16+

Хәзер сөяркә – хатыны

Санта-Барбара сериалы бер якта торсын. Аларның хәлләре кинодагыдан да хәтәррәк. Гөлсинә белән Камәрия уртак ирләре өчен тарткалаша. Ачуы кабарган, көнләшүдән котырынган хатын-кыз күп нәрсәгә сәләтле икән ул. Кешедән яхшы түгел, оят дигәнне дә белми, акылы томалана, ахры.

Хәзер сөяркә – хатыны

Санта-Барбара сериалы бер якта торсын. Аларның хәлләре кинодагыдан да хәтәррәк. Гөлсинә белән Камәрия уртак ирләре өчен тарткалаша. Ачуы кабарган, көнләшүдән котырынган хатын-кыз күп нәрсәгә сәләтле икән ул. Кешедән яхшы түгел, оят дигәнне дә белми, акылы томалана, ахры.

Камәрия ире белән сигез еллап яшәде. Тату-тыныч кына торалар иде кебек. Уртак балалары үсеп килә. Икесе дә дәрәҗәле урында эшлиләр, җитеш тормышта яшиләр. Фатир да сатып алдылар.
Рәхәткә чыдап булмый, диләр. Дөрестер, күрәсең. Авылда Камәриянең ире Гөлсинә белән очраша башлаган икән дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады. Гөлсинә төс-биткә бик чибәр хатын, менә дигән ире, балалары бар. Гайбәтләргә нокта куеп, өйләнешеп куйды бит болар. Ике гаилә җимерелсә җимерелде, Гөлсинә Камәриянең ире белән никах укытты. Камәрия исә иренең өйдән чыгып китүен бик авыр кичерде. Иренең артыннан барып, ялварып та карады, елады. Гөлсинә белән дә сөйләшеп аңлашырга маташты. Баласының «китмә» дигәннәрен дә ишетмәде мәхәббәттән исергән ир.
«Бер авылда күрешмичә яшәп булмый. Икесен бергә күрсәм, йөрәгемне пычак белән телгәлиләр сыман», - дип сөйли иде Камәрия. Берсендә түзмәгән, кибеттә Гөлсинәне күреп, аңа ташланган. Ике хатын чын-чынлап чәчләрен йолкышып, тибенеп, сүгенеп сугышканнар. Шунда Камәрия: «Яшәгез, рәхәт күрмәгез, син иремнең сөяркәсе булдыңмы, аны миннән тартып алдыңмы, тормыш - бумеранг ул, вакыт узар, мин аны синнән тартып алырмын, мин иремнең сөяркәсе булырмын», - дигән. Әллә Ходайның Амин дигән сәгатенә туры килгән, Гөлсинә бу ир белән ун ел яшәдеме икән, теге хатыны янына килә башламасынмы! Төн кунарга да кала башлады бу. Инде моны сизгән Гөлсинә ире артыннан күзәтә. Беркөнне Камәрияләрнең йорты янында иренең машинасын күреп чыгырыннан чыкты. Камәрияләрнең йорт тәрәзәләрен таш атып ватты, иренең машинасына кирпечләр атып яньчеп бетерде, ямьсез сүзләр әйтеп акырды, бакырды. Тамаша карарга җыелган авылдашлар гына никтер кызганмады Гөлсинәне. Менә шулай ул тормыш - куласа, бер әйләнә, бер баса, кеше иренә кызыксаң, шулай була, янәсе. Ә иргә нәрсә? Тормыш түгәрәк, ике хатын арасында йөреп тора ул, әйтерсең лә аларның талашканнарыннан рәхәтлек ала. Бу мәхәббәт өчпочмагы ни белән тәмамланыр? Бер Алла белә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading