16+

Ирем корсаклы килеш ташлады...

Ирем белән бер-беребезне балачактан бирле беләбез. Бергә үстек, бергә укыдык. Мәхәббәтебез дә гомерлек булыр дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын. Әллә бәхетебезгә күз тидеме икән?

Ирем корсаклы килеш ташлады...

Ирем белән бер-беребезне балачактан бирле беләбез. Бергә үстек, бергә укыдык. Мәхәббәтебез дә гомерлек булыр дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын. Әллә бәхетебезгә күз тидеме икән?

Өйләнешкәннән соң дүрт ел бергә яшәдек, әмма балабыз булмады. Башта озак кына уза алмадым, узгач балам төште. Һәм, ниһаять, Ходайга ялварганнан соң, ул мине ишетте. Тик шатлыгым озакка бармады, 7 айлык авырым булганда, ирем ташлап китте. Китүенең сәбәбен “мәхәббәт бетте, сине яратмыйм” дип аңлатты. Балдагын өстәлгә куйды да китеп барды.

Кая киткәне тиз ачыкланды. Балалы хатынга йортка кергән. Ул хатын йөкле булуымны бик яхшы белсә дә, бу факт гаиләбезне җимерергә комачау итмәгән. Иремне озак үгетләдем. “Балабыз тулы гаиләдә үсәргә тиеш, акылыңа кил, өйгә кайт”, дидем. Ләкин ул бөтенләй миннән читләште. “Мин сине туганым кебек кенә яратам”, диде. Янәсе безнең арада хисләр ташкыны юк. Югыйсә бар да яхшы иде. Беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Һәрвакыт ул дип яшәдем.

Ирем киткәч, яшәүләре бик авыр булды. Бигрәк тә була тугач “беттем”. Депрессиягә бирелдем. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Хәзер улыбызга 5 ай, тач әтисе. Кызганыч, әтисе генә сирәк килә. Ярты сәгатькә кереп чыга, анысы да көндез. Мөгаен, төшке аш вакытында теге хатынга сиздермичә киләдер. Ял көннәрендә бөтенләй килгәне юк. Әлегә без законлы рәвештә ир белән хатын. Аерылышу турында ул да, мин дә сүз кузгатканыбыз юк... 

Мин инде бу хәлләр белән килештем кебек. Тик ни өчен ул баласы янына сирәк килә? Нигә ул аның янында озаграк утырмый? Ни өчен кеше тик торганда кинәт 180 градуска үзгәрде? Башка хатынга гашыйк булу – үз хатыныңны күрә алмау дигән сүзмени? Ул минем белән сөйләшми дә бит. Мине чит кеше итеп күрә. Башымда мең дә бер сорау, җавап бирүче генә юк.

Алга таба ничек яшәргә? Кемнән киңәш сорарга да белмим. Бәлки газета укучылары төпле киңәш бирер дип өметләнәм.

Фото: pixabay.com

Гөлнур, Мамадыш

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэкь шундый,балачактан бергэ белешеп ускэн парлар куп аерыла да инде...бутэн бер кешене белмичэ,курмичэ...авырлы вакытта ташлаган ирдэн хэзер ни котэргэ инде...ул бит просто чыгып китмэгэн,э бутэн хатынны яраткан булып чыга...онытыгыз...андый ир сезнен кеше булмаган димэк...балагызны устерегез...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исəнмесез Гөлнур. Хəерле кич! Минем сезнең белəн сөйлəшəсем килə. Сезнең белəн ничек аралашырга була? Бер апа.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сихэр индэ бу хэл.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Башка кешене яратырга, ир егетлэр бетмэгэндер доньяда ?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бозган инде. Кире кйтарырга йор бозымны. Ник син узеннен иренне кешегэ бирергэ тиеш эле. Бозык керу гаепле. Бозыкны чыгарырга йор. Тап чыгарырга кеше

            Мөһим

            loading