16+

"Исәндер дип өметләнгән идек...": Татарстанда 9 яшьлек малай батып үлгән

Чирмешән районындагы Күтәмә авылында яшәүче 9 яшьлек малай дуслары белән балык тотарга чыгып китә һәм кире кайтмый. 

"Исәндер дип өметләнгән идек...": Татарстанда 9 яшьлек малай батып үлгән

Чирмешән районындагы Күтәмә авылында яшәүче 9 яшьлек малай дуслары белән балык тотарга чыгып китә һәм кире кайтмый. 

Җәйге каникул көннәрендә елга буе малайларның яраткан урынына әйләнә. Алар көндә диярлек чыр-чу килеп балык тотарга килә бирегә. 

13 июнь көнне кичке алтыда бер көтү малай балык тотарга юнәлә. Шактый гына утыргач, башкалар өйләренә кузгала. Ә бу сабый берүзе кала. Кичке тугызда авылның ватсап чатында «Бала югалды, табарга булышыгызчы», дигән хәбәр тарала. Малайны авылдашлары, полиция һәм 73нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре эзләргә чыга. Алар малайның әйберләрен яр буенда табып ала.

— Ярты авыл халкы кузгалды баланы эзләргә, - дип сөйләде безгә Чирмешән районының Күтәмә авыл җирлеге хезмәткәре Алена Михляева, - Ирләр колгалар белән елга төбенә төртә-төртә эзләргә кереште. Ике сәгать дәвам иткәндер эзләүләр. Авылыбыз егете баланың гәүдәсен ярдан бер метр читтә, 1 метр тирәнлектә табып алды. Ул вакытта коткаручылар килеп җиткән иде инде. Баланың су коенырга теләгән булуы бар. Әмма суда бата башлагач, янында ярдәмгә килүче булмагандыр. Аның мәетен судан чыгарулары әле дә күз алдымда. 9 яшьлек сабый бит ул. Хәзер менә җәннәт кошы булып күккә иреште. Үзебезнең дә балаларыбыз бар. Йөрәк өзгәләнә. Бик зур кайгы, шундый хәсрәттән айный алмыйбыз. Баланың мәетен  суд-медицина экспертизасына тикшерү өчен алып киттеләр. Иртәгә җирле зиратта җирләячәкбез. 

Гаиләдә икенче бала була ул. Аңардан тыш 15 яшьлек апасы, энесе һәм сеңлесе бар. Агымдагы елда икенче сыйныфны тәмамлап, өченчегә күчкән. 26 июнь көнне аңа 9 яшь тулыр иде. 

Малай белем алган Күтәмә мәктәбе директорының уку эшләре буенча урынбасары Валентина Иглова малайның бик шук, зирәк булуын әйтте. Әниләре кече баласы белән декрет ялында утыра икән. 

«Күзебезне ача алмыйбыз. Авыл халкы кайгыда. Ул үзе авыр хәлле гаиләдән, тик сәбәпсез дәрес калдырганы булмады. Тере, шаян-шук, ачык йөзле бала иде. Урыны җәннәттә булсын.
Каникулда иминлек кагыйдәләрен, нәрсә ярый, нәрсә ярамаганны гел аңлатып тордык. Кичәге төнне йокламадык. Исәндер дип өметләнгән идек...» — диде Валентина Андреевна. 

Ата-аналар җәен аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куярга ярамый, диде безгә Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсе буенча балаларның иминлеген тәэмин итмәгән өчен әти-әниләргә 5 мең сумга кадәр штраф каралган, - дип искәртте белгеч. 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading