16+

«Кемнедер гаепләмибез, тәкъдиргә шулай язылгандыр»

18 яшьлек егетнең тормышы куркыныч юл һәлакәтеннән соң икегә бүленә.

«Кемнедер гаепләмибез, тәкъдиргә шулай язылгандыр»

18 яшьлек егетнең тормышы куркыныч юл һәлакәтеннән соң икегә бүленә.

«Авариядән соң безнең тормыш кыл икегә бүленде. Бер ярда – киләчәккә планнар корып яшәгән, төпле белем алырга, яхшы эшкә урнашырга, дип хыялланган бәхетле көннәр булса, икенчесендә – бетмәс-төкәнмәс суд утырышлары, фаҗигадән соң урын өстендә ятарга мәҗбүр булган дустым өчен борчылу». 18 яшьлек Юрий С.ның йөрәк ярсуы белән әйтелгән сүзләре бу.

Әлеге хәл 2023 елның 23 февралендә килеп чыга. Бер төркем яшьләр, ир-атлар бәйрәмен билгеләп үткәч, өйгә кайтарып куюны сорап, дуслары Юрийга шалтыралар. Әле яңа гына “права” алган егет дусларына ярдәмгә “эх” дигәнче килеп тә җитә. Төнге сәгать өчләр тирәсендә, Бәтке авылы ягына хәрәкәт иткәндә, Киа Риа машинасы идарәне югалтып, электр баганасына килеп бәрелә. Бәрелү шул чаклы көчле була ки, автомобильдән бары тимер өеме генә кала.
18 яшьлек шофер һәм аның өч пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Егетләрне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Алгы утыргычта утырган егет нык зыян күргән, аның бер исән җире дә калмаган диярлек. Табиблар «теге дөнья»дан тартып чыгарганнар аны.

Егет бераз хәлләнеп, көч туплаганчы, шактый тырышырга, ут йотып яшәргә туры килә аның гаиләсенә. Берничә операция кичерә, аннан соң реабилитация бүлегендә дәвалана. Хәзерге вакытта 23 яшьлек егет йөри дә, ачык итеп сөйләшә дә алмый. Урын өстендә генә ята. Билгеле инде, бөтен җаваплылык, гаиләдәге мәшәкатьләр гаиләсе җилкәсенә төшә. Әле шушы көннәрдә генә Тукай районы халкын тетрәндергән юл һәлакәте буенча суд утырышы узды.

- Көллияттә укыйм, әмма юл һәлакәтендә алынган җәрәхәтләр аркасында әле дә култык таяклары белән йөрергә мәҗбүрмен, - дип таныштыра үзе белән гаепләнүче Юрий С.

Судта хөкем сөргән авыр тынлыкны авариядә зыян күргән егетнең әти-әнисе сүзләре генә йомшарта.

- Улыбызның хәле бераз яхшырды, - дип хәбәр итте егетнең әнисе. -Табиблар бер ел эчендә аякка басарга, хәл керергә тиеш, ди. Аның аякка басачагына, йөреп китәчәгенә ышанабыз. Улыбыз соңгы өч елда ни булганын хәтерләми, хәтере бик акрын торгызыла яхшыра. Машина йөртүче Юрийны гаепләмибез, ул безгә килеп, чын күңелдән гафу үтенде. Мөмкин булганча ярдәм итте, үзе дә зыян күрде бит. Кемнедер гаепләмибез, тәкъдиргә шулай язылгандыр. Иң мөһиме – улыбызның аякка басуы. Ике як та татулашу сәбәпле, җинаять эшен туктатуны сорыйм, – диде зыян күргән егетнең әтисе.
Әмма судның үз фикере. Дәүләт гаепләүчесе гаепләнүчегә бер елга иреген чикләү һәм яшәү урыныннан читтә йөрүне тыю, шулай ук 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләүне сорады. 

Әлеге фаҗигагә нәтиҗә ясап шуны гына әйтәсе килә. Гаепсездән гаепле булып китү бик җиңел. Язмыш шаяруымы, әллә үзебезнең ялгышлыкмы. Шуңа да карамастан һәр адымыбызны үлчәп ясасак иде.



 


 

Язмага реакция белдерегез

1

1

5

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күрәчәк. Барысы да жәл

    Мөһим

    loading