.
– Бу ни инде? Ник болай йомшардың? Әнә, балаларны борчуга салгансың. Ярамый... яшибез әле без синең белән, яшибез...
– Юк, Нина. Үз хәлемне үзем беләм. Синең бәхиллегеңне алмасам, тыныч кына гүргә кереп ята алмам... Балаларым кала. Сиңа кала, Нина. Син караштың, үстерештең. Хәзер алар гаиләле инде. Шулай да синең күз-колак кирәк.
– Син ни сөйлисең, Гаршия?

Нина Гаршияне тынычландырырга тырышты. Әмма хатын аны тыңларга да теләмәде, сөйләвен дәвам итте.
– Рәхмәт сиңа, көндәшләр булсак та тату яшәдек. Минем өчен апа, балаларым өчен икенче әни идең. Син булмасаң, аларны ничек үстергән булыр идем....
Гаршиянең йомык күзләрендә яшь бөртекләре күренде.
– Ир бирмәк – җан бирмәк. Гариф өчен дә кичер... Бәхиллегеңне бир...
– Бәхил, бәхил...

 Нина тавышсыз гына үксергә тотынды.
...Нина белән Гариф гаилә мөнәсәбәтләрен законлаштырмаса да, матур яшәделәр. Гариф сабыр холыклы, Нина эшчән, бер-бер артлы ике балалары туды. Әмма Нина яши-яши гаиләдә ниндидер уртаклык булмавын тойды. Җомга җитте исә Гариф юынып мәчеткә китә. Бәйрәмнәрдә Нина чиркәүгә юл ала. Әти-әниләре дә аралашмый. Еллар үткән саен ике якка тартылу гаилә мөнәсәбәтләренә дә үз эзен салды. Бүген шулай, ә картайгач? Нина катгый карарга килде: картлыгында һәркем үз динедә үз гамәлен тартынмыйча үтәп яшәргә тиеш.
 – Гариф, үз динеңдәге кешене эзлә. Балаларны үстеремен. Мин синең хакка барысына да түзәргә әзер, – диде ул көннәрнең берендә.
– Кемгә өйләним соң?
 – Әнә, Гаршиягә. Сабыр, акыллы. Бер дигән хатын булачак.
 Гариф агач караватта мышык-мышык йоклап ятучы кызы Галя белән улы Ваняның башларыннан сыйпады да үз юлында булды...
– Гаршия, минем үткәнемне беләсең... Балалар Ивановлар булса да, минеке, аларны ташлый алмыйм.
– Ихтыярың...

Хатыны чыннан да бик сабыр һәм күндәм булып чыкты. Гариф Нина янына җыенганда балаларга дип күчтәнәчләр хәзерләде. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Нина да Гаршия белән Гарифнең бер-бер артлы туган балаларына тәм-томнар җибәрде, Галя белән Ваняга кечерәйгән киемнәрне Гаршиянекеләр кия башлады
– Гаршия бик булдыклы хатын, сакла аны дия иде Нина. Тик, язмыш Гарифне генә саклап бетерә алмады. Утын кискәндә агач басты үзен... Гаршия биш баласы белән тол калды. Әтисе вафат, әнисе карт, туганнары читтә
 Нина белән алар сүзсез генә, кочаклашып елаштылар.
– Язмыштан узмыш юк, Гаршия. Минекеләр буй җитте, синең балаларны бергәләп үстерербез... Шул көннән рус очында яшәүче Нина белән татар ягындагы Гаршия йорты арасындагы сукмакка үлән үсмәс булды

Нәгыйм белән Галим, Дания белән Сания , кечеләре Галия Галя апалары һәм Ваня абыйлары янында тәгәрәшеп үстеләр. Бары бергә, югы уртак. Олыларның киемнәрен кечеләр киде, мунчага да бер атнада рус очына менделәр, икенчесендә татар ягына бардылар. Башта әлеге мөнәсәбәтләргә гаҗәпләнгән авыл халкы тора-бара күнде, әнә, Гаршия белән Нина гаиләләрен карагыз, ике оя ничек тату яши, көндәшләр ничек уртак тел таба дип үрнәк итеп куя башладылар. Алар арасына дин аерымлыгы да, кеше сүзе дә кермәде. Диннәре төрле булса да, уртак аралашу өчен татар теле булды.
 Берничә елдан Нина район үзәгенә төпләнгән балалары янына күчеп китте.
– Кайгырма, Гаршия, мин китәм, әмма без аерылышмыйбыз, – диде ул шул чакта.

Нина һәрвакыттагыча сүзендә торды. Дания унны, Сания сигезне бер елда тәмамладылар. Нина кызларның икесен дә үз янына алды. Данияне Нурлатта шикәр заводына эшкә урнаштырды. Санияне – һөнәри училищега. Икесе дә Нина апалары янында яшәделәр. Икенче елны ук Нәгыйм килде Нурлатка. Анысын Иван абыйсы үз янына сыендырды. Шоферлар курсын тәмамлады да автотранспорт предприятиесенә эшкә урнашты егет. Галим авылда әнисе янында калды. Йортны яңартты, мал туар асрады. Ел саен зур терлекнең берсен итлеккә Нина апаларына атыйлар иде.
Галия турында кайгыртуны Галя тулысынча үз өстенә алды. Казанга алып барып укырга кертте. Тегесе махсус белем алып, заводка хисапчы булып урнашты. Авылга кайтканда Нурлатка Галя һәм Нина апаларына керми узмый иде. Нина да туган авылына даими кайтып йөрде. Туганнары булса да , Гаршиядә тукталды.

Андый чакта сөйләшеп сүзләре, серләшеп серләре бетмәде. Балаларны башлы-күзле итү мәшәкатьләрен дә бергә күтәрделәрдә уртага салып хәл иттеләр.
...Атнакич Гаршиянең йөрәге тибүдән туктады. Балалары, туганнары җыелды.
– Мин бәхил, мең бәхил, үзең дә бәхил бул, туганым. Гаршиянең баш очында утыручы Нина ак кәфенлек аркылы хатынның җансыз гәүдәсен сыйпады.
 Якын кешесен югалтса да Нина аңлый иде: тормыш дәвам итә. Кайчандыр Гаршия белән бергә хәл иткән мәшәкатьләрне аңа дәвам итәсе. Гаршия белән Гарифнең рухлары шат булсын, балалар татулыгы нәселдән нәселгә тапшырылсын өчен аны башкарырга әзер иде Нина.

Резеда Гиняева.

Фото: http://pixabay.com/
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading