– Без дә иремнең әти-әнисе, аның абыйсының гаиләсе белән бергә тугыз кеше яшибез. Без моны өч гаилә дип әйтәбез, ә алар аны бер гаилә дип саный. Кызлар кияүгә чыгып, ирләренең йортына китә, ир балалар хатыннарын әти-әниләре йортына алып кайта. Гаилә ишәйгән саен, йортка өстәмә корылма төзиләр. Шул рәвешле бер йортта утызар кеше яшәүче гаиләләр дә бар. Аш бүлмәсендә өйдәге иң өлкән хатын-кыз – әни кеше хуҗа. Нәрсә пешереләчәген ул хәл итә, кирәк-яракларны карап тору да аның өстендә. Ә киленнәр ул кушканны эшли. Өйдә хуҗа кеше дә иң өлкән ир-ат, аның вафатыннан соң ул вазифа олы улга бирелә. Чит культурада тәрбияләнгән кешегә моны кабул итү бик җиңел түгел, чөнки хатын-кызның үзе теләгәнчә нәрсәдер пешерәсе, катышасы килә, тик менә каенанадан узып булмый. Ил эчендә генә дә төрле культуралар яшәгәнлектән, күп нәрсәләр, шул ук ризыклар да төрле һәм бер-береннән бик нык аерыла. Шуңа да өйдә аңлашылмаучанлык чыкмасын өчен, улларын да үз этник төркемнәре вәкилләренә өйләндерергә тырышалар. Эре шәһәрләрдә исә һәр гаилә аерым яши, чөнки анда зур йортлар салырга мөмкинлек юк, – ди Светлана.
Кем туасын белмиләр
Фәкыйрьрәк гаиләләрдә кыз балаларны мәктәпне тәмамлауга ук кияүгә бирергә тырышалар, чөнки аны укытыр өчен акча кирәк. Гомумән, кыз кеше гаиләдә көтеп алынган бала түгел. Элегрәк кыз бала туасын белсәләр, аны төшергәннәр дә. Яңа туганнарыннан да котылырга ашыкканнар. Шуңа да Һиндстанда ир-атлар күбрәк. Хәзер инде хатын-кызга УЗИда баланың җенесен әйтмиләр икән. Бу тыелган. Зур акча бирсәң дә әйтмиләр, ди. Табибның серне чишкәнен белә калсалар, аның да, клиниканың да лицензиясен алалар. Светлана да баштарак кыз баламы, ир баламы туасын белмәгән. Америкага баргач кына, УЗИ үтеп, кыз табачагын әйткәннәр.
Туйларны зурлап, бик күп кунаклар катнашында уздыралар. Ә менә улын кемгә өйләндерәсен, кызын кемгә кияүгә бирәсен, туйның кайчан булачагын, ничек оештырылачагын өйдәге өлкән кешеләр хәл итә. Егет белән кыз өйләнешкәнче бер-берләрен белмәскә дә мөмкин, олылар килешеп кайткач кына туйга кадәр очрашып танышырга яки интернет аша аралашырга рөхсәт итәләр. Шуңа микән, һинд гаиләсе дөньяда иң нык гаилә санала, анда аерылышучылар да бик аз. Светлананың әйтүенчә, монда аерылышу процессы бик катлаулы икән. Аерылышканнан соң, ир-ат хатынына бик зур суммада акча бирергә тиеш була.
Тол хатын ак сари кия
Һиндстан үзенең милли костюмнары белән дә данлыклы. Хатын-кызлар арасында традицион киемнән йөрүчеләр дә, Европача киенүчеләр дә бар. Аякларны күрсәтеп йөрү килешми, шуңа да күбесе күлмәк астыннан йә чалбар, яки легинсы кияләр.
Традицион кием булган сарига карап, аның хуҗасының кайсы төбәктән яки культурадан булуын билгелиләр. Аны төсе, бизәкләренә, кию рәвешенә карап аңларга була, ди яңа танышым. Сари хуҗасының статусын да ачыкларга булыша. Әйтик, индуизм традициясе буенча, тол хатын күбесенчә ак төстәге сари кия, ире вафатыннан соң ул төрле төслене кияргә тиеш түгел.
Май ашыйлар, ә йомырканы – юк
Һиндстанда төп ризык, әлбәттә инде, дөге. Аннан кала икенче урында ясмык.
Илнең күп халкы – вегетариан. Монда хәтта теш пастасы белән сабынга да вегетарианнар өчен дип язып куялар, һәм аларның составында терлек мае бөтенләй юк. Шул ук вакытта май, сөт һәм сөт ризыкларыннан баш тартмыйлар. Алар әйтүенчә, сөт алыр өчен терлекне үтерергә кирәкми һәм моны үзләренә рөхсәт итәләр. Ә менә тавык йомыркасын ашамыйлар, чөнки аңардан чеби чыга, аның тормышына кул салу санала. Кайбер йортларга аларны алып керү дә хөрмәтсезлек билгесе, ди хәтта.
Комментарийлар