16+

Исерек хатынның иргә генә түгел, ике кечкенә балага да исе китми

Баксаң, Рәхимә апаның олы килене аракы белән мавыга башлаган. Башта улы берәүгә дә сиздермәгән. Аннан хатынының әнисенә әйткән. Әмма алай да нәтиҗә булмагач, үз әнисенә дә хәбәр итәргә туры килгән

Исерек хатынның иргә генә түгел, ике кечкенә балага да исе китми

Баксаң, Рәхимә апаның олы килене аракы белән мавыга башлаган. Башта улы берәүгә дә сиздермәгән. Аннан хатынының әнисенә әйткән. Әмма алай да нәтиҗә булмагач, үз әнисенә дә хәбәр итәргә туры килгән

Түзәр хәлем калмаганга гына сөйлим, дип сүз башлады табибка чират торганда Рәхимә апа. Йөз-кыяфәтенә караганда, аңа 60 яшьләр тирәсе иде. 
Мин телефоннан татарча сөйләшкәнне ишетеп, эчен бушатырга булган икән. “Якыннарга, дусларга сөйли торган хәл түгел шул, сеңлем. Чит кешегә ачылсам, җиңелрәк булыр, бәлки”, – диде ул. 

Рәхимә апаның ике улы бар икән. Икесе дә гаиләле. Балалары бар. 
“Авыр эштә эшләп, пенсиягә иртә чыктым. Инде менә ярты елдан артык олы малай фатиры белән үземнеке арасында чабам. Арыдым, сеңлем. Шунда йөреп күргәннәрем нервага да, йөрәккә дә бәрә башлады. Шуңа хәзер поликлиникага эшкә йөргән сыман йөрим инде”, – ди. 

Баксаң, Рәхимә апаның олы килене аракы белән мавыга башлаган. Башта улы берәүгә дә сиздермәгән. Аннан хатынының әнисенә әйткән. Әмма алай да нәтиҗә булмагач, үз әнисенә дә хәбәр итәргә туры килгән. Исерек хатынның иргә генә түгел, ике кечкенә балага да исе китми икән. 

“Кайбер көнне бар да яхшы, әйтерсең лә бер ни булмаган кебек йөри. Кайчагында берәр атна айнымый. Ике кызлары шуны күреп үсүе йөрәгемне әрнетә. Иртән берсен бакчага, икенчесен мәктәпкә җыеп җибәрәм. Киленне эшеннән кыскарткач, берәр ел өйдә торды. Аннан базарга сатучы булып урнашты. Нәселләрендә дә андый эчә торган адәмнәр юк. Хатын-кызлар түгел, ирләр дә эчми аларда. Шул базар хатыннары гына бозды киленне”,- дип зарланды Рәхимә апа. 

Үземдә дә малай үсә. Мин дә кайчан да булса каенана буласы кеше. Үземне Рәхимә апа урынына куеп карадым. Аның кичерешләрен күз алдыма китерү кыен. Аның урынында булырга да язмасын! 

Ләйсән Сайфуллина
Фото: https://unsplash.com/.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading