16+

Икенче улларын көткәндә китеп барды...

Укытучы булып туарга кирәк, диләр. Миңа калса, һәр һөнәр иясе дә кешенең язмыш дәфтәренә язылып куядыр. Ләкин бөтен кеше дә укытучы булып эшли алмый, бигрәк тә хәзерге заманда. Укучыларга караганда, әти-әниләренә тәрбия серләрен өйрәтергә кирәк. Кешелеклелек дигән сыйфатларны тәмам югалттык бит, җәмәгать...

Икенче улларын көткәндә китеп барды...

Укытучы булып туарга кирәк, диләр. Миңа калса, һәр һөнәр иясе дә кешенең язмыш дәфтәренә язылып куядыр. Ләкин бөтен кеше дә укытучы булып эшли алмый, бигрәк тә хәзерге заманда. Укучыларга караганда, әти-әниләренә тәрбия серләрен өйрәтергә кирәк. Кешелеклелек дигән сыйфатларны тәмам югалттык бит, җәмәгать...

Нурия апа балаларның иң яраткан укытучысы булды. Үзе кырыс, үзе таләпчән, үзе усал иде, ләкин гаделлеге белән нәни балалар күңеленә юл сала белде. Аның “икеле”ләренә дә үпкәләмәделәр, чөнки һәр билгене урынлы һәм бик тә вакытлы куя иде. Ничәмә ничә буынны төпле белемле, ныклы тәрбияле итте ул! Аның чыгарылыш укучылары, ким дигәндә, бүлек җитәкчесе булып утыралар.Бар җирдә дә актив, өлгер, ярдәмчел укучылар, заман белән бергә атлап, алга баралар. 

Аллаһы Тәгалә бер яктан бирсә, икенче яктан ала инде. Тормыш иптәше Гадел абый бик яшьли тол калдырып, Нурия апа икенче улларын көткәндә китеп барды. Каты авырудан алып кала алмадылар, кызганыч. Бирешмәде Нурия апа, балаларын аякка бастырды, хезмәттәшләре дә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булдылар. Нинди авыр заманнарда да яраткан укучыларын ташламады. Үз балаларына бирә алмаган игътибарны укучыларына бирде, һәркайсын белемле итү өчен бөтен көчен куйды.

Алисә белән аеруча авыр туры килде аңа. Ул башка балалар кебек гадәти бала түгел иде. Акыл ягына сай түгел үзе, ләкин калганнардан аерылып тора иде. Күзе бик начар күрә, сөйләме дә аңлашылып бетми, уку-язу турында әйтәсе дә юк. Җитәкче баласы булгач, Нурия ханым да каршы килмәде. Үз сыйныфына алып, кызны хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Әлбәттә, монда табиплар ярдәменнән башка гына булмады инде. Кызны иң яхшы белгечләргә күрсәтеп, чит илләрдә катлаулы операцияләр ясатып, “кеше” иттеләр. Нурия апа көн-төн Алисә белән шөгыльләнде.

Дәрестән тыш буш вакытын үз улларына түгел, нәкъ менә әлеге кызга багышлады. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, Алисә башка укучылар белән беррәттән укый башлады, яңа талантлары ачылды. Гомумән, талант дигәннән, Нурия апа аюны да биергә өйрәткән булыр иде, мөгаен. Чөнки анда укып чыккан һәр укучы җырлый, бии, менә дигән кул эшләре башкара, иҗат итә, үзе дә бик күп кырлы шәхес иде. Камыр ашларын телне йотарлык итеп пешерә иде. 

Бик күп укучыларны кеше итте ул. Алисәгә генә тукталуым юкка түгел. Башлангыч сыйныфны бетереп, урта мәктәпкә күчкәч тә ярдәменнән ташламады аны беренче укытучысы. Башка укытучылар бераз кырын караш ташлаганын сизсә, хәзер проблеманы юк итә иде. Алисәнең үзен инвалид итеп тоймавын теләде. Кызның да холкы бик авыр иде, башка укытучылар аның характерына бик түзеп тормады.

Ләкин Нурия апа һәр очракны да уңай гына хәл итеп җибәрде. Күп укытучылар өчен Алисәнең 9 сыйныфны тәмамлап китүе зур шатлык булды. Беренчедән, аларның инвалид бала белән артык эш эшлиселәре килмәсә, икенчедән, җитәкче әтидән дә туйдылар. Ә Алисәнең әтисенең һәр җирдә сүзе, дөресрәге акчасы үтә иде. Күпләр Нурия апаны да акчага кызыга дип гаепләде. Әлбәттә, бу – бик зур хата, гөнаһ. Чөнки ул акчага, дәрәҗәгә кызыга торган укытучы түгел иде. Ул – һөнәренә бирелгән Чын Остаз иде.

Алисә исә әтисенең акчалары ярдәмендә булса кирәк, башта педагогия көллиятен, соңрак югары уку йортын тәмамлады. Имеш-мимешләр буенча, укырга йөрмичә генә дә диплом алып була икән, дигән сүзләр ишетелде. Югары белемле укытучыга эш эзли башладылар. Әллә эзләүләре шулкадәр булды, әллә башка сәбәпләр аркасында, Алисә туган мәктәбенә укытучы булып урнашты. Беренче укытучысы Нурия ханымны эшеннән азат итү хисабына... Әйе, нәкъ шулай...

Бөтен гомерен, бөтен барлыгын, гаиләсен, сәламәтлеген надан балаларга белем бирүгә, аларны КЕШЕ итүгә багышлаган зур хәрефләрдән УКЫТУЧЫны: “Сез инде эшлисен эшләгәнсез, яшьләргә урын кирәк”, – дип эшеннән азат иттеләр. Дөрес, башлангыч сыйныф укытучылары арасында иң өлкәне дә ул иде. Ләкин хезмәттәшләре, ким дигәндә, бер ун ел эшләгән булыр иде, дип уйлый. Алисә, күзен дә йоммыйча, ничек итеп аннан, чын мәгънәсендә, сау-сәламәт кеше ясаган укытучысы йөзенә карый алды икән? Гафу да үтенмичә, рәхмәт сүзләре дә әйтмичә, ул Нурия апа урынына кереп утырды. Ата-аналарның фикеренә колак салучы да булмады. Пенсионер укытучыга караганда, бай әтиле белемсез яшь укытучы мөһимрәк булып чыкты. 

Укытучы булып туган кеше укытучы булып үлә дә икән... Корсакта вакытта ук бәхетсез булып ятим калган кече улы Маратны башлы-күзле итә алмыйча, Нурия апа бакыйлыкка күчте. Быел Укытучылар көнендә аның үлгәненә биш ел тулды. Үзен мәсхәрә итүләрен бик авыр кичереп, йөрәк авыруы белән хастаханәгә эләкте. Шул вакыйгага 3 ай тулды, дигәндә, аңына килмәде. Анда да яхшы кешеләр кирәк, диләр бит. Ләкин Нурия апа әле безгә кирәк иде. Бик күп балаларны КЕШЕ итәсе бар иде аның. Әнә Алисә ярты ел да эшли алмыйча китеп барды, чөнки балалар белән түгел, зурлар белән дә уртак тел таба алмады. Бер укучыга кул күтәреп, бик зур конфликт килеп чыкты. Мәктәп рәисен дә урынына утырттылар, ә Алисәне тагын әтисе генә коткарып калды. Кызганыч, Нурия апабызны гына кире кайтара алмыйбыз шул. Укытучылар көнендә урыннарының җәннәттә булуын теләп калабыз. 

Дания Җамалиева,
Казан

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading