16+

Евгения Маслова: «Сугышчыларның ярдәм сорап ялваруларын әле дә ишетәм күк» (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Кулымдагы фотодан елмаеп карап торучы хәрби киемдәге яшь кызны бүген сугыш ветераны Евгения Маслова дип уйламассың да. Хәер, көләч, куе коңгырт күзләр шул ук. 99 яшендә булса да, Евгения Яковлевна әле дә төс ташламаган: мөлаем, ачык, аралашучан. Безне дә, килүгә, үбеп, кочып алды. Сугыш вакытында иң «кайнар нокта»ларда булган ветеран...

Евгения Маслова: «Сугышчыларның ярдәм сорап ялваруларын әле дә ишетәм күк» (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Кулымдагы фотодан елмаеп карап торучы хәрби киемдәге яшь кызны бүген сугыш ветераны Евгения Маслова дип уйламассың да. Хәер, көләч, куе коңгырт күзләр шул ук. 99 яшендә булса да, Евгения Яковлевна әле дә төс ташламаган: мөлаем, ачык, аралашучан. Безне дә, килүгә, үбеп, кочып алды. Сугыш вакытында иң «кайнар нокта»ларда булган ветеран...

Кулымдагы фотодан елмаеп карап торучы хәрби киемдәге яшь кызны бүген сугыш ветераны Евгения Маслова дип уйламассың да. Хәер, көләч, куе коңгырт күзләр шул ук. 99 яшендә булса да, Евгения Яковлевна әле дә төс ташламаган: мөлаем, ачык, аралашучан. Безне дә, килүгә, үбеп, кочып алды. Сугыш вакытында иң «кайнар нокта»ларда булган ветеран Җиңү көне алдыннан сугышчан хатирәләре белән уртаклашты.



Казан дәүләт институты каршындагы Шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлауга ук фронтка җибәргәннәр. Аның сугышта күргәннәрен газета битләренә генә язып бетерерлек түгел. Күбесен инде хәтерләп тә бетерми ветеран. Кайберләрен сөйләгәндә, үзе дә: «Ул авырлыкларга ничек түздем икән?» - дип гаҗәпләнә. Дошман кырына эләккәч, кача-поса ун чакрымлап, үзебезнекеләр ягына чыгу, сугышчан дуслары белән чолганышта калу, контузия алу, яралы солдатлар, яшәү белән үлем арасында тартышу - кызлары һәр истәлекне теркәп бара.



- Минем бурыч яралы солдатлар өчен хәрби госпиталь булдыру иде. Авыруларны дәвалар өчен бина табарга кирәк булды. Көч-хәл белән бер сарайның ишеген ачып кердем. Кап-караңгы. Бинаның диварларын капшый башлагач, куркып калдым. Стена буйлап мәетләр өелгән. Ләкин коелып төшәргә ярамый. Бүлмәне чистартып, солдатларны шунда дәваладык, - дип искә ала әңгәмәдәшем. Ул чакта аңа нибары 24 яшь булган.

Хәрби госпитальләрдә иң авыр шартларда эшләргә туры килә. Берсендә операция вакытында дошман ут ача. Бина түшәменнән штукатур коела. Ут юк. Күрше-тирәдә йортлар яна. Әмма операцияне өзәргә ярамый. Яралы солдат үләргә мөмкин. Керосин лампасы яктысында, авыруны брезент плащ-чатыр белән каплап, операцияне дәвам итәләр. Солдат, тернәкләнү узып, фронтка кайта. Өлкән шәфкать туташы бик күп солдатларны үлем ятьмәсеннән йолып кала.

Бер вакыйга аеруча истә калган.

- Туфрак арасыннан күренеп торган шинель кисәген тарта башладым. Ул атыш вакытында күмелеп калган солдат булып чыкты. Исән. Тиз арада операция ясап, егетне коткардык. Аннан соң да озак яшәде әле ул. миңа гел рәхмәт әйтә иде, - дип искә ала Евгения ханым.
Көньяк, Көнбатыш, Воронеж, Көньяк-көнбатыш фронтларында хезмәт итәргә туры килә аңа. Көненә йөзләгән яралы, туктаусыз операцияләр, ачлык- ялангачлык һәм җиңүгә өмет. «Аякта басып тора алмаслык хәлдә булсак та, ял, ашау, йоклау турында уйлау да юк иде. Сугышчыларның ярдәм сорап ялварулары әле дә колагымда яңгырый сыман. Мине сугышта Ходай саклады», - ди үзе. Колагына мина кыйпылчыгы эләккәч тә, инвалидлык буенча группа алудан баш тарта. 1944 елны демобилизацияләнеп, туган якларына кайта.

Сугыштан соң Евгения ханым Казан медицина институтын тәмамлый. Үз вазифасын бик яратып башкара. 75 яшенә кадәр күз табибы булып эшли. Яшьли ярәшкән,сугышны кичкән Сергей Игнатьевич белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Төпчек кызы Иринаны Евгения ханым 49 яшендә таба. Бүген ул - биш оныгы, алты оныкчыгы өчен яраткан әби.

- 9 Май безнең өчен зур бәйрәм. Әни янына элек бергә сугышкан дуслары да килә иде. Хәзер инде исәннәре калмады да. Әни - безнең горурлыгыбыз, үрнәк алыр кешебез. Без аның көчле булуына, түземлегенә, батырлыгына сокланабыз, аңа озын гомер телибез, - диләр кызлары Ирина белән Светлана.

Моннан ике ел элек Бөек Җиңүнең 70 еллыгында Евгения Маслова парадка да чыккан булган. Биеп, барысын да шаккатырган. Бүген авыррак хәрәкәтләнсә дә, җырлавыннан туктамый. Без дә аның белән бергәләп сугыш җырларын искә төшердек. Тумышы белән Чувашия Республикасыннан булган Евгения ханым татарча, марича, чувашча да яхшы аңлый.

Евгениянең тормыш иптәше Сергей.

II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медальләр аның бәйрәмгә генә кадерләп кия торган костюм түшендә урын алган. Евгения Маслова - сәламәтлек саклау өлкәсенең почетлы ветераны да.
- Иң кадерлесе - сәламәтлек, һәрчак елмаеп, матур булып яшәгез. Сезгә карап, сәламәт дип әйтерлек булсын. Тормышның кадерен белергә өйрәнегез. Бәхет, мәхәббәт һәрчак янәшәгездә булсын, - дип, укучыларыбызга теләкләрен җиткерде ул.


«Үзегезне саклагыз, киләсе елга да кунакка килерсез. Миңа авырырга ярамый, 100 яшьлегемне уздырам, Алла боерса», - дип озатып калды безне. Амин, кабат очрашулар насыйп булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading