Хәзрәт укып бетергәч, башымнан сыйпады. “Менә шундыйрак хисләр кичерергә кирәк иде шул сиңа”, – диде.
Карасам, үзенә дә авыр булып китте. Өшкерүдән соң, тизрәк утырган җирен карады. “Нәрсәдер бөркелә синнән. Тик бу гади күз тию генә түгел”, – ди. Мин күзләрне төбәп: “Бозганнармы әллә?” – дим. “Бозганга да охшамаган”, – диде хәзрәт.
Дога кылганнан соң, хәлем җиңеләйде. Тик, кызганыч, озакка түгел. Бер атнадан соң бу галәмәт кабат тотынды. Кабат минем яныма киләләр дә, җанымны алмакчы булалар.
Беләсезме, ә яшисе килә! Мине узган гомердә мөгаен үтергәннәрдер. Шуңа да бу гомердә шундый хисләр кичерәмдер. Бу сүзләрем хак булса, димәк, мин мондый газапларны татып яшәргә тиешле кеше.
Шушы уйлардан озак вакыт арына алмагач, әниемә зарландым. Ул инде олы яшьләрдә. Яше 80гә якынлаша. Мин аңа бөтенләй хис-кичерешләремне сөйләргә яратмый идем. Әни кеше болай да баласы өчен ут йотып тора бит. Тик шулай да кайвакыт алдына башымны салып, бар нәрсәгә дә үпкәмне белдерәсем килә иде.
Сүземне төшләрдән башладым. Төн җитеп, йокыга киткән саен, икенче портал ачыла сыман димен. Һәм мин үлем белән көрәш алып барам.
Әни боларны тыңлап чыккач: “Кызым, бастырыласыңмы әллә?” – дип сорады. Ю-юк, бастырылу андый булмый ул. Бастырылу вакытында кемдер каршыңа килгән төсле булса да, син тәнең белән хәрәкәт итә алмыйсың. Синең бер җирең дә сиңа буйсынмый. Ә төшләремдә мин көрәшәм. Әйтерсең, башка тормышта берәр хәрби булганмын. Юк, әйтерсең, мин олы гаскәрнең әйдәп баручысы.
...Ә аннан соң мине астылар. Урта гасыр вакытындагы ташлар арасында гәүдәмне асып калдырып, шул килеш кладырдылар. Озак вакыт шунда эленеп тордым мин. 500 ел чамасы булгандыр. Миңа шулай тоелды...
Әни чәчләремнән сыйпады да, елап җибәрде: “И, кызым, кызым, мин генә барысына да гаепле. Минем рәнҗешем төшкән сиңа”, – ди.
Әни миңа гомер буена сөйләргә батырчылык итмәгән серен ачты. Аның сүзләренчә, мин теләнгән бала булмаганмын. Әнинең яшь чагында ачлык хөкем сөргән. Минем белән балага узганда, аның ике баласы булган инде. Өченчесенә балага узгач, ул аны алдыртырга булган. “Ачлыктан газаплап үтерербез дип курыктык әтиең белән”, – диде әни.
Шуңа да ул бер әбиеңә баланы төшертергә барган. Ул вакытта медицина алга китмәгән шул. Шуңа да халык үз көченә таянып эш иткән. Бу әбиең дә аналыкка кул белән кереп, яралгыны тотып чыгармакчы була икән. Күпме вакыт азапланганнан соң, бу әбиең әнине куып җибәргән. “Бар, кайтып кит! Алып булмый. Бу баланың яшисе килә!” – дигән.
Әни шаккатып, тиз генә киенгән дә, алны-артны күрмичә шул әбиеңнән чыгып киткән.
Шул рәвешле көтелмәгән бала булмасам да, яшәргә зур теләк белдергән бала булып дөньяга килгәнмен.
Әмма бер бәхетсез – гел бәхетсез диләр. Шуңа да миңа тормышта җиңел түгел. Ул гел мине кыл өстендә йөртә, яман кешеләр белән очраштыра. Мин сокланып караган бөтен әйбер дә шунда ук җимерелә. Вакыты белән үз карашымнан үзем куркам. Әйтерсең, беркемгә дә зыян салмас өчен миңа көннәр буе бүлмәмдә бикләнеп ятарга кирәк.
Әнинең сүзләреннән соң миңа авыр булмады. Әти белән әнине аңларга була. Без чынлап та ипине бишкә бүлеп, авыр шартларда яшәдек. Тирә-якта аш пешерергә кычытканнар да калмый иде. Бер мескен сыерыбыз да кабыргалары күренерлек дәрәҗәдә ябыкты.
Тик шулай да өчебезне дә аякка бастыра алдылар. Мең рәхмәт аларга.
Мин җанның кире башка тәнгә күчүенә ышанам. Кешенең башка вакытта кабат тууына да. Алай булмаса, уема кайдан килә минем баштан үткән хатирәләр. Ул минем беренче мәхәббәт, беренче тапкыр мәктәпкә бару, беренче тапкыр су коену кебек хатирә булып исемә төшә. Мин ул мизгелләрне инде яшәгән сыман. Тик хатирәләрем генә якты түгел...
Комментарийлар
0
0
Кеше җиргәт бер генә килә, ә җан мәңгелек, ул бүтән тәнгә күчми, җан элек булганнарны сизәргә мөмкин, бу бик катлауоы мәсьәлә, Аллаһ белүче
0
0