16+

Хатыны бәби табып өч ай да узмады, Хафиз тол хатын янына чыгып китте

Бакча тутырып үскән алмагачларның җимешләре ай-һай мул булган быел. Мине ал, мине ал дип пышылдаган төсле сусыл алмалар агачны җиргә кадәр иңдергән. Табигатьнең купшы нигъмәтләре агачка гына сыймаган, өзелеп таралган энҗеләр сыман җиргә дә сибелгән иде. 

Хатыны бәби табып өч ай да узмады, Хафиз тол хатын янына чыгып китте

Бакча тутырып үскән алмагачларның җимешләре ай-һай мул булган быел. Мине ал, мине ал дип пышылдаган төсле сусыл алмалар агачны җиргә кадәр иңдергән. Табигатьнең купшы нигъмәтләре агачка гына сыймаган, өзелеп таралган энҗеләр сыман җиргә дә сибелгән иде. 

Бабасы яшәгән ихатага, урамда уйнап йөргән җиреннән, иптәш кызына ияреп барып керде Асия. Алты яшьлек кыз иптәше артыннан ишегалдына таба атлавы булды, Нәсимә әбинең карашына төртелеп, шып туктап калды. Башны әйләндерерлек татлы алма исе таралган бакчада Нәсимә әби алма җыя иде. Шунда ук үз янына Асиянең иптәшен чакырып алды да, алъяпкычындагы алмаларны кызның кесәсенә, күлмәк итәгенә тутырды. Бакча каршындагы болдырда утырган, ике кулына ике алсу алма тоткан Хафиз исә нәүмиз басып торган Асияне күрүгә, күзләрен читкә борды. Аның үз нәселеннән икенче тапкыр йөз чөерүе иде бу.
Беренче тапкыр исә ул,  утыз ике ел элек, Асиянең әтисеннән баш тарткан иде.

...Хатыны бәби табып өч ай да узмады, Хафиз аргы як урамда яшәүче, баскан җиреннән ут чыгарып торган тол хатын Нәсимә янына чыгып китте. 
Елаудан күзләре шешенеп, ашау-эчүдән язып, хәлсезләнүдән куллары калтырап торган хатын кинәт сикереп торды. Мамык шәлен башына аннан-моннан элеп, олтанлы киез итекләрен ашык-пошык киеп, нарасыен күфәйкесенә яхшылап төрде дә, аны каз оясына – талдан үрелгән кәрзингә салып алып, өйдән чыгып йөгерде. “Хафизның баласы бит, карасыннар!” – дип, Нәсимәләрнең баскыч төбенә илтеп куйды сабый салынган кәрзинне. Үзе кар көртенә чума-чума өенә йөгерде. 

Шул халәттә кайтып сәкегә ауды. Үзен үзе кочаклап күпме яткандыр, аңына килеп, баланы кире алырга дип атылып ишектән чыкканда, капкадан Хафиз кергәнен күреп шып туктап калды. Ир каз оясындагы сабыйны ипләп кенә аңа карап катып калган хатынының аяк астына куйды да, кире борылып, ныклы адымнар белән капкадан чыгып китте.

...Нәсимә белән бик яратышып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәде Хафиз. Һәрвакыт янәшә иде алар. Авыл хуҗалыгы тармагында бергә хезмәт куйдылар, эшкә бергә барып-кайтып йөрделәр. Яңа хатын үзенең сөеклесен хәтта кибеткә дә ялгызын җибәрмәде. 

Өч уртак бала алып кайтты яңа гаилә. Әмма сабыйларның гомере кыска булды. Беренче хатынының күз яшьләре төштеме, шул ук авылда яшәп тә белмәмешкә сабышкан гөнаһсыз сабыеның күңел рәнҗешеннәнме, балиглык яшенә җиткәнче үк балаларын бер-бер артлы җир куенына озаттылар Хафиз белән Нәсимә. Шулай да үзара терәк булдылар, җанны канаткан кайгы-хәсрәтне дә, шатлык-куанычларны да бергәләп күтәрделәр, сүзгә килеп, ачуланышып яманатларын чыгарып йөрмәделәр.

Картлыклары шатлыклы булмады Хафиз карт белән Нәсимә карчыкның. Тигез картайдык, гомеребез азагын да бергә каршыларбыз дип уйлаган өлкәннәрне тәрбия итәргә уртак балалар калмаган иде. Инде үз-үзләрен карый алмый башлагач та аларны аерып, Нәсимәне беренче иреннән туган улы калага алдырды. Җир йөзендәге соңгы көннәрен карчык бер бүлмәле кысан фатирда, сагынычлы, үкенечле көннәрдә үткәрергә мәҗбүр иде.
Хафиз картны исә ерак бер туганы тәрбияләп соңгы юлга озатырга дип Үзбәкстан якларына алып китте. Эсседә тилмереп, туган якларын җирсүдән шашынган, үлгәндә бердәнбер исән улының (Асиянең әтисе) исемен кабатлаган икән, диделәр картны.

Ә авылда Хафиз белән Нәсимә хатирәләрен саклаган бакчадагы алмагачларның татлы җимешләре ел саен тулышып өлгерә. Тирә-якка хуш исләрен аңкытып, авыздан сулар китерерлек булып җитешә. Әмма балачактагы төслесен, Хафиз бабасы кулындагы ымсындыргыч һәм кызыктыргыч алмаларны Асиянең бүтән беркайчан да күргәне булмады.

Ландыш Тимерова
Фото: https://unsplash.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

30

0

8

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading