16+

Бурычка бирдем дә туганымны югалттым

Май бәйрәмнәре алдыннан гына күптәнге дустым Рөстәмне очраттым. Студент елларыннан бирле дус без аның белән. Җәен төрле утырмаларга йөрдек, учак янында гитарага кушылып җырлап утырулар – болар барысы да бүгенгедәй истә. 

Бурычка бирдем дә туганымны югалттым

Май бәйрәмнәре алдыннан гына күптәнге дустым Рөстәмне очраттым. Студент елларыннан бирле дус без аның белән. Җәен төрле утырмаларга йөрдек, учак янында гитарага кушылып җырлап утырулар – болар барысы да бүгенгедәй истә. 

Югары уку йортын тәмамлагач та, аралашып торырга сүз куешкан идек. Тора-бара, вакыт узу белән, очрашулар сирәгәйде, бәйрәм саен бер-беребезне котлашып телефон аша гына язышабыз да, онытылабыз. 

Бу юлы очрашкач та, сөйләшмәгән темабыз калмады, һәр белгән-күргән дустыбызны телгә алдык. Ә соңрак Рөстәмнең йөзе караңгыланды, уңайсызланып үзе белән булган хәлне бәян итте. 

Биш ел элек өчтуганы Гомәр тормышын үзгәртергә карар итә һәм үз эшен башлап җибәрә. Кредит алып бурычка чуммас өчен, дәү әнисеннән мирас итеп калган шәһәр читендәге өен, дачасын сата, бераз туплаган акчасын кертә. Әмма бу гына җитми, Рөстәмнән ярдәм сорый. Яңа машина алырга дип җыйган акчасын туганына биреп җибәрә дустым, ә тегесе үз чиратында бурычын ярты ел үткәч кайтарып бирергә ышандыра. 

Очрашканда бурычын бирергә вәгъдә итсә дә, Гомәр шалтыратудан туктый. Хәтта туганнарда очрашкан вакытта да Гомәр Рөстәмне күрмәс өчен аннан качып йөри башлый. Ярты еллап вакыт үткәч, Рөстәм апасыннан улы турында сораша башлагач, бер хәбәр ишетә. Гомәр бик арзан бәягә генә үз бизнесын, фатирын саткан һәм гаиләсе белән каядыр күченеп киткән. Кая китүен беркемгә дә белгертмәүләрен әйтеп калдырган. 

– Һәр тиенне санап җыелган акчам иде бит. Апага бу бурыч турында әйтергә дә уңайсыз, улы турында шундый хәбәрне белсә, аяктан егылыр тагын. Йөрәге авыру аның. Гаепле булып калырмын.  Әлеге бурыч аркасында хатыным белән бик каты ачуланышкан идек, хәтта аерылышуга чаклы барып җиттек. Инде кичерде. Аның кемлеге турында күпме кисәтте: “Аңа ышанма, елгыр ул”, – дип күпме ялварды. Мин кешеләрдә гел яхшылык кына күрәм, аларны эчкерсез дип саныйм. Менә шулай төп башына утыртып куйдылар мине. Кем диген әле. Үз туганым бит. Аны күпме бәлаләрдән саклап калган идем, юкса. Әтисе бик коры булды Гомәрнең. Аңа еш кына каеш эләгә иде. Шук та булгандыр. Ә мин аны жәлләп үзебезгә кунакка алып кайтам, кундырам, ашатабыз-эчертәбез. Үсмерлек чорында наркотик белән бәйләнеп алды. Анда да полициядә эшләүче әтинең дусты аша Гомәрне исәпкә куймый калдылар. Югыйсә, эшләр хөрти иде. Мин бит аны туганым дип санап йөрдем, еллар буе аның белән бергә булдык. Нык рәнҗим мин аңа, – дип чак еламый сөйләп бирде миңа дустым. 

Кешенең кемлеген белер өчен бурычка акча бир, дигән әйтем бар. Хак икән. Рәнҗетелгән кешенең догасы да кабул булучан. Аның рәнҗешеннән куркырга кирәк. Динебез бурычка акча биргән кешегә сабыр итәргә, ә әҗәт алучыга вакытында кайтарып бирергә куша.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

14

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иптәшемнең абыйсы да 15 ел элек алган 70 мен бурычын бирү турында уйламый да. Бертуганнар югыйсә. Ничә машина алыштырды, өй салып чыкты...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безгэ дэ бирми йортэлэр, берсе улыбызнын классташынын этисе 1 класста укыганда алган иде ,кургэндэ истэ ул дип китэ, берсе 11 класста укыганда ,тагы классташыбызнын энисе алган иде, анысын кургэн дэ юк инде, балалар укып чыгып,институтлар бетереп, эшлилэр инде. Куп еллар узды, без онытмаганны алар да онытмыйлардыр,лэкин бирмилэр бурычларын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирем добрая душа, узебезнен машина , квартира ипотекада. Туганы БИК каты сорагач акча биреп торган бурычка. Инде 2 ел хаман бирж. Курешеэч биржи Ди Дэ югала

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бездэ иремнен ничэ туганы бурычка алды бер елга йэ 3 айга дип, 10 елда кочкэ биреп бетерделэр!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бездэ бирдек 12 ел элек 300 мен иптэшемнен дустына,аннан сон безнен белэн аралашмый башладылар.Менэ шулай,акча бит ул:сугыштыра да,талаштыра да,юккада чыгара торган нэрсэ.

            Мөһим

            loading