16+

Авыру егет җәен авылда уздырырга хыяллана

Кешене өмет, хыял яшә­тә! Казан егете Самат (фамилиясен күрсәтүне теләмәде) белән танышып сөйләшкәннән соң, мин әнә шундый фикергә килдем. Самат - бер бүлмәле фатирында ялгызы гына гомер кичерүче II группа инвалид. Моңа кадәр дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән шактый күп аралашырга, алар турында язарга, өйләренә барырга туры килгәне бар. Ялгызлары...

Авыру егет җәен авылда уздырырга хыяллана

Кешене өмет, хыял яшә­тә! Казан егете Самат (фамилиясен күрсәтүне теләмәде) белән танышып сөйләшкәннән соң, мин әнә шундый фикергә килдем. Самат - бер бүлмәле фатирында ялгызы гына гомер кичерүче II группа инвалид. Моңа кадәр дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән шактый күп аралашырга, алар турында язарга, өйләренә барырга туры килгәне бар. Ялгызлары...

Кешене өмет, хыял яшә­тә! Казан егете Самат (фамилиясен күрсәтүне теләмәде) белән танышып сөйләшкәннән соң, мин әнә шундый фикергә килдем.

Самат - бер бүлмәле фатирында ялгызы гына гомер кичерүче II группа инвалид. Моңа кадәр дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән шактый күп аралашырга, алар турында язарга, өйләренә барырга туры килгәне бар. Ялгызлары гына яшәп ятучы авыру кешеләрнең йортына килеп кергәч, күпчелек очракта, иң элек борынга ят ис килеп бәрелә торган иде. Әмма бу юлы мине чиста-пөхтә итеп җыештырылган фатир каршы алды.

- Ярдәм итүче кешегез бармы соң? - дигән соравыма каршы:
- Әниемнең танышы ярдәменнән ташламый. Атнага бер-ике тапкыр килеп өйне җыештыра, кибеттән азык-төлек алып кайта. Тик мин һәрвакыт: җыйган өй түгел, ә чүпләмәгән өй чиста дим, - дип елмая фатир хуҗасы Самат.
Яңа танышым үзе, тормышы турында сөйләргә артык яратмый.
- Миңа ярдәм итәргә теләге уянган кеше өчен тормыш юлым, яшем, фамилиям мөһим булмас дип уйлыйм, - дип аңлата ул үзе моны.

Шулай да тормышының кайбер вакыйгаларына тукталасы итте.
Самат туганда ук җәрәхәт алган булган, әти-әниләре аны дәвалар өчен бөтен көчләрен куеп, аякка бастырган. Шуннан соң гадәти балачак, мәктәп еллары... Егылу аркасында алынган җәрәхәт Саматның тормышын кыл икегә бүлгән. Җитмәсә, әнисе бик яшьли үлеп китә, берничә елдан әтисе дә гүр иясе була. Шушы авырлыкларга карамастан, ул урта һөнәри белем ала, эшли, авыруы азып, хәле начарланганчыга кадәр командировкаларга да йөри.

- Әгәр әти-әнием исән булса, миңа бүген күпкә җиңелрәк һәм яхшырак булыр иде. Янымда якыннарым, туганнарым, дусларым җитми. Соңгылары минем бервакытта да күп булмады. Минем өчен сан түгел, сыйфат мөһим иде. Ә авырып киткәнче музыка белән шөгыльләнә, шахмат, техника, тарих белән җитди кызыксына идем. Табигатькә чыгарга, хайваннар белән аралашырга яратам. Хәзер дә өйдән торып кына эшләр идем дә, күзләрем начар күрә башлагач, компьютерда утыра алмыйм, - ди ул.

«Хыялланып яшим»

Язманы хыял, өмет дигән төшенчәләрдән башлаган идем. Сәламәт чагында бөтен Казанны аркылыга-буйга җәяүләп узган кеше буларак, Самат трейлерда (тәгәрмәчле йорт) сәяхәт итәргә хыяллана.

- Мин максатыма ирешүчән кеше. Сәламәтлегем начар булуына карамастан, трейлерда хәрәкәт итәргә хыялланам. Ни өчен нәкъ шуңардамы? Чөнки авыруым аркасында башка төрле ысул белән сәяхәт итү мөмкин түгел. Әгәр миңа ярдәм итүчеләр табылса, бик шат булыр идем. Кешеләр белән аралашырга, башка җирләрне күрергә, табигатькә чыгарга телим, - ди ул.
Әле алай гына да түгел, трейлерда сәяхәт итеп, инклюзив кино төшерергә дә хыяллана. Анда ул мөмкинлеге чикле кешенең әйләнә-тирә мохит белән аралашуы турында сөйләр идем, ди.

Өендә акрын гына йөреп торса да, урамга чыкканда ул кеше ярдәменә мохтаҗ. Самат һава җитмәүдән, кулларының хәлсез­легеннән зарлана. Җәй көне шә­һәр һавасы аеруча да авыр, ди. Шуңа күрә дә ул ямьле җәй айларында үз гаиләсенә сыендырырга риза булган мәрхәмәтле гаилә яки берәр кеше белән танышырга өметләнә.

- Җиде мең пенсия алам. Әгәр шушы акчага риза булып, миңа ярдәм итәргә теләүче кеше табылса, бик бәхетле булыр идем. Моңа кадәр дә төрле урыннарга мөрәҗәгать иткәнем булды, тик ярдәм итүче табылмады. Шулай да мин бик оптимист кеше. Әлегә хыялларым чынга ашмаган икән, димәк, вакыты гына килеп җитмәгәндер. Гомумән, нинди вариант, мөмкинлек бар - барысын да кулланып карарга кирәк. Мин шулай эшлим дә. Юлымда миңа ярдәм итәргә әзер булган кешеләр очраячагына да ышанам. Тормыш бик гыйбрәтле бит ул. Аның бормалы-сырмалы нинди генә юллары юк. Бүген-иртәгә ни буласын бер Алла гына белә. Шуңа күрә иң бәхетле көннәрем алда булачагына һичшиксез ышанам, - дип озатып калды мине көчле рухлы Самат.

Самат мәсьәләсе буенча без республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына чыктык. Әмма анда, авыруга берничек тә ярдәм итеп булмый, дип аңлаттылар. Шуңа күрә, газета укучыларыбыз, бөтен өмет сездә.

Бәлки, сезнең арада әлеге егеткә ярдәм кулы сузарга теләк белдерүчеләр табылыр?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading