16+

Индира мәрхүм әтисенә хат язды: "Гомер буе кирәк булдың, әти..."

Элек "Болгар радиосы"нда "Иртәнге чәй"не алып барган, хәзер "Шаян ТВ" каналында эшләүче Индира бик яшьли әти-әнисен югалткан. Әнисе моннан 3-4 элек вафат булды. Ә әтисен ул бөтенләй хәтерләми. 27 ел элек бакыйлыкка күчкән әтисенә Индира хат язды.

Индира мәрхүм әтисенә хат язды: "Гомер буе кирәк булдың, әти..."

Элек "Болгар радиосы"нда "Иртәнге чәй"не алып барган, хәзер "Шаян ТВ" каналында эшләүче Индира бик яшьли әти-әнисен югалткан. Әнисе моннан 3-4 элек вафат булды. Ә әтисен ул бөтенләй хәтерләми. 27 ел элек бакыйлыкка күчкән әтисенә Индира хат язды.

“Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә" - бәләкәй чактан ук күңелгә уелып калган татар халык җыры. Ләкин мин бу җырны (дөресрәге бу куплетны) яратмыйм. Әни дә яратмый иде. Никме? Чөнки нәкъ алмагачы хуш исле чәчәк аткан чагында, минем әтием бу дөньядан китте.
 
Әти! Синең турында язганым булмады, языйм әле?! Мин сине белмим... Миңа 2 ай булганда, син бу дөньядан китеп бардың. Дөресен сөйлим әле? Бәләкәй чактан бирле, үскәндә, мин әтинең кем икәнен, гомумән, белми идем. Һәм, беләсеңме, әти, мин моңа күнеккән кебек идем. Без өчәү яшәдек: әни, апа, мин.

"Әти" дигән кеше миңа чит иде һәм минем беркайчан да: "ни өчен башкаларның әтисе бар, ә минеке юк?" дигән сорау биргәнем булмады. Ләкин еллар уза барды, мин үсә тордым һәм хәзер инде минем уй-фикерләрем үзгәрде. 

Беләсеңме, әти, авылга кайтсам (Албайга) бөтен күрше әби-бабайлар минем синең кызың икәнне белә. Әйтмәсәм дә. Копия диләр. Әти, фотоларга карале, без бит бик охшаш! Әти кызы - бәхетле була, диләр. Шулай була күрсен.

Әти! Син бу якты дөньядан киткәнгә 27 ел үтте... Ләкин мин бер әйберне төгәл әйтә алам: әгәр дә син исән булсаң, минем белән булсаң, минем тормышым күпкә, бик күпкә яктырак, рәхәтрәк, бәхетлерәк булыр иде!!!

Әти… Мин беләм, миңа сөйләделәр... Китер алдыннан, шул төнне, син мине кочаклап, яратып, куеның астыннан җибәрмичә: "син бит минем яраткан кызым, принцессам" диеп төне буе мине кочаклап, үбеп яткансың...

Әтием! Мин сине фотолардан гына күреп беләм, ләкин синең, миңа карата мәхәббәтең, гомер буена сакланыр! Мин аны сизәм. 
Әти! Урының җәннәт түрләрендә генә була күрсен, берүк!!!

Әти... син миңа БИК кирәк булдың. Гомер буе. Хәзер дә кирәк! Әле бу дөньяда мин - синең кызың, үзең әйтмешли "принцессаң" барын онытма. Мин дә сине онытмыйм. Беркайчан да. 

P.S. Әни белән күрешкәнсез дип уйлыйм. Сәлам әйт һәм сакла аны.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading