Әйе, үзенең тормышы бик барып чыкмады. Ятим, ачлы-туклы үсте. Ире белән яратышып өйләнешсәләр дә, сөйгәне тормыш авырлыкларын да, шатлыкларына да аракы тамчысы салып чайкый торганга әйләнеп китте. Әллә үзенең гомере кыска буласын сизенеп, тормыштан ямь тапмый яшәде. Ә бит тупырдап торган ике малай табып биргән иде аңа Мариясе, аларга да яхшы әти була белмәде шул. Күбрәк дуслары белән өстәл артында аралашуны кулайрак күрде. Шул дуслары башына да җиттеләр инде. Эчкән килеш су кереп елгада батты.
Кайгыдан йөзе башындагы яулыгы төсенә кереп каралган Мария ике баласын ике ягына кочаклап башта туйганчы елады. Хәер, елап туеп була димени, ул бит ашау түгел. Чак кына берәрсе кыек сүз әйтсә дә, кырын караса да, күңел күле ташып түгелергә генә торды. Ләкин исәннәргә яшәргә кирәк, елап кына эш чыкмый.
Малайларны да кеше алдында кешечә үстерергә кирәк. Эштән курыкмый яшь хатын. Улларының тамагы тук, өсте бөтен булсын дип, берничә эштә хезмәт куя, бил бөгә. Ә инде тиенләп җыйган хезмәт хакына улларын тәмле ашатып, алар теләгән әйберне алып бирә алса, аннан да бәхетле кеше җир йөзләрендә дә булмый. Сабыйлары хакына яшәгән ана бит ул. Уллары сөенсә, ул да җире-күге белән шатлана, борчылса, тирән кайгыга төшә.
Шулай ел артыннан ел уза, малайлар да егетләр булып үсеп җитә. Олысы институтны тәмамлагач, Ленинградка китә, шунда яшәп кала. Өйләнә, кызы бар. Бик сагынса да, ерак торса да, улының үз тормышы булуына сөенеп туялмый ана кеше.
Ә менә янындагы төпчеге (әллә артык иркәләп бозып бетердеме икән үзен?!) көннән-көн холыксызлана. Нинди генә уңышсызлыкка тарса да, үзен дөньяга китергән әнисен гаепли. Янәсе, нигә тудырган да нигә үстергән. Ходай насыйп иткәч, табасың да, үстерәсең дә инде. Әнә бит күпләргә бу бәхет тәтеми дә әле.
Бала амәнәт итеп бирелә диләр бит. Шулайдыр Тик Мария ханым эш-эш дип, ал-ял белми чабып, уллары күзенә карарга, күңелләрен аңларга вакыт таба алмыйча ялгышты бугай шул. Чирләшкәрәк булып туган төпчек улын саулыкка туймый дип кызганды. Бер эш тә эшләтмичә, кәнфит имезеп кенә үстерде. Ә инде буе үсеп тә, акыл кермәгән балаңа үз акылыңны да, иманыңны да биреп торып булмый ул. Әгәр андый мөмкинлек булса, үзенә тамчысын да калдырмый бирер иде ана кеше.
Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керми. Аннары, ата баласы хата булмас, дип тә әйтә безнең акыллы халык. Язмыштырмы, ялгыштырмы, төпчеге дә әтисенең тайгак юлын сайлады. Ничә тапкыр эшкә урнашып караса да (андый хезмәткәр кайсы хуҗага кирәк инде бүген?!), озак тотмыйлар. Ә бит ир уртасы эшләмим дип кенә ашамый да тора алмый.
Әбинеке дә шактый җыелган, үзеннән дә өстәп, хәер булсын дип, бөтен шартын китеререргә тырышты. Поминкаларын да чиркәүгә биреп укытты. Ленинградтагы улы әнисен җирләргә чак кайтып өлгерде, ә төпчеге айнып торуны да кирәк санамады.
Менә шулай: адәм баласы туа, яши, шатлана-кайгыра, көлә-елый да көннәрдән бер көнне аның хакында балчык өеме генә искәртә башлый.
Озакламый уллары фатирны алмаштырып башка җиргә күчеп китә. Район үзәгенә үк бугай. Закир абзыйлар гаиләсе дә тору урынын алмаштыра. Туганнар ничек яшиләрдер, белми – җепләр өзелә. Хәер, ана кадәр ананың кадерен белмәгәннәрнең хәлен дә беләсе, сәлам дә бирәсе килми аның. Җәннәт аналарның аяк астында диләр бит. Болар шуны аңламаган мәхлүклар.
Шушы көннән, күршесен җирләгәннән соң, бер борчу биләп ала Закир аганың җанын. Ул көндез дә, төнлә дә тынгы бирми. “Дөрес эшләдеме соң ул болай чиркүләргә, рус зиратына кереп, җирләп йөреп? Гомере буе намазлыкта утырып, баш күтәрми сәҗдә кылып, дога укып та юып бетерә алмый торган гөнаһ кылмадымы?” Бу хакта бер дин әһеленнән дә сорап караган, ул да төгәл генә җавап бирә алмаган. “Кирәкмәгән эш эшләгәнсең абзый!” – дип гаепләгәндәй, янган йөрәгенә ялкын гына өстәгән.
Миңа да каләмле танышына бу хакта йөрәге янганга, җанына урын таба алмаганга сөйләде Закир ага. Ә мин аны юатырга, тынычландырырга ашыктым. “Юк, бернинди гөнаһ та кылмагансыз. Киресенчә, бик саваплы эш башкаргансыз, – дидем. Юк дин кагыйдәләренә нигезләнеп түгел, гомумкешелек кануннарын уйлап әйттем мин моны. Әйе без барыбыз да кешеләр бит.
Комментарийлар
0
0
Саваплы эш эшләгән Закир абый. Ышанып, үзенең соңгы юлын күршесенә тапшырган Мария әбине аннан башка кем җирләр иде? Мин дә шулай эшләр идем.
0
0
0
0
Бернинди гонахлы эш эшлэмэгэн, Закир абый, нэрсэ булган ди урыс зиратына кереп, бернэрсэдэ начарлык эшлэмэгэн, ул бит анда чукынып динне алыштырмаган
0
0
0
0
Курше хакы Алла хакы бер нинди да гонаха курмим тауфиксыз баласын а караганда нинди изге эш эшлаган Аллакаем узе кичерер миннан сорагыз бар гонахаларыбызны кечерермен диган урыны жаннатта булсын эбинен сезга фатихасын биреп ятасын, яхшылык кылганга яхшылык булып кайтсын
0
0
0
0
"күршесенең рухы шатлансын дип, шәм кабыза" - ?
0
0
0
0
Бик дөрес эшләгәнсез, ә менә эшләми, булышмый калган булсагыз, вөҗдан газабы кичердегез иде.Бу зур савап!
0
0