16+

Каенанам иремнән аеру өчен бозым ясаган

Сез сихергә ышанасызмы? Мин элек ышанмый идем. Ләкин тормышымда булган коточкыч хәлләрдән соң, ышанмас җиреңнән ышанырсың. Әйе, тормышым 180 градуска үзгәрде.

Каенанам иремнән аеру өчен бозым ясаган

Сез сихергә ышанасызмы? Мин элек ышанмый идем. Ләкин тормышымда булган коточкыч хәлләрдән соң, ышанмас җиреңнән ышанырсың. Әйе, тормышым 180 градуска үзгәрде.

Матур гына яшәп ятканда, мине ирем ташлап китте. Ике яшьлек бала белән калдырды. Ипотека, машина кредиты миңа калды. Ә бит яратышып өйләнешкән идек!... Бер ай тоташ еладым да еладым. Башымда мең дә бер сорау иде. Депрессиягә бирелеп, елап ятудан мәгънә юклыгын, баланы үстерергә кирәклеген дә аңладым. Шулай итеп, әкренләп үземне кулга ала башладым. Якыннарым ярдәме белән, әлбәттә...

Хәзер – инстаграм заманасы. Фәнилнең кемгә өйләнүен тиз белдем. Япь-яшь кыз белән никах укыткан, бөтен фотоларын карап чыктым. Йөрәгем сыкрады, рәнҗеде. Фәнилнең әлеге көнгә кадәр баланың хәлен белгәне, акчалата булышканы юк. Туганнарым күрәзәчегә барырга киңәш итте. Берничә күрәзәчегә бардым, барысы да һаман шул бер сүзне әйтте: “Бозым ясаганнар”.

Ә беләсезме, ул бозымны кем ясаган? Минем яраткан вә кадерле каенанам! Никах көнендә үк ясаган. Коточкыч! Без өйләнешкәч тә, ул көненә йөз тапкыр улына шалтырата иде. Әле акча сорый, әле өенә чакыра, әле башкасы. Кыскасы, улын үзенә китертү өчен мең дә бер сәбәп таба иде. Бервакыт миңа: “Сезнең бөтенләй талашканыгыз юкмы әллә соң?” - дип сорап куйды. Ул вакытта моңа артык игътибар бирмәдем. Ә менә хәзер һәр әйткән сүзе искә төшә дә, тәнем чемердәп куя. Ул бозымның тәэсир итә башлавын көткән икән бит.

Ирем өйдән чыгып киткәч, елый-елый каенанама шалтыраттым. “Мин ничек ярдәм итим сиңа?” - диде ул коры гына. Берәү булса, улына юньле киңәш бирер иде, гаиләне сакларга тырышыр иде. Аның исе дә китмәде. 

“Каенанама нинди начарлыгым тигән икән соң?” дигән сорау борчыды мине. Бер күрәзәче болай диде: “Гаеп синдә түгел. Каенанаң улын беркем белән дә яшәтмәячәк. Икенче, өченче хатыныннан да аерачак. Ирең килер, ләкин ул вакытта инде син кияүгә чыгып, бәхетле тормышта яшәрсең”.

Бу хатынның нинди елан икәнен, үз улын бәхетле тормыштан мәхрүм иткәнен күз алдына китерәсезме? Бала белән (аның оныгы белән!) өйдә утырган хатын-кызга бер тиен ярдәм итми бит ул. Машинаның кредитын мин түлим, ә машинада каенана җилдерә!.. Кызык та, кызганыч та... 

Сүз башында сихер турында әйткән идем бит әле? Күрәзәчеләргә йөри торгач, тагын бер әйбер ачыкланды... Әнием бик яшьли үлде. Әтием башкага өйләнде. Баксаң, үги әни әтиемне сихер белән үзенә өйләндергән, ә әнием бозым аркасында китеп барган. Әтием өйләнгәннән бирле юньләп аралашканыбыз юк. Мөгаен, теге бозымнарның әти белән безнең мөнәсәбәтләргә дә тәэсире булгандыр. “Балаң белән әтиең йортына кайта күрмә. Үги анаң юлына чыккан теләсә кемгә бозым ясый. Хәтта нәни балаңа да. Ничек син әле дә исән калгансың. Югыйсә, сиңа да бозым ясаган булган бит ул”, - диде күрәзәче.

Менә шундый хәлләр... Әти йортына миңа юл ябык. Ирем ташлап китте. Бердәнбер юанычым – балам һәм әниемнең туганнары. Әле дә ярый алар бар. Сынмаска, сыгылмаска ярдәм иттеләр һәм итәләр. Ә мин яшим әле, тегеләргә үч итеп яшим, Аллаһы боерса! 

Исемем редакция өчен генә.

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Доресен генэ эйтсэн бозык юк ,куз тию бар,бик куп акчалар тулэп бозык эшлэтэлэр,шулай дип уйлыйлар,юк ул ышанмагыз,...менэ бу эдэмгэ сихер эшлэдем дип йторгэе кеше нен узенэ кайта,менэ андыйларны белэм,морэжэгэт иткэннэре бар,кайгырмагыз тыныч яшэгез ,ышанмагыз,узегездэ авырлык сизэсез икэн ошкерэ торган кешелэрбар менэ шуларга ошкертэсез,бу бозык ясаган ,тегелэй булган болай булган дип бактырып утырмагыз ,..ошкеручелэрнен дэ кемгэ ничек булыша,ул куп сойлэшми...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу хатын нинди курэзэчегэ барган икэн,БИК кирэк Иде,эйтмэссезме икэн,зинхар,язып жибэрегез эле автордан сорап,курэзэчегэ куп,только шарлатаннар гына,дөрес эйтуче юк

      • аватар Без имени

        0

        0

        Курэзэче эйтэ инде ул. Башка нэрсэ эйтсен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэерле коннэр.язма авторы белэн хэбэрлэшергэ момкинлек бирэ алмыйсызмы?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Язмамны редакциягэ юлладым!

            Мөһим

            loading