16+

Гомердә дә аякка басмас дигән, хәзер бию түгәрәге алып баручы кызы турында әнисе: «Безнең өйдә Кояш бар», – ди (ВИДЕО)

Саба кызы Ләйсән Зарипова белән социаль челтәр аша таныштым. Сәхнәдә, фитнес залында төшкән фотоларын һәм видео язмаларын Инстаграмга ул әледән-әле элеп тора. Ләйсән бик күп хәйрия концертларында катнаша, төрле фестиваль-конкурсларга йөри, Гран-приларга ия булган. Әмма әлеге уңышлар аңа ансат кына бирелми. Алар артында күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек торганын кыз үзе...

Гомердә дә аякка басмас дигән, хәзер бию түгәрәге алып баручы кызы турында әнисе: «Безнең өйдә Кояш бар», – ди (ВИДЕО)

Саба кызы Ләйсән Зарипова белән социаль челтәр аша таныштым. Сәхнәдә, фитнес залында төшкән фотоларын һәм видео язмаларын Инстаграмга ул әледән-әле элеп тора. Ләйсән бик күп хәйрия концертларында катнаша, төрле фестиваль-конкурсларга йөри, Гран-приларга ия булган. Әмма әлеге уңышлар аңа ансат кына бирелми. Алар артында күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек торганын кыз үзе...

Өлешебезгә тигән көмешебез

Ләйсәнгә ун ай вакытта табиблар аңа Даун синдромы диагнозын куя. Әлеге хәбәрне ишеткәч, кызның әти-­әнисе баштарак югалып кала.
- Ул вакытта интернет дигән әйберне белмибез дә, авыл җирендә сөйләшер-киңәшләшер кеше дә юк. Ә тормыш бара, яшәргә кирәк. Башта бик авыр булды, урамда да кешеләр бармак төртеп күрсәтә иде. Ләйсәнне балалар бакчасына биргәч, аның янында булыр өчен, төп эшемнән китеп, бакчага эшкә урнаштым. Тик без анда озак йөри алмадык, бакча мөдире, тәрбиячеләр Ләйсәннән курка, дип, баланы китермәскә кушты. Шуннан соң башка бармадык. Бөтен вакытыбызны аңа багышладык. Ләйсән мәктәпкә йөрмәде, өйгә килеп, өч кенә ел укыттылар. Даун синдромлы кешеләргә, гадәттә, юләр, дип карыйлар. Андый очраклар белән еш очрашырга туры килә безгә. Бервакыт концерт башланып киткәч кенә залга керә башладык, Ләйсән, тамашачыларга комачауламыйм дип, иелебрәк бара. Шунда бер хатын, кара, шуны да аңлый бит, ди. Кибеткә кергәч, Ләйсәннең биегәнен белгән сатучы, музыка туктагач, биюдән туктарга кирәген каян белә соң ул, дип сорый. Баштарак бу сорауларга үртәлә идем, хәзер көләм генә. Кояш балалары алар бик ягымлы, бернинди дә зыян ясамый, фәкать үсешләре генә акрын бара. Гадәти балалардан шуның белән генә аерылалар, - дип сөйли Рәмзия апа.

«Биисем килә»

Ләйсәнне табиблар бөтенләй йөрмәс дигән, әмма ул дүрт яшендә йөреп киткән, җиде яшендә бии баш­лаган. Хәзер аңа егерме яшь, биюләре яздырылган видеоларны әнисе социаль челтәрләргә ике ел элек кенә элә башлаган. Менә шуннан соң ул таныла да инде.

- Безнең видеороликны «ВКонтакте»да Даун синдромлы балаларга багышланган төркем җитәкчесе -Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче җырчы Захира Шетлер күреп алган. Иң беренче булып безгә ул ышанды. Аның киңәшләрен истә тотып, Ләйсәнгә хореограф эзләдем. Кызым өйдә җиде яшеннән үк бии. Ул, миңа өстән кул чабалар, минем биисем килә, дип гел әйтеп килде. Аның теләген аяк астына салып булмый, хореограф эзләп таптык. Интернетта калдырган игъланга хореография училищесында белем алучы Альбина Фәтхриева җавап бирде. Алар хәзер бик күп биюләрне дуэт булып башкаралар, - ди Рәмзия апа.

Кояш кызы Ләйсән Тула шәһәрендә узган «Творим добро» эстрада сәнгатенең халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, Гран-­прига лаек булган. Ул анда һинд биюе белән чыгыш ясаган.

Район мәдәният йорты каршында махсус урам концерты да оештырган. Анда үзе дә, дуслары да биегән.
Ләйсән атнага өч тапкыр спорт залына да йөри. Анда икешәр сәгать шөгыльләнә, өйдә дә кич белән физик күнегүләр ясый. Моннан ике ел элек гәүдә авырлыгы, организмында гормональ тайпылышлар булып, 72 килограммга кадәр җиткән. Көзгегә караган саен, ябыгасым килә, спорт залына алып барыгыз, дигән.

- Мин аңа фитнес залны күрсәтермен дә кайтырмын дип уйлаган идем. Аңа анда бик ошады, спорт белән шөгыльләнә башлады. Тренеры Азат Вәлиуллинга без бик рәхмәтле. Ләйсән, даими күнекмәләр нәтиҗәсендә, ярты елда унбиш килосын югалтты. Хәзер кызым 49 килограмм. Спорт сәламәтлеге өчен дә файдалы. Ул псориаздан җәфалана, йөрәгенә дә вакытында операция ясата алмадык, - ди Ләйсәннең әнисе.

Кыз, үзе теләп, укырга өйрәнә башлаган. Әлифбаны укып бетергән. Хыялы - зумба дигән фитнес бию буенча инструктор булу. Апрель аенда аны, лицензия алу өчен, Мәскәүгә чакырганнар. Анда ике көнлек курсларда укыйсы була, ди.

- Мин гомер буена аның янында була алмыйм, берәр шөгыле булсын, дим. Бераз гына булса да акчасын да эшләр, кешеләр арасында да булыр ичмасам. Юлга да, бию өчен костюмнарга да акчамны жәлләмим. Болар аның өчен бик мөһим бит, - ди Рәмзия апа.
Ләйсән унбиш кеше­дән торган төркемгә мастер-класслар оештыра, аларны биергә өйрәтә.

Ул безгә Аллаһы Тәгаләнең бүләге

Ләйсән интернеттан бик актив куллана. Социаль челтәрләрдә хәзер ул үзе утыра, фотоларын-видеороликларын элә.
Кояш кызы өйдә дә булышчы. Ләйсән гөлләргә су сибә, идән себерә, табак-савытларны юып куя. Бәйләргә дә өйрәнгән. Кояшлар бәйләп, шуларны дусларына бүләк итә. Әнисе авырып торганда да, янәшәсеннән китми, даруларын эчертеп тора.

- Ләйсән безгә Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Ул бөтен тормышыбызны үзгәртте, килгән кешеләр, өегез нурлы, диләр. Мин дә аларга, безнең өйдә Кояш бар бит, дим.
Рәмзия апага балалары Даун синдромы белән туган ата-аналар еш мөрәҗәгать итә.

- Яңа гына бала алып кайткан әниләр бәргәләнә, борчыла, нишләргә белми. Мин дә уздым ул юлдан. Ул чорда әле авыру балаларга бөтенләй башкача караш иде. Хәзер аларга бакчага да, мәктәпкә дә йөрергә ярый. Укыту өчен махсус методикалар уйлап чыгаралар. Ел саен Россиядә 2 мең бала Даун синдромы белән туа. Шуларның 85 процентыннан баш тарталар. Аларга вакытыңны, назыңны жәлләмәсәң, тулы канлы тормыш белән яшәп китәләр. Зинһар, ташламагыз балаларыгызны, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән сынавы бит ул, - ди Рәмзия апа.

Ләйсән Австриядә узачак "Инклюзив Дэнс" дигән конкурста катнашырга тели. Тик барлык чыгымнарны каплау өчен ярдәм кирәк. Теләүчеләр булса әлеге счетка акча күчерә ала.

Сбербанк доп офис8610 0730
БИК 049205603
р.сч 40817810762100005892
Зарипова Лейсан Азатовна
номер карты
639002629003294252
Сбербанк
номер карты 4276620028775140
VISA Classic

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading