Инвалидларны без икенче төрле мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип әйтәбез. Әмма икесе дә күңелгә ятышлы исем түгел. Кайвакыт андый кешеләргә карап, мин үзебезне мөмкинлекләребез чикләнгән итеп тоям. Көн тудымы – зарланудан башыбыз чыкмый. Ә инвалидлар, тормышка үчләнмичә, бар көчкә яшәргә, алга барырга тырыша, мескенләнми.
Күрү сәләтен югалткан 33 яшьлек Фәнис Мингәрәев белән күрешеп аралашкач, күзләр күрмәүгә караганда, күңел сукыр булу куркынычрак икәнлеген аңладым. Соңгылары, кызганыч, күпкә артыграк һәм алар, беренчеләреннән аермалы буларак, җәмгыятькә зур зыян сала.
Фәнис Мингәрәев алты яшендә көчле авырып, өч ай комада була. Аякка басып, сеңлесен бала тудыру йортыннан каршы алырга машинада барганда кинәт күрү сәләтен югалта.
Дүрт яшендә мәчеткә йөри башлаган малайга Ислам дине юлдан тайпылмаска, сыгыгылып төшмәскә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Әлбәттә, иң зур таянычы – әти-әнисе була. Аларның ярдәмен, ышанычын тоймасам, хәзерге кебек була алмас идем, ди Фәнис.
Җиде ел музыка мәктәбендә белем алу көндәлек тормышта да нык ярдәм итә аңа – ишетү сәләте арта. Үзенең сулышын тыңлап, алда каршылыкның булу-булмавын, юлның тигез яки аска таба төшүен билгели ала.
Фәнис уенчыклар тегү белән дә шөгыльләнә. Хәзерге вакытта эшләре күп һәм көне тыгыз булу сәбәпле, әлеге шөгылен туктатып торган. Ул “Ярдәм” мәчетендә тернәкләндерү үзәгендә күрмәүче кешеләрне укыта, төрмәгә җомга вәгазен сөйләргә йөри, Коръән ашларына мулла буларак бара, спорт залында сәламәтлеген ныгыта. Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә матди яктан ярдәм дә итә. Фәнис ике ел элек гаилә кора. Иң зур хыялы – әти булу бәхетенә ирешү.
– Кешеләргә рәхмәтем бик зур. Кемдер сүзе белән, кемдер гамәле белән булыша. Барысына да рәхмәт әйтеп бетереп тә булмый. Ярдәм итүче булмаса, күңел төшенкелеккә бирелер иде. Бер генә кеше яхшылык эшләсә дә, үзеңдә рухи көч табасың һәм дөньяда яктылык сүрелмәгәнен аңлыйсың. Аннары үзеңдә дә мөмкин кадәр күбрәк изгелек кылу теләге уяна, – дип елмайды Фәнис.
...Илнар исемле танышымның да күзләре бөтенләй күрми. Аннан “Уңайлы мохит” турында белештем. Андый шартлар Казан шәһәрендә сирәк җирдә, нигездә төп урамнарда булуын ассызыклады. Күрмәүчеләр өчен шартларның иң яхшысы метрода икәнлеген әйтте. Тик анда да камилләшер урын бар.
Кайчандыр нинди автобус килеп туктаганын күрмәүчеләргә тавыш ярдәмендә хәбәр итәләр иде, хәзер никтер аны бетерделәр, ди Илнар. Күп нәрсәне эчке тоемлауга ышанып эшләргә туры килә икән.
– Тукталыш исемнәрен вакытында яки дөрес хәбәр итмәү дә еш күзәтелә. Мин исә бертуктаусыз башымны эшләтеп барам: борылышлар, сикертмәле урыннар аша кайдалыгымны билгелим. Светофорларда тавыш булмау яки ике якка да бер үк төрле сигнал кую күрмәүчеләрнең машина астына эләгү куркынычын тудыра, – ди Илнар.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмичә, дип әбиләребез дөрес әйткәннәр. Инвалидларның нинди кыенлыкларга очравын аңлау өчен, “Уңайлы мохит” өчен җаваплы кешеләр бер көн булса да арбага утырып яки күзләрен бәйләп йөреп карасын иде. Иртәгә кемнең нинди хәлдә булачагын белеп булмый бит. Шуны да әйтәсе килә: кешелек сыйфатларын югалтмыйча, тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булсак иде. Тротуарга ташлап калдырылган машина кем өчендер зур киртәгә әйләнергә мөмкин икәнлеген дә истән чыгармыйк.
Фото: vk.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар