Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.
Гомере буе рәхмәт ишетеп яшәгән кеше ул. Туган җиреңнән, җиде туганыңнан еракта, туры мәгънәнәсендә Җир читендә башкача булмыйдыр да шул. Ихластан әйткән шушы рәхмәтләр ак канатлы фәрештә булып саклап-яклап тора аны. Һәм шахтер әтисенең: “Җиргә нык басып йөрегез, эзегез калсын!” – дигән васыяте дә гел ярдәм итеп килә.
Казанда очрашкач сөйләшеп сүзләр бетмәде. Күрешеп, янәшә утырып, күзгә-күз карашып аралашканда бик игелекле эше турында сөйләде ул. Юк, сизеп тордым: үз эше белән мактанып түгел, бу гамәленең нәтиҗәсе булганга һәм ихластан шатланып бәян итте ул аны.
– Кукмара районы Каенсар авылыннан Шәрәфетдин бабайның тарихын сөйлим әле, – дип башлады ул сүзен. – Гел түбәтәйдән йөри иде ул. Башын кырын салып, моңсу гына тәрәзәгә карап утыра... Картлар йортына шефлык итә башлагач, үзем белән улымны да алып йөри башладым. «Әнә Шәрәфетдин бабаң, үз бабаң кебек бар янына», – дидем. Колагы начар ишетә бабайның. Улым укый иде әле, буш вакытында машиналар юып, акча эшләп, бабайга колак аппараты алды. «Ишетәм! Ишетәм!» – дип куанганын күрсәгез! «Миңа Илмир колак алып бирде», – дип әйтә иде.
Бабай – сугыш ветераны, дүрт бала атасы. Әниләре үлгәч, балалары аннан баш тарткан – фатирны сатып, әтиләрен картлар йортына озаткан. 2010 елда бабайларны махсус программа буенча 9 Майга Җиңү көненә Казанга алып кайттым. Уналты ветеран! Барысын да туганнары килеп каршы алды, кунакка алып киттеләр. Шәрәфетдин бабайны алучы юк. Аны нишләтәсең, фатир табып, бабай белән икәү урнаштык. Алай да бер җаен таптым: бер журналист кыз интервью алып, бабайны телевидениедән күрсәтте, туганнары табылды! Без Сахалинга кайтып төшкән идек кенә: «Безнең бабай бит бу! Бирегез аны безгә!»-дип, мине эзләп шалтыраттылар. Шәрәфетдин бабайның абыйсының балалары иде алар. “Кайтам!” – диде бабай. Гариза язып, озатырга кеше табып озаттым. Өч көннән бабай шалтырата: “Мин китмим, монда калам, документларны, пенсиямне күчер”, – ди.
Бик зурладылар Кукмарада бабайны. Абыйсының кызы Рәзилә әйтә, нәкъ әти ул, ди. Мәчеткә йөргән. Моннан кайтучы татарларга Кукмарага кереп хәлен белдертәм. 63 ел яшәгән бит ул монда, Сахалинда, сагына иде! Посылка белән диңгез кәбестәсе салам, шуны җыюда эшләгән Шәрәфетдин бабай. Гомер көзен туган җирендә каршылады, кәфенләп, ислам кануннары кушканча озаттылар соңгы юлга. Һәр кешенең үз язмышы. “Туфрагы туган җирендә булган шөкер!” – дип куанам. Ә бит күпме миләттәшләребез чит ят җирдә мәңгелеккә ятып кала. Кызганыч, бабай үлгәч кенә кайта алдым Кукмарага. Чәчәкләр, гармуннар белән Президентны каршы алган кебек каршыладылар. Бабайның каберенә бардым. “Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул, син бәхетле үз туган туфрагыңда ятасың!” – дидем. Гел еладым мин анда... Күңелем тулды. Бабайның рухы гел минем янда иде кебек...
Зәкия ханым тормышында мондый хикәяләр бик күп. Китап язарлык. Бәлки, киләчәктә аның шикелле чит-ят җирләрдә дә татар белән горурлану-соклану уята торган милләттәшләребез турында саллы гына китап булыр да әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар