16+

"Үги әни белән яшисең, димәк, ачлыктан интектерәләрдер сине..."

Әнисе кинәт китте. Марсель моны аңламый да калды. Соңгы арада әнисенең озын кара чәчләре дә каядыр юкка чыкты, туктаусыз ютәлләде, йөз-кыяфәте бөтенләй сулыгып калган иде... Марсель әнисеннән бу хакта сорашырга тырышса да, әнисе бары сагышлы гына елмайды.

"Үги әни белән яшисең, димәк, ачлыктан интектерәләрдер сине..."

Әнисе кинәт китте. Марсель моны аңламый да калды. Соңгы арада әнисенең озын кара чәчләре дә каядыр юкка чыкты, туктаусыз ютәлләде, йөз-кыяфәте бөтенләй сулыгып калган иде... Марсель әнисеннән бу хакта сорашырга тырышса да, әнисе бары сагышлы гына елмайды.

– Улым, син миңа һәрчак елмаеп йөрергә, әниеңне онытмаска сүз бир, мине юксынганда күккә кара да, минем белән сөйләш, яме, сабыем? – дип кысып-кысып кочаклады әнисе аны. 

– Ятим калды балакай, – дип пышылдашты аларның өенә җыелган әбиләр. – Ни булыр хәзер аның белән? Сиксән ягындагы Сания аны аягына бастыра аламы соң? Үзе дә гел чирләп йөри бит.

Әбиләр яулык читенә күз яшьләрен сөртеп елый иде, ә берни аңламаган Марсель өй уртасындагы тимер караватта яткан, тирән йокыга талган әнисеннән күзен алмады.
–  Бар, сабый, бар әниең белән хушлаш, – диеште әбиләр.
– Марсель ятим түгел, – диде малайның дәү әнисе телгә килеп. – Аның әтисе бар.

Башкалар тынып калды. Шуннан соң алар авыл башына, зиратка китте. Әнисенең мәңгелек йортка күченүен аңламаган малай аның каберенә ташланды.
– Әни, әни, – дип сулкылдап кычкырды ул. – Мин ничек яшәрмен?

Күрше абыйсы күтәреп алды аны. Алды да куенына сыендырды: 
– Марсель, нык бул, әниең хәзер күкләрдә инде.

...Әнисе өйрәтеп калдырганча, малай көн дә урамга чыга, күккә карый да, әнисе белән сөйләшә иде. Дәү әнисе Сания әби бик коры кеше шул, аннан ниндидер җылылык, мәрхәмәтлелек көтмә.
– Карале, улым, иртәгә әтиең килә, сине алып китәчәк, анда үги әниең булачак. Курыкма аннан, игьтибар да итмә. Мин үзем дә үги әни белән үскән кеше, җанымны ала иде. Күрмәгәнемне күрсәтте. Син курыкма, ач тотсалар, үзләре күрмәгәндә генә ипи кисәкләрен алып мендәр астына яшер дә, шуны кимер. Шулай ачтан үлмәссең, – дип киңәшләрен бирде Сания карчык.

– Үги әнигә бирмә, бармыйм мин аларга. Мин сине тыңлармын, утын әзерләрмен, мәктәптә бишлегә укырмын, дәү әни... – дип үкседе малай.

– Сине миндә калдырмаячаклар, карт инде мин, әниеңне, сине үстердем, әмма мин карт шул, – нинди коры холыклы, юк-барга да әрли торган әби дә тын гына елый иде.

Аннары зур ак төстәге машина килде дә Марсельне шәһәргә алып китте. Әтисе аны үзенең хатыны Кадрия белән таныштырды. “Хәзер безнең белән яшәячәксең”, – дип аңа бүлмәсен күрсәттеләр. Марсельдән ике яшькә кече уртак бер кызлары бар иде.

Бер атна буе малай бүлмәдән чыкмады, бүлмәсендәге өстәл астына кереп утыра да, шунда акрын гына елый. Караңгы төшкәч, тәрәзәгә карый, әнисе белән сөйләшә, әбисенең килеп алуын көтә. Үги әнисе бала ояла дип, поднос төяп азык кертә дә, шуны өстәл өстендә калдыра торган булды. Аны ашарга чакыралар, ә ул башын чайкый, теләмим, янәсе. Ә төнлә, бөтенесе дә йокыга талгач, аш бүлмәсенә керә, умырып-умырып ипи ашый, ә берничә телемен үзе белән бүлмәсенә алып керә. Җылы батареяга куя да, төнлә кибә, ә иртән мендәр астына яшереп куя. 

Шулай да үги әнисе тапкан бит ипи телемнәрен, әтисенә күрсәткән, ә ул Марсельне оялтырга тырышты.
– Марсель, без сине ашатмыйбызмы, син нәрсә уйлап чыгардың тагын? Барысы белән дә өстәл артына утыр, теләгәнчә аша, башка болай эшләмә, – диде әти кеше.

Шуннан соң гына чакырган саен өстәл янына чыга, алар белән ашый башлады малай, әмма сохари киптерү уеннан кире кайтмады.

Җәй җитте, Марсель ишегалдына чыга башлады, анда яшьтәшләре белән танышты. Витя исемлесе бик тә елгыр иде, тәки каныкты бит авыл малаена.
– Үги әни белән яшисең, димәк, ачлыктан интектерәләр? Менә әнием әти эшкә киткәч, башка абыйны алып кайта. Ну, зәһәр инде, бездә кунакта булганда, безгә кухняга чыгарга ярамый. Әтигә дә әйтергә ярамый, кыйныйм дип куркыта. Синең үги әниең дә еландыр әле...

Марсель уйланып башын кашып алды. Юк ла, әтисенең хатыны бер дә еланга охшамаган бит. Ашата-эчертә, киендерә...
– Әниең кая соң синең, – Вася тәки төпченде.
– Әни күктә яши минем, – Марсель боегып зәңгәр болытларга карады.
– Үлгән, димәк, шул елан аркасындадыр әле. Әтиеңне алып киткән дә, әниең түзә алмагандыр... шул елан аркасында... – дип кабатлады шәһәр малае.

Марсель Вася сөйләгәннәрдән шаккатты, димәк, әнием юклыгына теге хатын гаепле. Малай өйгә керде дә, беркем дә күрмәгән арада, киштәдә яткан кадакны алып, үги әнисенең туфлиләрен кырып бетерде, элгечтәге сумкасын пычак белән кискәләде. Үч ала, янәсе. Кичке аш алдыннан ванна бүлмәсенә юынырга кергәндә, “хыянәтче” кадак бермәлне кафель идәнгә шалтырап төшмәсенме. Үги әнисе аны күтәреп алды да: “Марсель, бу сиңа кирәкме?” - дип сорады тыныч кына. Малай башын иде дә дәшмәде, кинәт аңа оят булып китте. Кичке ашы да аш булмады, үги әнисе махсус аның өчен тәмле пилмән пешергән иде.

Иртән эшкә чыгарга җыенган вакытта, үги әнисе кадак белән тырналган туфлиен күргәч тә, дәшмәде. Марсельнең әтисе моны күреп ни әйтергә белмәде.
– Әй, әтисе, борчылма, мин аларны барыбер ыргытырга җыенган идем, – диде. Марсель бүлмәсенә кереп бикләнде.

Ә икенче көнне малайның бүлмәсендәге өстәле төрледән-төрле бүләкләр белән тулган иде. Бүген бит Марсельнең туган көне... Аңа 7 яшь. Әнисе исән чакта, торт пешерә, шарлар өрә иде... Малай тизрәк тәрәзә янына чабып барды да, күктәге әнисенә сүз катты.
 – Әнием, мин бүген зур үстем. Җиде яшь булды, тик син генә юк, шул бүләкләр урынына сине кайтарсыннар иде дә...

Малай елап җибәрмәскә дип, өске тешләре белән аскы иренен тешләде. Дусты Вася әйтмешли, ул бит егет кеше, аңа еларга ярамый. Бүлмәгә үги әнисе керде.
– Марсель, туган көнең белән, улым, - үги әнисе малайны кочакларга тырышса да, малай аның кулларын кире этәреп караватына барып утырды.

Шунда әтисе дә керде.
– Улым, кичен минем сеңлем киләчәк, танышырсың, бәйрәм оештырырбыз, туган көнең белән сине, – дип аңа зур машина бүләк итте. Әнә Кадрия сиңа мәктәпкә дип күпме әйбер алды. Әниеңнең бүләкләре ул. 

Кадрия ялт итеп иренә карады, янәсе, балага басым ясама. Шау-гөр килеп туган көне дә узып китте Марсельнең. Гел боегып йөргән сабый яңа гаиләсенә күнегә башлады. Әмма көтелмәгән яңалык яшь гаиләнең бер көйгә аккан тормышын астын-өскә китерде. Авылда берүзе яшәгән Сания әби үлеп киткән икән. 

Аш-су бүлмәсендә үги әнисе белән әтисенең ишетелер-ишетелмәс кенә чыш-пыш сөйләшүен тыңлап торган малай урамга чыгып чапты. Каты итеп ишек ябылуыннан Кадрия айнып китте. 
– Марсель, – дип атылып чыкты хатын. Шулчак ишегалдында машина тормозлары сызгыруы, кычкырышкан тавышлар ишетелде, Кадрия күзләрен йомды, күз аллары караңгыланды. Күрше хатыны гына килеп тотып калды аны.
– Кадрия, сезнекеме? Әле ярый машинаның тизлеге югары түгел иде. Тотып калдым... Аллаһ саклаган, – диде җиңел сулап ул.

 Шулчак кырыйда эскәмиядә утырып торучы Марсельне күргәч, Кадрия тынычланды.
– Улым, – диде хатын, баланы кысып-кысып кочаклап. – Сине югалтудан шундый курыктым. 
– Әбием дә китте, мин хәзер беркемгә дә кирәк түгел, – дип шыңшыды бала.
– Ялгышасың. Син безгә бик кирәк, әйе, мин синең әниең түгел, әмма әниең булырга тырышырмын. Без сине бик яратабыз. Сеңлең дә ярата. Һәрчак синең яныңда, яклаучы да, саклаучы да булырбыз дип сүз бирәм, – дип кысып-кысып кочаклады Кадрия улын.

Марсель үги әнисенең кочагына кереп сыенды, ә күзләре әле күктә иде...

Язмага реакция белдерегез

36

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигерек акыллы хатын булган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ходай бер балагада ятим калырга язмасын, ятим балалар булмасын иде.

      Мөһим

      loading
      2
      X