16+

Дустым белән хыянәт итте...

Мин берьюлы иремне дә, якын дустымны да югалттым. Иң авыры шул: икесенә дә ышана идем, икесе дә миңа кадерле иде. Башымда һаман да “ни өчен?” дигән сорау тора.

Дустым белән хыянәт итте...

Мин берьюлы иремне дә, якын дустымны да югалттым. Иң авыры шул: икесенә дә ышана идем, икесе дә миңа кадерле иде. Башымда һаман да “ни өчен?” дигән сорау тора.

Аларның очрашып йөргәннәрен белүгә, өчәү бергә утырып сөйләштек. Безнең туйга кадәр үк бер-берсенә гашыйк булган, шул вакыттан ук йөргәннәр. Ни өчен соң алайса ирем миңа өйләнгән? Нигә ул барыбызның да тормышын бозды?

җБезнең игезәк кызларыбыз бар. Ирем балаларга алимент түләргә риза булуын, әмма тәрбияләргә теләмәвен әйтте. Ничек алай әйтергә була? Ул бит аның газиз балалары! Ничек үз балаларыңа карата шундый мөнәсәбәттә булырга мөмкин соң ул? 

Хәзер үземне кулга алып, кызларымны аякка бастырырга, төпле тәрбия, белем бирергә кирәк. Ә теге гашыйк парны мәңгегә онытырга сүз бирдем. 

Исемем редакция өчен генә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading