16+

Гомер бәясе – кәгазь

Узган елның февралендә Аксеновлар гаиләсенә көтмәгәндә бәхетсезлек килә. Кичтән йокларга яткан Гөлфирә иртән уяна алмый, аңын югалта, комага китә. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, аны Республика клиника хастаханәсенә алып китәләр. Шунда аның шикәре бөтенләй төшеп бетүе ачыклана.

Гомер бәясе – кәгазь

Узган елның февралендә Аксеновлар гаиләсенә көтмәгәндә бәхетсезлек килә. Кичтән йокларга яткан Гөлфирә иртән уяна алмый, аңын югалта, комага китә. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, аны Республика клиника хастаханәсенә алып китәләр. Шунда аның шикәре бөтенләй төшеп бетүе ачыклана.

Биш атна хастаханәдә ята Гөлфирә. Аңа «гипогликемическая кома» дигән диагноз куеп чыгаралар. Хастаханәдән кайткач, Гөлфирәнең март ахырларында күзләре ачыла, аны инвалид арбасында йөртә башлыйлар. Тик тора-бара ябыга башлый, коры сөяккә кала, аяк-куллары хәрәкәтсезләнә. 39 яшьлек кызларының шундый хәлгә калуына борчылып яши торгач, әниләре Исламия апа да, моннан берничә ай элек, гүр иясе булган. Гөлфирәнең язмышы өчен туганнары гына түгел, дуслары, күршеләре дә борчылып яши. 16 ел бергә яшәгән ире Тимур, башкалар өметен җуйса да, Гөлфирәсенең тереләчәгенә ышана...

Моннан ике ел элек үзендә шикәр авыруы барлыгын белгәч, бик борчыла Гөлфирә. Үзе эшли торган оешмаларының банкротлыкка чыгу сәбәпле ябылуын да авыр кичерә ул. Җитмәсә, оешма аңа 80 мең сум акчасын түләми калдыра. Әле кредитлары да була. Авыру аяктан егар алдыннан, Гөлфирә үзен-үзе кая куярга белми йөри. Сеңлесенә дә, күңеле сизенгәндәй: «әгәр минем белән нәрсә дә булса килеп чыкса, кредитны иминиятләштерү компаниясе түләргә тиеш», - дип куя. Әмма компания түләргә ашыкмый икән шул. Эшкә яраксыз авыру икәнлегенә белешмәләр алып барып бирүгә карамастан, әле һаман да бурычлары булуын хәбәр итеп торалар. Ире Тимурның хезмәт хакы азык-төлеккә, авыруга кирәкле кушылмалар, памперслар алуга китә. Мәктәптә укучы кызларына да көн саен акча кирәк. (Ул Залесный бистәсеннән Казанга йөреп укый.)

Гөлфирәнең сеңлесе Эльвира, апасын тәрбия­ләү өчен, эшен ташлаган. ВТЭК үтү өчен авыруның эшкә сәләтле түгеллегенә суд карары кирәк булгач, дүрт көн документлар җыйган. «Эшкә сәләтсез» дип тапкач, судтан документларны бер айдан соң гына килеп алырга кушалар. Әмма бездә кешенең вакыты белән исәпләшеп тормыйлар шул. Бер айдан соң килгәч, сәркатип, «кул куелмаган» дип, аны тагын кире борырга маташа. Инвалидлык алу өчен ВТЭКка барса, анда «опекунлыкка документыгыз юк» дип, кире боралар. Ә районның опекунлык һәм попечительләр органы опекунлыкны Эльвирага вакытлыча гына бирә. «Вакытлыча опекунлык өчен инвалидлык бирелми», - дип, аны ВТЭКтан кабат борып җибәрәләр, ә үзләре кире кагу турында бернинди кәгазь дә язып бирмиләр. Администрациядә, даими опекунлык бирү өчен, Эльвираның документларын кабат алып калганнар. Аңа авыру яныннан бер сәгатькә китү дә зур проблема. Әле дә ярый Гөлфирәнең каенанасы Зөлфия ханым мәрхәмәтле кеше. Һәрвакыт килеп, булышып йөри икән. «Гөлфирә миңа үз кызым кебек», - ди ул.

Очрашудан соң күзгә генә карап яткан Гөлфирә атна буе күз алдыннан китмәде. ВТЭКтагы бүлек мөдире Раилә Әхмәтяновага шалтыратып, авыруның нинди хәлдә икәнен аңлаттым. «Инвалидлык алу өчен авыру кеше гаризага үзе имза куярга тиеш. Әгәр мөмкинлеге булмаса, законлы вәкил куярга мөмкин. Ничек инде бер ел буе инвалидлык алмый йөриләр? (Монысын миннән түгел, үзләреннән сорарга кирәк ләбаса). Кабат үзебезгә килсеннәр», - диде ул. Бу хакта шалтыратып әйткәннән соң, Эльвира икенче көнне үк документларын алып яннарына барса, тагын шул ук «опекунлыгыгыз вакытлыча гына» дип, аны кире борып җибәргәннәр.

Көн туган саен, Эльвира тиешле оешмаларга баргач, әле бер, әле икенче проблема белән очрашып арыган. Кемдер: «Әгәр даими опекунлык алсаң, апаңның кредиты үзеңә күчмәсме?» - дип тә борчуга салган. без адвокат Альберт Гафуров белән дә сөйләшеп алдык. «Кредит алган кеше үз тормышын иминиятләштерә. Әгәр ул эшкә сәләтен югалтса, шул килешү нигезендә, иминиятләштерү компаниясе кредитны түләргә тиеш. Түләмәгән очракта, суд аша хәл итәргә кирәк. Урын өстендә яткан кешегә опекунлык вакытлыча булуга карамастан, I группа инвалидлык бирелергә тиеш. Әгәр ул үтәлмәсә, анысы буенча да судка мөрәҗәгать итәргә кала», - диде ул.

Эльвира документларын җыеп кабат Киров районының опекунлык һәм попечительләр органына тапшырган. Кызганыч, анысын көтеп җиткерә алмады Гөлфирә. Шушы язманы газетага әзерләп бетергәч, безгә аның вафат булуы турында хәбәр килеп иреште.

Фото бизәү өчен бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading