16+

"Хай улым, ләх булган бит атаң, син нәрсә карадың, кем белән эчте?"

1983 елны атасы колхозга Курганнан автобус алып кайтып, үзе шул автобуста шофёр булып эшли башлаганнан соң, дүрт яшьлек "дәү" малай – Алмазның көннәре йә автобуста, йә гаражда үтә торган булды.

"Хай улым, ләх булган бит атаң, син нәрсә карадың, кем белән эчте?"

1983 елны атасы колхозга Курганнан автобус алып кайтып, үзе шул автобуста шофёр булып эшли башлаганнан соң, дүрт яшьлек "дәү" малай – Алмазның көннәре йә автобуста, йә гаражда үтә торган булды.

Өйдә машиналары көтеп тора, урамга чыксаң – дуслары, ул гаражда инде бөтен шофёрлар, алар гына да түгел, бөтен слесарьлар да аның дуслары. Кайсы тачкага утыртып тартып йөри, кайсы күгәрчен тотып бирергә вәгъдә итә. Ремонт вакытында бөтен шофёрларга "булышып" та йөри. Ул заманда колхозларның гөрләгән чагы, гараж тулы машина-трактор. Ир-атларның эштән соң бер җыелып гәпләшкән урыны инде.

Сөйләшәләр, рейстан кайткач күргәннәре белән уртаклашалар, телне ачып җибәрә торган дару-дәвалары да табыла. Ул вакытта ул тел ачкычының ни икәне билгеле инде... кем аны Чистай малае дия иде, кемдер – арыш мае. Бөтен дөньясы диярлек шул аракы сазлыгына батып барган заман, нәрсә генә алып кайтсаң да, кем янына гына йомыш-гозер белән барсаң да, түләве шул инде – бер ярты. Ә тарифка кергән бер ярты белән түләү шактый җыелгандыр рейстан кайткан шофёр халкында.

Кемгә нәрсәдер төяп алып кайтканнардыр, кемнекен илтеп биргәннәрдер. “Кесә”гә кергән Чистай малаен кем инде өйгә алып кайтып торсын, хатыныңның җенен чыгарып, аны шунда дуслар белән гаражда гына хәл итеп кайтканнар инде, закускага бер-ике карамель йә берәр прәннек белән.
Аннан өйгә кайталар. Төп-төз атларга тырышып. Безнекенең янында сарык бәкәе шикелле терек-терек килеп малае да кайта әле. Бер кайттылар шулай, атасы көлә, кәеф шәп, тик менә көлүе гүпчим дә табигый түгел. Кырык градус өстәлсә, шулайрак көлә ул, сиздермәскә тырышса да сизелә инде, сизелә. Хәер, үзеңнекенең ни формада кайтканын ябык ишек аркылы баскычтан менгәндә үк сизәсең инде ул!

"Хай улым, ләх булган бит атаң, син нәрсә карадың, кем белән эчте?" Урысча итеп әйткәндә, бер тапкыр прокололся малай, гөнаһсыз күзләрен челт-челт китереп "Бурганычлар белән, син орышма инде, әз генә эчте ул, әз генә". Әз генә икәне күренеп тора инде монда, кечкенә яклаучы. Ә Бурганычлар – Рәкыйп белән Рафыйк – икесе дә ул вакытта шофёр булып эшлиләр иде, бабай белән дуслар, атасының дуслары, Алмазныкы да. Ну менә шушы хәлдән соң малайның авызына кат-кат йозак салынды. Әллә бик каты кисәтү алды, әллә “бүтән автобуска да утырмассың, гаражга да бармассың” диебрәк инде шеләтә эләктеме – малай шуннан соң чын партизанга әйләнде, кечкенә партизанга. Кайтып киләләр, бакча артлатып, җитәкләшеп, мине күрүгә малай атасының алдына чыгып баса.

Бөтен җил-давылдан үзенең орчык хәтле гәүдәсе белән сакларга теләгәндәй. Күзен дә йоммыйча "Эчмәде ул" диеп тора. "Нигә инде ялганлыйсың, күреп торам бит дисәң", җавабы әзер, "Белмим, мин күргәндә эчмәде ул, минем янда аракы дигән сүз дә чыкмады, мин гараж артында уйнап йөргәндә, йә Солтан абый белән сөйләшеп торганда булса гына инде".

Кечкенә партизан яклап тора, ә зурысы авызын җырып көлеп тора. Әй гомерләр, бакча ягына чыгып карасаң... җитәкләшеп кайтып килерләр кебек. Дөньяның иң рәхәт, иң матур чагы кайчан дисезме? Дөньяның мең мәшәкате аягыңа чолганып, балалар үстергән чак икән, ул вакытта аңлап кына булмый икән шул аны.
 

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading