16+

Ире ике өй арасында йөри...

Күптән очрашмаган танышымны күрдем әле. Гел уйнап-көлеп сөйләшкән, бүгенге көн белән генә яшәгән көләч йөзле танышым үзгәргән, җитдиләнеп, уйчанланып калган. «Ир бирмәк - җан бирмәк» дигән мәкаль танышыма туры килә бугай. Ир кадәр ирне читкә таратып карале син.

Ире ике өй арасында йөри...

Күптән очрашмаган танышымны күрдем әле. Гел уйнап-көлеп сөйләшкән, бүгенге көн белән генә яшәгән көләч йөзле танышым үзгәргән, җитдиләнеп, уйчанланып калган. «Ир бирмәк - җан бирмәк» дигән мәкаль танышыма туры килә бугай. Ир кадәр ирне читкә таратып карале син.

Аларның мәхәббәте минем күз алдымда башланды. Егетләр белән йөреп шактый шомарган Фирданиягә яшь егетне үзенә карату әллә ни кыен булмагандыр. Яшь аралары 5 яшь иде. Илнар аннан башка сулый да, яши дә алмый кебек тоела иде миңа. Шул ук вакытта һәр кешедән көнләшә, сөйгәненең һәр адымын тикшереп тә тора. Холкы бик авыр иде аның. Кулыннан эш килә үзенең. Бераздан Фирдания, аны югалтудан куркып, Илнар дигәнчә генә яши башлады. Очрашуның берсендә мин аның Илнарга кияүгә чыгуын белдем. Язылышмыйча гына торалар икән. Сабыйлары да бар. Күп тә үтми икенче сабый да дөньяга аваз сала. Ләкин көне-төне ике кечкенә бала карап, өйдәге эшне эшләп арыган хатын яшь ирне тиз туйдыра. Таң аткач кына кайтулары ешая әтинең. Әле ярый каенанасы матди һәм мораль яктан булыша.

Беркайда эшләмичә өйдә ятулар, төнлә белән аракы табарга куып чыгарулар башлана. Илнар шуңа барып җитә ки, беркөнне икенче кешенең аннан бала көтүен, аңа китүен әйтә. Фирдания ике сабые белән кала. Алар аерылышалар. Әмма алай гына тынычлыкта калдырмый әле Илнар аларны. Ике өй арасында йөри башлый ул. Икенче гаиләсендә кыз бала туа. Бер ел да тора алмыйлар, бу хатыннан да китә ир. Кире Фирдания янына кайта бу. Хатын да аны гафу итә. Иске күлмәк тәнгә рәхәт диләрме әле.

- Син гафу итә алдыңмы шуны, - дим.
- Ничек куып чыгарыйм инде. Яшәсен миндә, - ди Фирдания.
- Үзгәрдеме соң бераз, эшлиме, сиңа мәхәббәте ничек?
- Үзгәрмәде. Бар да элеккечә. Әле теге балага алимент түлисе дә бар, - диде хатын. Эшләмәгән ир ничек түли инде аны? Анысы да Фирдания белән каенана җилкәсендә икән.

Менә шулай яшәп ята танышым. Бәлки, Фирдания янында нинди булса да ир-ат булуын, парлы булып яшәүне кулайрак күрәдер. Ялгызлык бик авыр шул. Ялгыз кеше барлы булса да, зарлы дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Таңсылу Рамазанова

Фото: https://pixabay.tumblr.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгэ комментариия язып ни файда барыбер бастырмыйсыз

    Мөһим

    loading